Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 50 обучающихся \ Бездә укыйлар: 50 укучы |
| У нас учат: | 16 учителей \ Бездә укыталар 16 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 291 292 293 294 295 296 ( 297 ) 298 299 300 >>
-
Мөхәммәт Мәһдиев укулары 22.10.2015

22 нче октябрь көнне Г. Камал исемендәге Сикертән гомуми белем мәктәбендә районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары булып узды. 2 нче турга узган укучылар бүген бирегә кабат көч сынашырга килделәр. 4 төрле секциядә эш кайнады. Фәнни-тикшеренү эшләре жюри тарафыннан бәяләнде. Мәктәбебездән Гатауллина Фаягөл 2 нче, Мөхәммәтдинова Чулпан 3 нче урынны яулады. Кызларны җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә зур уңышлар юлдаш булсын!
-
РОДИТЕЛЯМ! 21.10.2015

Федеральная служба по надзору в сфере образования и науки (Рособрнадзор) 22 октября 2015 года проводит встречу с родителями по вопросам оценки качества школьного образования в режиме видеоконференцсвязи с участием руководителя Рособрнадзора С.С.Кравцова.
Онлайн-трансляция мероприятия будет осуществляться по ссылке: http://www.obrnadzor.gov.ru/ru/press_center/sic/
-
“Туган ягым –Татарстан” 21.10.2015

Бүген ,21 октябрьдә, башлангыч класс укучыларына Мәдәният дәресе үткәрелде.Мәктәптә балаларга “Туган ягым –Татарстан” дигән темага әңгәмә үткәрелде.Әңгәмә уен формасында уздырылды,укучылар Казан шәһәре буйлап сәяхәт иттеләр. Ахырдан укуыларга “ Укучыларның мәдәни көндәлеге” тапшырылды. Конкурс шартлары,көндәлекне тутыру тәртибе аңлатылды.
-
Яшь карлыгачлар. 21.10.2015

“Кояшкай” исемендәге Карлыгач балалар оешмасында торучы укучыларыбызга яңадан 11 укучы өстәлде. 2 класс укучылары мәктәбебезнең яшь карлыгачлары булдылар. Алар “Карлыгачның туган як буйлап сәяхәте “ картасы белән таныштылар . Кемнәр алар карлыгачлар? дигән сорауга төрле иҗади биремнәр аша җавап эзләделәр һәм карлыгачларның кагыйдәләрен төгәл үтәргә сүз бирделәр. Без укучыларның намуслы, тырыш, үз Ватанын сөюче гражданиннар булып үсүләрен телибез.
-
Орлыкчылык бүлегендә 20.10.2015

Мәктәп яны тәҗрибә участогында эш дәвам итә. Мәктәбебездә орлык әзерләүгә зур игътибар бирелә. Без әзерләгән кишер, чөгендер орлыкларын авыл халкы бик теләп ала.
-
«Шигъри сабантуй - 2015» 19.10.2015

19 нчы октябрь көнне Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге каршында эшләп килгән “Әллүки” әдәби иҗат түгәрәге россиякүләм “Шигъри Сабантуй” фестивале үткәрде. “Шигъри Сабантуй” ул- яшь талантлар бәйгесе. Мәктәбебездән Әхмәтгалиев Ленар һәм Хисамиев Булат әлеге бәйгедә катнашып, икенче турга уздылар, сертификатлар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Фестиваль барышында "Шагыйрь-трибун" дип аталган конкурс оештырылды. Катнашучылар үзләре язган 1 шигырьне сәнгатьле итеп яттан сөйләп күрсәттеләр.Аларның чыгышын мәртәбәле жюри бәяләде. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм сәнгать эшлеклесе , Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рәдиф Гаташ, Татарстан Республикасы хөкүмәтенең Мәдәният һәм сәнгатьне үстерү бүлекчәсе җитәкчесе , танылган шагыйрь, прозаик, драматург һәм әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов, М.Җәлил лауреаты, “Идел” журналының бүлек мөдире Рүзәл Мөхәммәтшин, яшь шагыйрь Булат Ибраһим укучылар иҗатына югары бәя бирделәр, матур теләкләрен җиткерделәр. Танылган язучылар һәм шагыйрьләр белән уздырылган остаханәләр балалар өчен бик файдалы булды.
-
Көз бәйрәменә әзерлек. 19.10.2015

Мәктәбебездә көз бәйрәменә әзерлек эшләре башланды. Һәр класс укучылары күргәзмә өчен яшелчәләрдән төрле композицияләр ясый башладылар. Бәйрәмгә яңа җырлар һәм биюләр өйрәнәләр.
-
Кул көрәше
17.10.2015
17 нче октябрь көнне 1998-2001 елгы укучылар Арча спорткомплексында кул көрәше буенча ярышта көч сынаштылар.Безнең мәктәп укучылары да актив катнашты:
Сафин Илгиз 9 кл-1 урын
Ибраһимов Илгиз 8 кл-1урын
Фәйзрахманова Рүзилә 7кл-1урын
Фәйзрахманова Айзилә 7кл-1урын
Фәйзрахманова Гөлзилә 11кл-2урын
Мөхәмәтҗанов Инсаф 11кл-3урынга лаек булдылар.Гомуми команда буенча 3 урын. Укучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз! Алга таба да сынатмасыннар.
-
Волейбол ярышы 17.10.2015

17 нче октябрь көнне Яңа Кенәр урта мәктәбендә 2003-2004 нче елгы кызлар һәм егетләр арасында волейбол ярышы булып узды. Безнең егетләр командасы III урынны алды. Егетләрне чын күңелдән котлыйбыз.
-
Ветеран укытучыбыздан мастер-класс. 17.10.2015

Ел саен ветеран укытучылар белән очрашу мәктәбебезнең иң якты, иң изге чараларының берсе булып санала. Укытучы. Кем генә тирән ихтирам белән телгә алмый икән бу исемне. Мәктәптә, укыту йортында белем бирүче, тормышта балаларга үз юлларын табарга булышучы, үзенең яшәү тәҗрибәсе белән шәхес тәрбияләүдә тирән эз калдыручы олуг зат ул. Күп еллар безнең мәктәбебездә эшләп, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган хөрмәтле ветеран укытучыларыбызның һәрберсе безгә кадерле. Алар хәзер дә дәресләр бирергә әзер, күзләрендәге яшәү ялкыны күпләрне сокландырырлык. Шундый дәресләрнең берсен 16 нчы октябрь көнне 35 ел гомерен Ашытбаш урта мәктәбендә математика укытуга багышлаган Шәкурова Ания Зәкәрия кызы үткәрде.8 нче сыйныфта үткәрелгән дәрес күңелле узды.Укучылар х2=а тигезләмәсен чишәргә өйрәнделәр.Соңыннан билгеләр алдылар. Укучылар Ания апага шундый эчтәлекле, күңелле дәрес өчен рәхмәт әйттеләр, алдагы тормышында уңышлар, сәламәтлек теләделәр.
Сез дөньяда - иң белемле кеше,
Сезнең дәрес - тормыш ачкычы.
Иксез-чиксез фәннәр дөньясында
Маяк бит Сез, әйдәп баручы.













