муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Деушевская основная общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Дәвеш төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422361, РТ, Апастовский район, с. Деушево, ул. Просвещения, д. № 5 |
| Телефон: | +7(843)-763-02-92 |
| E-Mail: | Deushevskaya.Osh@tatar.ru, deushevo_2025@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Деушевская ООШ" |
| Руководитель: | Ибрагимов Азат Равилович |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 16 обучающихся и 11 воспитанников |
| У нас учат: | 8 учителей и 2 воспитателя |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Деушевская основная общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Дәвеш төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 ( 187 ) 188 189 190 >>
-
27.04.2013

Безнең мәктәп укучылары тирә- юньне чистартуда актив катнашалар. Бу эштә башлангыч сыйныф укучылары да читтә калмадылар. Алар чишмә яннарын, стадион мәйданын чүп- чардан чистарттылар. Балалар табигатебезне ямьләндерүдә зур өлеш кертүләренә бик шат булдылар.
-
"Без табигать дуслары" 26.04.2013

26 апрель көнне башлангыч сыйныф укучылары, Салахова Р.А., Галаутдинова Л.Р., Мингазова Р.Х. җитәкчелегендә, "Су әбисе ник елый? " дип исемләнгән әкият- тамаша күрсәттеләр. Тамашачылар әйләнә- тирәбезне сакларга кирәк дигән фикердә калдылар.
-
"Җир- туган йортыбыз" 25.04.2013

25 апрельдә башлангыч сыйныф укучылары "Җир- туган йортыбыз" исемле белем марафонында катнаштылар.
Укытучы Сабирова Лилия Сәгытдин кызы балаларны "Җир планетасы", "Замана Робинзоннары", "Экология" маршрутлары буенча сәяхәткә чакырды. Әлеге чараның максаты: бүгенге дөньяның экологик проблемалары турында укучыларның белемнәрен актуальләштерү, аларда анализ ясый белү күнекмәләре булдыру , эйләнә- тирәлеккә җаваплы караш тәрбияләү.
Кроссвордлар һәм экологик мәсьәләләр чишеп, сорауларга җаваплар биреп укучылар табигать законнарын бозмаска кирәк икәнлегенә төшенделәр.
Чара ахрындаукучылар әйләнә- тирәлек белән җылы гармониядә яшәячәк "киләчәк кешесе" моделен дә төзеделәр.
-
"Сказка- ложь, да в ней намек" 24.04.2013

24 апреля учительница начальных классов Галаутдинова Л.Р. провела игру- викторину "Литературный ринг". Победила команда "Три молодца".
-
"Парламентский урок"
24.04.2013
24 апреля в школе проведены Парламентские уроки на тему: «Государственная символика Российской Федерации и Республики Татарстан».
-
"Зирәкләр һәм тапкырлар" 23.04.2013

23 апрель көнне 1-4 сыйныфлар өчен Сәлахова Р.А. "Зирәкләр һәм тапкырлар" бәйгесе уздырды. Укучылар бик теләп һәм актив катнаштылар. Башлангычта иң-иң зирәкләр булып түбәндәге укучылар билгеләп үтелде: 1 урын- Нуруллин Фаил (13 очко), 2 урын- Сабиров Илфир (5 очко), 3 урын- Гимадиев Фәнил, Нуруллин Ирек һәм Зиннәтуллин Фәнил (4 очко).
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы 22.04.2013

22 апрельдән мәктәптә башлангыч сыйныфлар атналыгы башланды.
22 апрель көнне 1-4 сыйныфлар өчен математика фәненнән Мингазова Р.Х. олимпиада үткәрде. Һәр сыйныфтан җиңүче билгеләнде: 1 сыйныфтан- Зиннатуллина Роза, 2 сыйныфтан- Шәфигуллин Илназ, 3 сыйныфтан- Нуруллин Ирек, 4 сыйныфтан- Нуруллин Фаил.
-
... мин кулыма китап алсам 04.04.2013

4 апрель көнне Дәвеш мәктәбендә Халыкара балалар китабы көненә багышланган шигырь конкурсын китапханәче Гисматуллина Фәридә үткәрде. Бәйгедә 2- 9 сыйныф укучылары китап турындагы шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләделәр. 1 урынны 4 сыйныф укучысы Хәлиуллина Рания, 2 урынны 9 сыйныф укучысы Гиззатуллин Фаил, 3 урынны 8 сыйныф укучысы Загидуллин Илназ алды. Соңыннан укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
“Нәүрүз” бәйрәме 23.03.2013

23 март көнне мәктәптә “Нәүрүз” бәйрәме үтте. Барлык укучылар урамда милли уеннар уйнадылар: чүлмәк ваттылар, капчык киеп чаптылар, бүләкләр кистеләр, аркан тарттылар, кашыкка йомырка куеп йөгерделәр. Яз турында шигырьләр сөйләделәр, карачкы яктылар. Карга боткасы пешереп ашадылар. Бәйрәм күңелле үтте.
-
Әлифба бәйрәме 22.03.2013

1 сыйныф укучылары матур итеп укырга, язарга, санарга өйрәнделәр. Шул уңайдан мәктәптә Әлифба бәйрәме узды. Бу бәйрәмдә балалар матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, табышмаклар чиштеләр. Алар әти- әниләренә, укытучыларына тырышып укырга вәгъдә бирделәр.









