Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Давликеевская основная общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422361, Республика Татарстан, Апастовский муниципальный район, с.Давликеево, ул.Молодежная, д. 12 |
| Телефон: | +7(843)-763-28-18 |
| E-Mail: | Davlikeevskaya.Osh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Давликеевская основная общеобразовательная школа" |
| Руководитель: | Гарифуллина Лейсан Ильгамовна |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 17 обучающихся (из них 4 иностранные граждане), 4 воспитанников ( из низ 2 иностранные граждане)дошкольной группы |
| У нас учат: | 8 учителей, 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Давликеевская основная общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
Көрәш ярышлары. 19.10.2015

17нче октябрь көнне, Болын-Балыкчы авылында узган көрәш ярышларында 9нчы сыйныф укучысы 1нче урын, ә 8нче сыйныф укучысы 3нчы урын яулап кайттылар. Молодцы егетләр!
-
Юл йөрү кагыйдәләре темасына әңгәмә. 12.10.2015

Бүген мәктәбебездә, башлангыч сыйныф укучылары өчен юлларда йөрүнең яңа кагыйдәләре темасына әңгәмә булып узды. Әлеге әңгәмәне юлда йөрү куркынычсызлыгының өлкән инспекторы Гафуров Р. Р. уздырды. Ул, укучыларга көннең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтаручы беләзекләр бүләк итте.
-
Апаста көзге ярминкә. 10.10.2015

Бүген районыбызда Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан зур ярминкә үтте. Безнең мәктәп тә әлеге ярминкәдә катнашты.
-
Бәйрәмең белән, укытучым! 05.10.2015
Кадерле укытучылар! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәбез. Йөзегездә бервакытта да елмаю сүнмәсен, укучыларыгыз сәләтле һәм тырыш булсын! Якыннарыгызның ихтирамын тоеп, шатланып-куанып яшәгез."Укытучылар көне" уңаеннан бүген мәктәптәбебездә "Сез иң гүзәл кеше икәнсез" исеме астында бәйрәм тантанасы үтте. Кичәне тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Шәйдуллина М. Ф. оештырды. Бәйрәмнән соң укучылар үзидарә дәресләренә таралдылар. -
Кышка әзерләнү. 03.10.2015

Быелгысы уку елында мәктәп яны тәҗрибә кишәрлегенннән укучылар тырышлыгы белән мул уңыш җыеп алынды. Әлеге уңыштан, укытучылар һәм техник хезмәткәрләр кышка бик күп кайнатмалар, слатлар әзерләделәр.
-
Корбан ашы. 02.10.2015

Бүген мәктәбебездә, укытучылар коллективы һәм җирле үзидарә белән берлектә корбан ашы уздырылды. Әлеге мәҗелескә авылыбызның картлары чакырылган иде.
-
Өлкәннәргә бүләк. 01.10.2015

Мәктәбебезнең, "Сәләт" балалар үзәге каршында оешкан "Флористика" кружогына йөрүче балалар өлкәннәр көненә бүләкләр әзерләделәр. Алар әлеге чәчәк бәйләмнәрен үзләренең дәү әниләренә тапшырырга булдылар.
-
Кереш тест. 30.09.2015

Бүген мәктәбебез базасында, район мәгариф бүлеге боерыгы нигезендә 5нче сыйныф укучылары өчен рус теленнән кереш тест үткәрелде. Анда барлык укучыларда катнашты.
-
Көзге табигатькә сәяхәт. 28.09.2015

Бүген мәктәбебезнең укытучылар һәм укучылар коллективы көзге табигатькә ял итәргә чыктылар. Анда күңелле уеннар уйнадылар, төрле ярышлар уздырдылар.
-
24.09.2015










