Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бакрчинская основная общеобразовательная школа имени Шауката Галиева» Апастовского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Апас районы "Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы төп гомуми белем бирү мәктәбе " гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422349, Республика Татарстан, Апастовский муниципальный район, с. Бакрче, ул. Гагарина, д.1 |
| Телефон: | +7(843)-763-85-10 |
| E-Mail: | Bakrchinskaya.Osh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бакрчинская ООШ" |
| Руководитель: | Гильманов Румиль Рашитович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 20 обучающихся/ 8 воспитанников (Иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 13 учителей/ 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бакрчинская основная общеобразовательная школа имени Шауката Галиева» Апастовского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Апас районы "Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы төп гомуми белем бирү мәктәбе " гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
Ата- аналар җыелышы 23.03.2021

Бүген мәктәптә ата-аналар җыелышы үтте.
Җыелышта участок инспекторы, полиция майоры Мингалиев Ф.М., МЧС өлкән инспекторы Кашапов Р.Р., ата-аналар комитеты председателе Гобәйдуллина Г.В. катнашты.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
-укучыларга һөнәри юнәлеш бирүдә гаиләнең роле;
-язгы каникул чорында укучыларның куркынычсызлыгын кисәтү;
-янгыннан саклану чаралары, тәртипсезлекләрне булдырмау;
-мәктәптә һәм өйдә телефоннарны куллану таләпләре; районда үткән җыелыш яңалыклары;
- ялны файдалы һәм күңелле итеп үткәрү;
-ОГЭ,ВПР -га әзерлек, чирек нәтиҗәләре белән таныштыру;
-дөрес туклану, ата-аналар контроле һәм башкалар.
Ата-аналар игьтибарына укучыларның проектлары, ирешкән уңышлары, иҗат эшләре тәкьдим ителде. -
Туган тел олимпиадасы 27.02.2021

Бүген укучылар Миңнебаев И.Х. истәлегенә үткәрелгән l туган тел олимпиадасында катнаштылар.
-
Проектлар яклау көне 26.02.2021

Быел мәктәптә укучыларның проект яклый башлауларына 5 ел булды. Укучыларның ел саен актуаль темаларны яктырткан яңа төр проектлар өстендә эшләүләре бик куанычлы күренеш.
Бүген 1 нче этапта башлангыч сыйныф укучылары, икенче этапта 5-9 сыйныф укучылары үз эшләрен тәкъдим иттеләр. Һәр төркем, Һәр укучы проект эшчәнлегенең асылына төшенеп, аңлап башкарганы ачыкланды.
Афәрин, укучылар. Сез булдырдыгыз! -
Международный день родного языка 26.02.2021

Игра "Знатоки русского языка" (рук. Мухаметзянова Л.А.)
-
Урок цифры
19.02.2021
В 9 классе сегодня прошел "Урок цифры" по теме "Приватность в цифровом мире"
-
Рәхмәт сиңа, Әлифба! 06.02.2021

Бүген 1нче сыйныфта "Рәхмәт сиңа, Әлифба!"бәйрәме(җитәкчесе Идиятуллина А.Х.) югары дәрәжәдәге әзерлек белән үтте. Кичәдә әлифба, туган тел турында шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды, мәкальләр төзелде. Соңыннан хор белән "Туган тел" җыры башкарылды.
-
2021 ел-Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы 05.02.2021

Бүген 9 нчы сыйныф укучысы Вафина Адилә районда үткән "2021 ел-Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы"на старт бирелү тантанасында авылдашыбыз, халык шагыйре Шәүкәт Галиевкә багышланган күргәзмәне биик оста итеп яклап кайтты. Афәрин, Адилә. Булдырасың!
-
22.01.2021
Бүген мәктәптә 2021- "Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге", "Россиядә фән һәм техника" елларына старт бирелде
-
"Ел укытучысы-2021"
18.01.2021
Бүген "Ел укытучысы-2021" конкурсының муниципаль этабы үтте. Бакырчы мәктәбеннән башлангыч сыйныф укытучысы Идиятуллина Алсу Хәйдәровна 1 нче сыйныф укучылары белән әйләнә-тирә фәненнән ачык дәрес һәм "И тау ягым, туган ягым" темасына сыйныфтан тыш чара күрсәтте.
Афәрин! Киләчәктә уңышлар насыйп булсын! -
Котлыйбыз!
18.01.2021
Бүген мәктәбебезнең ИЗО һәм технология укытучысы, китапханәчесе Вафина Раилә Миннеһади кызының күркәм юбилее.
Раилә Миннеһадиевна! Сезне гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгэ озын гомер, ныклы сәламәтлек, эшегездә зур уңышлар телибез. Һәрчак шулай көләч, киң күңелле, ачык, ярдәмчел, укучыларның киңәшчесе булып калыгыз. Бәйрәмегез котлы булсын!






