Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 ( 185 ) 186 187 188 189 190 >>
-
Игелекле эшләр башкарыйк! 03.01.2019

Каникул вакытында укучыларыбыз күңелле ял белән бергә хезмәтне дә онытмыйлар, тимурчыларыбыз һәрдаим өлкәннәребезгә ярдәм итеп торалар.
6- 7 класс укучылары хезмәт ветераны Хайруллина Талия апаның йорт әйләнәсен кардан чистарттылар.
-
Кышкы каникуллар дәвам итә. Укучылар төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр, консультацияләрдә булалар. 29.12.2018

-
27,28 нче декабрь көннәрендә “Гүзәл тәрбия – бетми торган мирас. Бала тәрбияләүдә ата-аналарның роле” дигән тема астында класс ата-аналар җыелышы узды. 29.12.2018

-
Давайте поговорим. 28.12.2018

28 декабря в школе прошло родительское собрание в форме круглого стола на тему “Давайте поговорим”. Вместе с родителями участвовали старшеклассники. Беседа шла в форме групповой работы. Участники выполнили 3 вида заданий, откровенно высказали свое мнение на предложенные ситуации, сочинили хвалебные оды дети в адрес родителей, а родители – детей. В заключение была предложена формула американского психолога Д.Добса в помощь родителям и подросткам.
-
Шашка-шахмат ярышлары 28.12.2018

Буген Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбендә профсоюз членнары арасында шашка-шахмат буенча зона ярышлары булып узды. Чарада безнең мәктәп тә актив катнашты һәм яхшы нәтиҗәләргә иреште. Газ операторы Галиуллин С.В. шахмат буенча ир-атлар арасында 1 нче урынга, математика укытучысы Сәлимҗанова Г.Ә. шашка буенча хатын-кызлар арасында 2 нче урынга лаек булды. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
-
Без спортны яратабыз. 27.12.2018

27 нче декабрь көнне башлангыч класс укучылары һәм әти-әниләр белән бергә спорт ярышлары үткәрелде. Әти-әниләр һәм укучылар 2 командага бүленеп ярыштылар. Төрле спорт уеннарында һәр команда үзенең җитезлеген күрсәтте. Соңгы нәтиҗәләр буенча командаларның очколары тигез булды, Дуслык җиңде.
-
"Башваткыч" 27.12.2018

Каникуллар башланса да мәктәптә төрле күңелле чаралар дәвам итә. Бүген 5-7 нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен “Башваткыч” уены оештырылды. Чарада хәтта әбиләр дә актив катнашты. Төрле концерт номерлары, кызыклы уеннар белән бергә үрелеп барган “Башваткыч” һәркемнең күңеленә хуш килде. Уенчыларга, актив катнашучыларга бүләкләр дә тапшырылды. Ахырдан бергәләп чыршы тирәли әйләнеп Яңа ел җырларын башкардылар.
-
Күңелле стартлар 26.12.2018

26 нчы декабрь көнне мәктәбебездә башлангыч класс укучылары өчен күңелле стартлар үткәрелде. Укучылар Кыш бабай һәм Кар кызы командасына бүленеп ярыштылар. Спорт уеннарында укучылар үзләренең активлыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Соңыннан нәтиҗә ясалды, Кыш бабай командасы җиңү яулады
-
25 декабрь көнне Акчишмә башлангыч мәктәбенә һәркем өчен көтеп алынган кунаклар - Кыш бабай белән Кар кызы килде. Яңа ел кичәсе матур шигырьләр, җыр-биюләр, күңелле уеннар белән үрелеп барылды. Мәктәпкәчә яшьтәге нәни балалар да Кыш бабайга үзләренең әзерләгән шигырьләрен сөйләп, бүләкләр алдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте. 25.12.2018

-
Яңа ел - иң матур бәйрәмнәрнең берсе 25.12.2018

Яңа ел алды мәшәкатьләре күңелле дә, шатлыклы да. Безнең мәктәп укучылары бу искиткеч бәйрәмгә бик тырышып әзерләнделәр. 24 нче декабрь көнне Яңа ел бәйрәмнәре гөрләп үтте. Барлык кунаклар һәм балалар вакытны күңелле үткәрделәр, үзләренә уңай эмоцияләр алдылар. Бәйрәм бик матур узды. Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр алып, Яңа ел аяк баса. Яңа ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде.













