Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422359, РТ, Апастовский район,c. Бурнашево ул.Советская д.33. |
| Телефон: | +7(843)-763-94-22 |
| E-Mail: | Burnashevskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурнашевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рифхатовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 62 и 6 воспитанников |
| У нас учат: | 19 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
Өлкәннәр сүзе-акылның узе 02.10.2018

Саматова М.җитәкчелегендәге башлангыч класс укучылары авылдагы әби – бабайларны бәйрәм белән котлап бәйрәм открыткалары ,чәчәкләр бүләк иттеләр һәм өлкәннәрнең үгет-нәсихәтләрен,олы рәхмәтләрен ,һәм әлбәттә изге теләкләрен кабул итеп алдылар.
-
"Өлкәннәр ункөнлеге" акциясе 01.10.2018

Зарифуллина М.җитәкчелегендәге “ЮНАРМИЯ”хәрәкәте әгъзалары, беренчеләрдән булып,әлеге изге эшкә кушылдылар.Өлкән яшьтәге әби-бабайларның хәлләрен белештеләр һәм бәйрәм белән котладылар.
-
ГТО. Көзге сессия 01.10.2018

5-11 класс укучылары 2 км га йөгеру буенча ГТО нормативлары тапшырдылар.
-
Участок инспекторы белән очрашу 28.09.2018

Участок инспекторы Мухамов И.И.укучылар белән очрашып профилактик әңгәмә үткәрде. Юлларда һәм автобуста йөрү кагыйдәләрен искәртте,киемнәрдә яктылыкны кайтаручы элементларның зарурлыгына басым ясады,шулай ук 71 законны хөрмәт итәргә , интернет белән эш иткәндә сак булырга чакырды. Закон алдында җаваплылык турында да фикер алышты.
-
Иминлек атналыгы бара 28.09.2018

«Иминлек атналыгы» уңаеннан Сибгатуллина Л.җитәкчелегендәге ЮИД отряды әгъзалары чыгыш яадылар.Элеге чарада ГИБДД вәкиле Гафуров Р. катнашты.Балалар катнашында юл фаҗигаларын кисәтү максатыннан профилактик чыгыш ясады.Тормыштан аянычлы мисаллар китерде,балаларга төпле киңәшләрен бирде.
-
Эше барнын - ашы бар 27.09.2018

Мәктәп бакчасында көзге эш кайный.Укучылар узләре устергән уңышны җыеп алу белән мәшгуль. Эшләве күңелле,чөнки уңыш шэп,димәк уку елы дәвамында табында витаминлы ризыклар өзелмәячәк!
-
Грипп-җитди проблема! 24.09.2018

Мәктәпкүләм линейкада , Олы Болгаер авылы фельдшеры Хөснуллина Җ.Х. гриппка каршы вакцинацияләүнең әһәмияте,аны үткәрү тәртибе һәм сроклары турында сөйләде. Вакцинацияләүнең грипп тан саклануның иң отышлы чара булуына басым ясады,прививка ясаткан кешенең вирус йоктыру куркынычы 3-4 тапкыр кимүен әйтте.Шулай ук гриппның куркыныч якларын атап үтте.
-
Тиздән өлкәннәр ункөнлеге 20.09.2018

Хәмидуллина Г.Н.җитәкчелегендәге озынайтылган көн төркеменә йөрүче балалар , бәйрәм белән котлап , дәү-әни, дәү-әтиләрен үз куллары белән эшләгән бүләкләр белән сөендерергә телиләр. Моның өчен алар “Өлкәннәр көне” нә әзерлекне башладылар инде.
-
Моны белү мөһим! 19.09.2018

Апас райны прокуратурасы ата-аналар өчен “Какие угрозы скрывает интернет-пространство?” темасына буклетлар әзерләгән иде.Анда,балаларны интернеттан файдаланганда иминлеген тәэмин итү өчен кагыйдәләр, киңәшләр тупланган.Әлеге буклетларны ата-аналарга тараттык һәм стендларга да куйдык.Балаларга интернетның тискәре йогынтысын,нинди куркынычлар янаганын ата-аналар яхшы белергә тиеш. Тормышта иң кадерлесе-балалар!
-
“Ут –дус та, дошман да” 17.09.2018

“Иминлек айлыгы” кысаларында ДЮП отряды әгъзалары мәктәпкуләм линейкада профилактик чыгыш ясадылар.Ут белән сак эш итәргә,бәхетсезлек очракларында уз-узенне ничек тотарга кирәклеген скә тошерделәр.Әлеге чарада Әлмәндәр янгынга каршы көрәш аерым посты хезмәткәре Галимов И. та катнашты һәм укучыларга гыйбрәтле мисаллар китерде, киңәшләр бирде.






