Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
| Телефон: | 8843663-92-00 |
| E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Файзиева Гульназ Рашитовна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
"Һөнәр ияләре" 01.12.2021

Балаларны кече яшьтән төрле һөнәрләр белән таныштыру, хезмәт тәрбиясе бирү, һөнәр ияләренә карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан кечкенәләр төркемендә әңгәмә кордык, кызыклы уеннар уйнадык.
-
"Тату гаилә" 29.11.2021 Гаиләдә дуслык, татулык, балаларның мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү, гаиләдә хөрмәт хисләре тәрбияләү максатыннан зурлар төркемендә гаилә темасына әңгәмә узды. Гаиләдә татулык, өлкәннәргә, кечкенәләргә яхшы мөнәсәбәт турында сөйләштек.

-
Әниләр көненә багышланган бәйрәм иртәсе. 26.11.2021 Әни...һәркемнең кхңеле өчен иң изге, иң газиз кеше ул! Балага үз әнкәсеннән дә күркәмрәк, кадерлерәк җан юк. Әни- сине карап үстерүче, сине кеше итүче, сине сагынучы һәм сагындыручы ул. Ана ул дөньяда иң бөек кеше. Иң якын кешеләре- әниләренә багышланган бәйрәм иртәсе үтте бакчабызда. Ана күңеле кебек җылы, нурлы Күк йөзендә кояш, йолдыз юк. Ана сөюе кебек чиксез тирән Җир йөзендә һичбер диңгез юк.

-
"Кояш гомере телим мин әнием сиңа!" 24.11.2021 Якынлашып килүче Әниләр көненә,сөекле әниләребезне бәйрәмнәре белән котларга,әниләргә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан,балалар бик тырышып , шатланып төсле кәгазьләрдән бүләкләр ясадылар. Сезгә бүләк ясадык Иренмәдек тырыштык Үзең хезмәт куйган әйбер Зур бүләк дип уйлаштык.

-
"Теремкәй "әкияте. 22.11.2021 Балаларда рус халык әкияте "Теремкәй" аша кешелеклелек, ярдәмчеллек хисләре, ягымлылык тәрбияләү. Балаларга дуслыкның көче турында төшендерү,бер-беренә карата иптәшлелек-дуслык хисләре тәрбияләү, әкиятне аңлап кабул итүләренә ирешү максатыннан балалар белән "Теремкәй" әкиятен укыдык һәм сәхнәләштердек.

-
"Табиб уенын уйнау" 19.11.2021 Балаларның хезмәт турында белемнәрен арттыру, хезмәт кешеләре-табиб,пешекче, сатучы, тәрбияче хезмәткәрләренең хезмәте белән таныштыру, хезмәтләренең кирәкле булуы турында сөйләү, хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү максатыннан чыгып зурлар төркеменә йөрүче балалар табиб уены уйнадылар. Үзләре табиб булып укол кадап, температураларын үлчәделәр. Бу уенны балалар бик яратып уйныйлар.

-
"Сурәтләү эшчәнлеге" 17.11.2021 Балаларда сынлы сәнгатькә карата кызыксыну уяту, мөстәкыйльлек, активлык, иҗади сәләт үстерү максатыннан зурлар төркеме балалары белән тәлинкәләр бизәдек.

-
"Конкурсларда катнашабыз" 16.11.2021 "Нәни Сөмбелә" районкүләм конкурсында 2 нче урын алган Камалетдинова Самира Данил кызын котлыйбыз! Алга таба да зур уңышлар насыйп булсын!

-
"Безнең кулларыбыз" 15.11.2021 Кечкенәләр төркеме балалары үзләренең кулларын кәгазьгә куеп, рәсемен төшерделәр. һәрберсе үзенең эшен яхшы итеп күрсәтү өчен тырышып эшләделәр. Максатыбыз- балаларда төгәл эшләү күнекмәләрен тәрбияләү, кул һәм күз координациясен камилләштерү.

-
"Уенчыклар юабыз" 12.11.2021 Балаларда хезмәткә карата уңай мөнәсәбәт, хезмәт итү, өлкәннәргә булышу теләге тәрбияләү, балаларны үз бүлмәләрендәге уенчыкларны җыештырып, тәртипләп куярга, аларны юарга өйрәтү максатыннан зурлар төркеме кызлары белән уенчыкларны юдык.Үзләре уйнаган уенчыкларны бик теләп чиста итеп юып куйдылар. Кипкәч матур итеп урыннарына тезделәр. Эшләгәч балаларда шатлану, булышу хисе туды.














