Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 ( 243 ) 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Бадминтон һәм өстәл теннисы буенча зона ярышлары. 23.11.2016

23 нче ноябрьдә мәктәбебездә 6 башлангыч профсоюз оешмасы арасында бадминтон һәм өстәл теннисы буенча зона ярышлары үтте. Профсоюз членнары матур уен күрсәттеләр. Бадминтон буенча Хабирова Сиринә (Сикертән), Набиуллин Разил (Сикертән); өстәл теннисы буенча Шамсемухаметова Гөлназ (Сикертән), Габделахатов Марат (Ашыт) 1 нче урыннарны яуладылар. Җиңүчеләргә алдагы ярышларда да уңышлар телибез.
-
“Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит!” 23.11.2016

“Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит!” антинаркотик акциясе кысаларында “Шахмат уйнагыз, дуслар!” мәктәп проектына 3нче класс укучылары да кушылды. Алар шахмат уйнау серләрен өйрәнәләр.
-
Югары сыйныф укучылары авыл хуҗалыгы юнәлешендәге уку йортлары вәкилләре белән очрашты.
22.11.2016
Һөнәр сайлауда юнәлеш бирү максатыннан, Ашытбаш урта мәктәбендә район мәктәпләре югары сыйныф укучыларының Казан дәүләт аграр университеты һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе вәкилләре белән очрашуы үткәрелде.
Заһидуллин Ленар Рафикович һәм Сафиуллин Нияз Азатович укырга керү тәртибе, уку йортларының өстенлекләре белән таныштырдылар. Укучыларның сорауларына җавап бирделәр.
-
"Своя игра".
22.11.2016
В рамках недели русского языка и литературы в 7 классе прошел конкурс "Своя игра". Семиклассники соревновались в двух командах. Ребята испытали себя в знании русского языка, узнавали произведения русской литературы, героев произведений. Показали себя начитанными и любознательными. Мероприятие подготовила и провела учитель русского языка и литературы Хисамиева Р.Р.
-
Диагностическое тестирование по английскому языку
22.11.2016
Сегодня обучающиеся 4,6,8 классов писали диагностическое тестирование по английскому языку.
-
Пробный ОГЭ по русскому языку.
22.11.2016
В целях успешной подготовки к сдаче итоговой аттестации для обучающихся 9 класса состоялся пробный экзамен по русскому языку.
-
Медосмотр
22.11.2016
Бүген Ашытбаш мәктәбе укучылары ел да үтә торган медицина тикшеренүе узалар.Яңа Кенәр поликлиникасы педиатры Аксакова Р.Р. һәр укучыны карап,сәламәтлек группасын билгели,киңәшләрен бирә.
-
“Начар гадәтләрдән саклан!”,
21.11.2016
«Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит!» антинаркотик акциясе кысаларында башлангыч классларда класс сәгатьләре булып узды. 1 класста “Сәламәт булыйк!”, 2 класста “Начар гадәтләрдән саклан!”, 3 класста “Файдалы һәм зарарлы гадәтләр”, 4 класста “Сәламәт яшәү рәвеше” дигән темаларга әңгәмәләр үткәрелде. Укучылар зарарлы гадәтләрнең кеше сәламәтлегенә тискәре тәэсир итүе турында күп мәгълүмат алдылар. Укучылар зарарлы гадәтләрнең үзләренә юлдаш түгел дигән нәтиҗәгә килделәр.
-
“Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит!” 19.11.2016

19 нчы ноябрь көнне “Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит!” антинаркотик акциясе кысаларында 5 нче сыйныфта наркоманиягә багышланган “Упкынга илтүче юл” темасына класс сәгате үткәрелде. Укучылар әңгәмә вакытында наркотикларга карата үзләренең тискәре фикерләрен белдерделәр, наркотикларның организмга зыяны турында видео карадылар.
-
“Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит!”
19.11.2016
“Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит!” антинаркотик акциясе кысаларында Кысна башлангыч мәктәбендә “Файдалы һәм зарарлы гадәтләр” темасына тәрбия сәгате узды. Укучылар зарарлы гадәтләрнең кеше сәламәтлегенә нык тискәре тәэсир ясавы турында күп мәгълүмат тупладылар, “юк дип әйтә аласыңмы?” темасына тест биремнәре үтәделәр. Темага карата мәкальләр, аларның мәгънәләре буенча эш алып барылды. Тәрбия сәгатенә йомгак ясап, укучылар зарарлы гадәтләр безгә юлдаш түгел дигән нәтиҗәгә килделәр.













