Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Каратунский детский сад «Гульчечек» Апастовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422340, Республика Татарстан, Апастовский район, ст. Каратун, ул. Строительная, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-763-27-00 |
| E-Mail: | Munira.Cadrieva@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Каратунский детский сад «Гульчечек» Апастовского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Садриева Мунира Исхаковна |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 54 |
| У нас учат: | 5 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Каратунский детский сад «Гульчечек» Апастовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
Туган телем-иркә гөлем! 20.02.2023

Уртанчылар төркемендә "Туган тел" атналыгы дәвам итә.Алар бүген Г.Тукайның "Шурәле" әкиятен карадылар.Шул уңайдан милли уеннар,халык авыз иҗаты әсәрләре өйрәнелде.
-
Китаплар карадык 20.02.2023

Китап уку элек-электән кеше күңелендә иң җылы хисләрне тудыручы , матурлык, яхшылык, яктылык уятучы, кеше булырга өйрәтүче булып тора. Баланың яшь үзенчәлегенә карап , аларга китапны дөрес итеп сайлап алу мөһим бурычларның берсе булып тра. Рәсемле китаплар карау баланың фантазиясен баета. Балаларда белем чыганагы буларак китапка кызыксыну булдыру, сорауларга тулы җавап бирергә, сүзләрне ачык итеп әйтергә өйрәтү;китапларга карата сакчыл караш тәрбияләү максатыннан без дә балалар белән китаплар карадык.
-
Район тәрбиячеләр семинары 16.02.2023

Бүген Дәвеш "Сандугач" балалар бакчасында район тәрбиячеләренең семинары булды.Анда безнең балалар бакчасы тәрбиячесе Миннуллина Люция Әмир кызы катнашты.
-
Муса Җәлил-патриотик шагыйрь 15.02.2023

Муса Җәлил-ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да!
Җәлил исемен илебез халкы горурлык белән искә ала. Һәр буын аны йөрәгендә саклый.Аның көрәше һәм эшчәнлеге -күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге. Шуңа күрә бакчада тәрбияләнүче балалар белән шагыйрьне һәр ел саен искә алабыз. Бүген дә Муса Җәлил иҗатына багышланган викторина үткәрдек.
-
Матрешкалар 13.02.2023

Бүген кечкенәләр төркеме балалары матрешкалар белән танышты.Максат:
Балаларны халык иҗат иткән уенчыклар белән таныштыруны дәвам итү,матрешкаларны ачарга һәм дөрес итеп җыярга өйрәтү;сүз байлыгын киңәйтү һәм активлаштыру, балаларны үзләренә әйтелгән сүзләрне тыңларга күнектерү. Сорауларга җавап бирү осталакларын үстерү.Уенчыкларга карата сакчыллык тәрбияләү.
-
"В мире профессий" 13.02.2023

С 13 по 18 февраля, в младше-средней группе идет неделя "В мире профессий" целью которой было расширить у детей знания и представления о профессиях, в том числе и профессиях своих родителей.
-
"Хәрби танклар" 13.02.2023

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары пластилиннан "Хәрби танклар"әвәләп ясадылар.Максат:
Танк өлешләрен ясарга өйрәтү,предметның кайбер өлешләрен сыгылмалы таякчык белән ясау күнекмәсен формалаштыруны дәвам итү; Россия Хәрби көчләре турындагы күзаллауларны киңәйтү.
-
Лыжня Татарстана-2023 10.02.2023

Сегодня, 10 февраля, на стадионе прошла "Лыжня Татарстана-2023" в рамках Всероссийской массовой лыжной гонки "Лыжня России".
В спортивной акции принимали участие и наши воспитатели.Победителям соревнований вручили грамоты и памятные подарки.
-
Тәлинкә бизибез 09.02.2023

Уртанчылар төркеме балалары бүген тәлинкә бизәде.
Маскат: Түгәрәкне әйләнә буенча һәм үзен бизәргә өйрәтү;квадратлардан түгәрәкләр кисү;әзер формаларны мөстәкыйль урнаштыру һәм ябыштыру күнекмәләрен ныгыту; бизәк элементларын чиратлаштырырга өйрәтү;балаларны үтенеч һәм гозергә игътибарлы булырга күнектерү.
-
Янгын куркынычсызлыгы 07.02.2023

Бүген кечкенәләр төркеме балалары янгын куркынычсызлыгы турында сөйләште.Түбәндәге бурычлар куелды:
Электр турында балаларга гади төшенчә бирү;электр, ток, чыбык сүзләре хисабына сүзлекне үстерү һәм активлаштыру;балаларның хәтерен, ток белән бәйләнешле булган куркынычсызлык кагыйдәләрен балаларга җиткерү;сакчыллык тәрбияләү.






