Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Давликеевская основная общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422361, Республика Татарстан, Апастовский муниципальный район, с.Давликеево, ул.Молодежная, д. 12 |
| Телефон: | +7(843)-763-28-18 |
| E-Mail: | Davlikeevskaya.Osh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Давликеевская основная общеобразовательная школа" |
| Руководитель: | Гарифуллина Лейсан Ильгамовна |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 17 обучающихся (из них 4 иностранные граждане), 4 воспитанников ( из низ 2 иностранные граждане)дошкольной группы |
| У нас учат: | 8 учителей, 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Давликеевская основная общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
"Үз агачыңны утырт" акциясе 27.04.2013

"Үз агачыңны утырт" акциясендә безнең мәктәп укучыларыда бик теләп катнашты. Бүген мәктәп яны тәҗрибә кишәрлегенә чия үсентеләре утыртылды.
-
Язның бер көне ел туйдыра. 26.04.2013

"Язның бер көне ел туйдыра", дигән девиз белән бүген мәктәп бакчасына кишер, суган чәчәкләр һәм җиләк үсентеләре утыртылды. "Туфракка дымлы вакытта орлыкларны чәчү уңышны мулрак бирер" - ди химия-биология укытучысы, мәктәп яны тәҗрибә кишәрлеге җитәкчесе Хәйбуллина Фәния Фәрид кызы.
-
Мәктәп яны тәҗрибә кишәрлеген эшкәртү 25.04.2013

Быелгысы елда мәктәп яны тәҗрибә кишәрлеге, авыл хуҗалыгы министырлыгы тарафыннан бирелгән грантка алынган мотоблок ярдәмендә эшкәртелде. Югары сыйныф укучылары бу техника белән бик теләп һәм яратып мәктәп бакчасын эшкәртте.
-
Тукайны искә алу. 24.04.2013

15-26 апрель көннәрендә мәктәбебездә Тукай көннәре булып узды. Бу көннәрдә балалар Тукайның шигырьләрен ятладылар, әсәрләренә карата рәсемнәр ясадылар, әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Г. Тукай турында төрле истәлекләр белән таныштылар. Безнең күңелләрдә Тукай мәңге яшиячәк.
-
Парламент дәресе 23.04.2013

Бүген мәктәбебездә тарих һәм хокук укытуччысы Шәйдуллина Мәдинә Фергать кызы җитәкчелегендә парламент дәресе булып узды. Дәрес Татарстан Республикасының Дәүләт символикаларына багышланган иде. Дәрес ахырында "Татарстан Республикасының Дәүләт флагы, гербы, гимны - Татарстан Республикасы суверенлыгын чагылдыручы символлар булуы, аларны ихтирам итү - Татарстан Республикасының һәр гражданинының изге бурычы" дигән нәтиҗә ясалды.
-
Аграр көллияттә ачык ишекләр көне
20.04.2013
Мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучылары аграр көллияткә ачык ишекләр көненә бардылар. Көллияттә аларны якты чырай,тәмле ашлар белән каршы алдылар. Укучылар очрашудан бик канәгать булып кайттылар.
-
Экологик өмә 20.04.2013

Табигый байлыкларны саклау һәм тирә-юнне чистарту максатыннан бүген безнең мәктәптә дә өмә булып узды.
Өмә барышында мәктәп территориясе коры-сарыдан, чүп-чардан һәм чүп үләннәрдән чистартылды. Укытучылар, укучылар, балалар бакчасы һәм медпункт хезмәткәрләре өмәдә бик теләп катнаштылар.
-
Кошлар көне 13.04.2013

Бүген мәктәбебездә кошлар көненә багышланган "Иң матур сайраучы кош" әкияте булып узды. Әкиятне башлангыч сыйныф укытучысы Хөсәенова Венера Фирдинант кызы җитәкчелегендә түбән класс укучылары сәхнәләштерде. Әлеге театральләштерелгән кичә бик кызыклы һәм укучылар өчен файдалы булды.
-
Технология һәм ИЗО укытучылары семинары 12.04.2013

Бүген безнең мәктәп базасында район күләм технология 1әм ИЗО укытучыларының семинары булды.
-
Математика фәненнән тестирование 10.04.2013

Мәктәбебездә бүгендә 9 сыйныф укучылары өчен сынау булды. Алар математика фәненнән онлайн тестирование уздылар. Нәтиҗәләре шатланырлык. Афәрин укучылар!









