Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422359, РТ, Апастовский район,c. Бурнашево ул.Советская д.33. |
| Телефон: | +7(843)-763-94-22 |
| E-Mail: | Burnashevskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурнашевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рифхатовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 62 и 6 воспитанников |
| У нас учат: | 19 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
«Сыерчык» акциясе дәвам итә 09.03.2016

Укучыларыбыз изге эшкә теләп кушылдылар:канатлы дусларыбызга яңа оялар әзерлиләр,булган ояларны төзекләндерәләр,чистарталар.
-
“Ягез әле,кызлар!”бәйгесе үтте 06.03.2016

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан 8 класс укучылары , сыйныф җитәкчеләре Хәйруллина Венера җитәкчелегендә,”Ягез әле, кызлар!” бәйгесе әзерләп үткәрделәр.Әлеге чарада 9-11 класс кызлары катнашты һәм бәйге дуслыкның җиңүе белән төгәлләнде.
-
Аҗаган-2016 05.03.2016

Бүген мәктәптә Аҗаган-2016 хәрби-спорт уены үтте. Укучылар стройда марш басу, автомат җыю, чаңгыда эстафета, турникта тартылу кебек ярышларда үзләрен күрсәттеләр. Аҗаган уены укучыларга бик ошады.
-
Файдалы очрашу булды 02.03.2016

6 класс укучылары (класс җитәкчесе Гыйниятуллина Н.Ә.) ,янгын афәтен кисәтүгә багышлап, “Ут-гаепсез...” темасына пьеса әзерләп күрсәттеләр.Янгын чыгуга кешеләрнең саксызлыгы,ваемсызлыгы сәбәп булуын аңлаттылар.Әлеге чарада Әлмәндәр янгыннан саклау аерым посты начальнигы Ахметов Таһир Нәҗип улы да катнашты,балаларга саллы киңәшләрен бирде,үтемле чаралар үткәрүне уңай яктан бәяләде.
-
«Сабантуй» журналистлары бездә кунакта 26.02.2016

“Сабантуй” газетасыннан Алмаз Хамзин һәм Алмаз Гимадиев укучылар белән очрашуга килделәр.Барыбыз өчен дә истә калырлык күңелле мизгелләр бүләк иттеләр.Мәктәпкә дә,һәр укучыга да бүләкләр тапшырдылар.
-
Г.Камал театрына сәяхәт кылдык 25.02.2016

“Тамчы-шоу” интеллектуаль бәйгедә уңышлы чыгыш ясаганыбыз өчен мәктәбебез командасына Г.Камал театрына сәяхәт кылу бәхете елмайды.Театр музее белән таныштык, Г.Камалның “Банкрот” комедиясен яңача куелышта карадык.Әлеге сәяхәттән барыбызда да уңай тәэсирләр калды.
-
«Тамчы-шоу»да җиңү яуладык 22.02.2016

"Тамчы-шоу” халыкара фәнни-танып белү интеллектуаль конкурсында катнашу һәм җиңеп кайту бәхетенә ирештек.
-
"Наставник года - 2016" 17.02.2016

Безнең мәктәптән "Наставник года - 2016" конкурсында педагог-оештыручы Хөснуллина А. Р. катнашты
-
Муса Җәлил туган көн 15.02.2016

Бүген, 15 нче февраль көнне , М.Җәлилнең 110 еллыгы уңаеннан әдәби кичә үткәрелде. Кичәдә 7,8 сыйныф укучылары чыгыш ясады. М. Җәлил туган көненә багышланган республикакүләм конференциясендә катнашкан укучылар Хәмидуллина Адилә һәм Абдуллина Гөлзиләләр үзләре язган шигырьләрен сөйләделәр.
-
Парламент дәресләре үтте. 13.02.2016

8- 13 февраль көннәрендә барлык классларда парламент дәресләре үтте.Дәресләрдә җирле үзидарә советы депутатлары һәм район советы депутаты, җирле үзидарә башлыгы Җәләлиев Рамиль Хәйдәр улы катнашты.






