Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422359, РТ, Апастовский район,c. Бурнашево ул.Советская д.33. |
| Телефон: | +7(843)-763-94-22 |
| E-Mail: | Burnashevskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурнашевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рифхатовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 62 и 6 воспитанников |
| У нас учат: | 19 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Зәринәнең чираттагы уңышы 13.04.2017

3 сыйныф укучысы Абдуллина Зәринә “Созвездие-Йолдызлык-2017” фестиваленең суперфиналында катнашты.Ярымфинал этабыннан финалга үтеп мактау грамотасы һәм истәлекле бүләкләр белән кайтты.Котлыйбыз!
-
Уяу булыйк! 10.04.2017

Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының “2016-2022 елларга терроризмны һәм экстремизмны кисәтү” турындагы карарын тормышка ашыру һәм балаларның уяулыгын арттыру,иминлекләрен тәэмин итү максатыннан, ТИН укытучысы Хәйруллин Айдар мастер-класс үткәрде.Онытып калдырылган яки шикле предметларга тап булганда,гоммумән иминлеккә куркыныч янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен тагын бер кат исләренә төшерде һәм практикада күрсәтте.
-
Динараның уңышы 07.04.2017

Мингалиева Динара, 10 сыйныфукучысы(җитәкчесе Сибгатуллина Л.Г.) Каюм Насыйриның XV фәнни- практик конференциясенә барып кайтты. “Әлмәндәр авыл тарихы” темасына чыгыш ясады һәм III дәрәҗә Дипломга ия булды.
-
Профориентация буенча очрашу булды 05.04.2017

9,11 класс укучылары Казан кооператив институты вәкилләре белән очраштылар.Уку йорты,андагы уку һәм укырга керү шартларыбелән тулы итеп таныштырдылар һәм анкеталау үткәрделәр.
-
Хокук бозуларны кисәтү отрядлары ярышты 04.04.2017

Безнең мәктәп базасында районыбыз мәктәпләрендә эшләп килүче Хокук бозуларны кисәтү отрядлары конкурсы үткәрелде..Барлыгы 18 команда дүрт этапта көч сынашты.Барлык этапларны уңышлы үтеп,Дәвеш мәктәбе командасы 3 нче,Биеш мәктәбе командасы 2 нче, Борнаш урта мәктәбе командасы 1 урынга лаек булды. Командабыз Апас районы данын яклап конкурсның Республика этабының заочный турында катнашачак.
-
Волейбол ярышлары 01.04.2017

1 апрель көне элеккеге укучыбыз , эшмәкәр Илалов Илдар призына волейбол ярышлары үтте. Ярышта Чури Бураш,Зур Күккүз ,Борнаш мәктәпләреннән 6 команда (егетләр һәм кызлар командалары) катнашты.Борнаш урта мәктәбенең егетләре дә,кызлары да беренчелекне бирмәделәр.Афәрин!!!
-
“Созвездие-Йолдызлык”-2017 27.03.2017

“Созвездие-Йолдызлык”-2017 фестиваленең район этапларын уңышлы үтеп, Мубаракшина К.”вокал-соло” , Абдуллина З.”конферанс” номинациясендә ,Буа шәһәрендә үткәрелгән зона этабында катнашу бәхетенә ирештеләр. Абдуллина З.гала концертта катнашып , Казан шәһәрендә үтәчәк супер-финалга чакыру алды.Яңа уңышлар сиңа,Зәринә!
-
”Сыерчык оялары бәйгесе” 24.03.2017

Районкүләм традицион “Сыерчык оялары конкурсы”нда 2 класс укучысы Салахова Лилия (җитәкчесе Тәхәвиева Э.) II урын яулады.”Җизни абыем алтын куллы,ул мине менә шулай сөендерде.Хәзер инде канатлы дусларымның киләсен генә көтәсе калды”-, ди Лилия.
-
Педагогический совет 23.03.2017

Во время каникул был проведен педагогический совет на тему "Роль внедрения новых педагогических и информационных технологий в повышении качества образовательного процесса" (Результативность работы школы по методической теме)
-
“Дулкыннар” фестиваледә 15.03.2017

Р.Вәлиев иҗатына багышланган Республикакүләм “Дулкыннар” фестиваленең район турында Камилә Мубаракшина “вокал-соло” номинациясендә җиңү яулап , Казан шәһәрендә , зур сәхнәдә чыгыш ясап кайтты.






