Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 ( 194 ) 195 196 197 198 199 200 >>
-
Шифалы яңгырлардан соң 10.07.2018

Матур гына итеп шифалы яңгырлар явып үтте. Яңгыр артыннан чүпләр дә баш калкытты, тик укучылар тырышлыгы белән алар юк ителде.
-
Бакчада 07.07.2018

Мәктәп яны тәҗрибә участогында эш гөрли. Бүген балалар укытучы Г.В.Шәйхетдинова җитәкчелегендә помидорларның куен ботакларын алдылар, төпләренә өйделәр.
-
Бүген, 24 июнь, лагерьның соңгы көне.Без бүген лагерьда сабантуй бәйрәме уздырдык. Балалар бик күп уеннар уйнадылар: капчык киеп чабу, кашык белән су ташу, чүлмәк вату... . Уеннар җыр, бию, нәфис сүз белән үрелеп барды. Бәйрәмдә берәү дә бүләксез калмады. Лагерь балаларга бик ошады. Сау бул, лагерь! 24.06.2018

-
Буген лагерьда «Гөлләр көне». Гөлләргә багышланган көнебез күңелле узды. Без гөлләр һәм чәчәкләрнең төрләре белән таныштык.Бугенге көн темасына рәсем конкурсы оештырдык. Конкурста укучылар барысы да актив катнаштылар.Иң оста укучыларга истәлекле бүләкләр бирелде 23.06.2018

-
Су көне. 21.06.2018

21 нче июнь лагерыбызда су көне итеп үткәрелде. “Су, су, тирә-якта су” темасына әңгәмә үткәрелде. Су буйларында, сулыкларда куркынычсызлык һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды. Ашыт елга башына сәяхәт итеп кайттык. Чишмә буенда булдык. Бүген без “Нептун бәйрәме” үткәрдек. Бәйрәмдә су белән төрле уеннар уйнадык. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Көн бик күңелле үтте.
-
Җир көне 20.06.2018

Бүген лагерьда көнебез бик күңелле һәм файдалы узды. Иртәнге аштан соң флеш-моб өйрәндек, “ Җиребез – туган йортыбыз” дигән темада эңгәмә үткәрдек. Саф һавада төрле хәрәкәтле уеннар уйнадык. Төшке аштан соң ял сәгатендә төрле темада крассворд лар, башваткычлар чиштек ,караоэке шоу уздырдык
-
Сәламәтлек көне. 19.06.2018

Лагерьда бүген Сәламәтлек көне. Җәйнең матур конендә режим буенча иртәнге эшләрне башкаргач чишмә буена юл тоттык.Чишмә суында бит-кулларыбызны юдык.Чишмәнен сихәте турында сөйләштек. Сәламәтлек көне спорт мәйданчыгында дәвам итте. Көнебез файдалы һәм кызыклы үтте.
-
Матурлык көне 18.06.2018

Лагерьда бүген Матурлык көне булды. Балалар белән матурлык турында төрле бәйгеләр үткәрелде. Бигрәк тә ошаганы “Озын толым”конкурсы булды. Шулай ук табигатьтә төрле хәрәкәтле уеннар уйналды.
-
«Уеннар көне». 18.06.2018

Буген лагерьда «Уеннар көне». Уеннарга багышланган конебез иртәнге линейкадан, күңелле зарядкадан һәм тәмле аш белән башланып китте. Саф һавадагы уеннар өстэл уеннары белән алышынды. Татар халкының милли уеннарында да балалар чын күңелдән актив катнаштылар
-
Җәй көне 16.06.2018

Лагерьда бүген Җәй көне булды. Җәйге табигатьнең гүзәллегенә сокланып,табигатьне күзәтеп укучылар төрле күңелле уеннар уйнадылар. “Табышмак әйтәм, җавабын тап! “ уены бик күңелле үтте. Шулай ук күңелле эстафета уеннары да уйнадык.













