муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Деушевская основная общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Дәвеш төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422361, РТ, Апастовский район, с. Деушево, ул. Просвещения, д. № 5 |
| Телефон: | +7(843)-763-02-92 |
| E-Mail: | Deushevskaya.Osh@tatar.ru, deushevo_2025@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Деушевская ООШ" |
| Руководитель: | Ибрагимов Азат Равилович |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 16 обучающихся и 11 воспитанников |
| У нас учат: | 8 учителей и 2 воспитателя |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Деушевская основная общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Дәвеш төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 ( 165 ) 166 167 168 169 170 >>
-
8 марта 07.03.2015 Первый праздник Весны.

-
Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре 05.03.2015

4 нче класста "Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре" дигән тәрбия сәгате узды. Укучылар Муса Җәлилнең шигырьләрен укыдылар һәм ятладылар.
-
Дус булуга ни җитә? 02.03.2015

2-3 сыйныфларда "Дус булуга ни җитә?" дигән темага тәрбия сәгате узды. Укучылар Муса Җәлилнең "Кечкенә дусларга" җыентыгыннан шигырьләр укыдылар ("Дуска", "Күршеләр" һ.б.). Шигырьләрдән күренгәнчә, дуслар булганда барлык авырлыкларны җиңеп булуына төшенделәр. Ахырдан "Дусларың күпме?" дигән темага тест эшләделәр.
-
"Җитмешенче җиңү язы" конкурсы 27.02.2015

25 нче февраль көнне Апас үзәк китапханәсендә "Җитмешенче җиңү язы" дип исемләнгән шигырь бәйгесе булып узды. Безнең мәктәптән 4 нче сыйныф укучысы Шәфигуллин Илназ, 6 нчы сыйныф укучысы Хәлиуллина Рания дә бу бәйгедә уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
-
"Ел укытучысы" бәйгесе 26.02.2015

25 февраль көнне "Ел укытучысы" бәйгесендә безнең мәктәпнең инглиз теле укытучысы Гәләтдинова Чулпан Шәүкәт кызы "За творческий подход в обучении" дигән номинациядә җиңү яулап кайтты. Киләчәктә дә аңа уңышлар теләп калабыз.
-
Ата-аналар җыелышы 26.02.2015

Бүген мәктәбебездә район мәгариф бүлеге җитәкчесе Әхмәтшин Р.Р. катнашында ата-аналар җыелышы үтте. Көн тәртибендә ике сорау каралды:
1) 9 нчы сыйныфларның чыгарылыш имтиханнары
2) мәктәпкә керүче балаларның әзерлекләре
-
Беркем дә онытылмады 26.02.2015

26 нчы февраль көнне 4 класста "Беркем дә онытылмады" дигән темага тәрбия сәгате узды. Укучылар якташ геройларыбыз белән таныштылар.
-
"Йолдызлык" бәйгесенең нәтиҗәләре 26.02.2015

18 февраль көнне безнең мәктәп укучылары "Йолдызлык" бәйгесендә катнашып кайттылар. Нәтиҗәләр буенча 1 нче сыйныф укучысы Гыйсмәтуллина Гөлназ "Вокал-соло" номинациясендә 2 урын яулап кайтты. Уңышлар телибез аңа!
-
Якташларыбыз-Советлар Союзы геройлары 25.02.2015

25.02.2015 көнне 6 нчы сыйныфта (сыйныф җитәкчесе Хөсәенова Д.Р.) "Якташларыбыз-Советлар Союзы геройлары" исемле сыйныф сәгате үтте.
-
Җиңү салюты 24.02.2015

Бөек Җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан Дәвеш мәктәбе укытучылары һәм укучылары тарафыннан әзерләнгән "Җиңү салюты" исемле концерт Дәвеш һәм Колгына авыллары мәдәният йортларында күрсәтелде. Тамашачылар аларга көчле алкышлар белән рәхмәтләрен белдерделәр.









