Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сулеевская средняя общеобразовательная школа им. Р.Г. Галеева » Альметьевского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423447, Республика Татарстан (Татарстан), муниципальный район Альметьевский, сельское поселение село Сулеево, улица Советская, здание 60Г, Альметьевский район, с. Сулеево, ул. Советская, д. 60 г. |
| Телефон: | +7(919)-693-60-50 |
| E-Mail: | Suleevo.Alm@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сулеевская СОШ" |
| Руководитель: | Заляева Гузалия Анваровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 25 |
| У нас учат: | 11 Обучение и воспитание в учреждении ведется на русском и татарском языках. Форма обучения очная. |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сулеевская средняя общеобразовательная школа им. Р.Г. Галеева » Альметьевского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
Ризаэддин Фәхретдинның туган көне 17.01.2022

Татар халкының күренекле фикер иясе, мәгърифәтче, тарихчы, педагог, язучы, журналист Ризаэддин Фәхретдин калдырган мирас күпкырлы, киң колачлы. Нинди генә вазифа башкарса да, һәм нинди генә фән тармаклары белән шөгыльләнсә дә, тәрбия-әхлак, шәхес тәрбияләү мәсьәләләренә Ризаэддин Фәхретдин күбрәк игътибар биргән .
Безнең мәктәптә уку елы дәвамында укучыларга әдәп-әхлак, рухи тәрбия бирү буенча нәтиҗәле эш алып барыла. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, тәрбия дәресе вакытында, дәрестән тыш чараларда, Ризаэддин Фәхретдин хезмәтләренә таянып, укытучылар укучыларга тәрбия һәм белем бирәләр.
17 нче гыйнвар көнне бөек шәхесебезнең туган көне уңаеннан мәктәптә план нигезендә төрле чаралар уздырылды. Сыйныф җитәкчеләре тәрбия дәресләре уздырды, тел фәне дәресләрендә түгәрәк өстәл, викториналар оештырылды.
Ризаэддин Фәхретдин: “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”,-дигән фикерне куәтләгән. Шул уңайдан көн дәвамында мәктәпнең тарихи музеена экскурсияләр дә оештырылды. Гатауллина Г.А. укучыларны мәктәп, авыл тарихы белән таныштырды.
Ризаэтдин Фахретдинов – является одним из самых выдающихся религиозных деятелей России. Он был востоковедом, ученым-энциклопедистом, писателем, автором многочисленных рассказов и повестей, драматургом и просветителем.
В своих произведениях уделяет большое внимание формированию у детей нравственных ценностей, которые проявляются в поведении и быту, автор призывает при любых обстоятельствах оставаться тактичными, воспитанными, развивать способности к изучению наук, уважительно и почтительно относиться к своим родителям.
В течение учебного года в нашей школе проводятся очень много мероприятий по нравственному воспитанию. На уроках татарского языка и литературы, на классных часах ведутся беседы, организуются круглые столы. 17 января-день рождения великого ученого. В этот день в школе прошли классные часы, на уроках родного и русского языка были проведены круглые столы, викторины по творчеству писателя. Ризаэтдин Фахретдинов одобрял высказывание: “Кто не знает прошлого-у того нет будущего”. В связи с этим в течение дня была организована экскурсия в музей. Руководитель музея Гатауллина Г.А. познакомила учащихся историей школы, историей наших сел, их бытом. -
Ел укучысы, кем ул? 30.12.2021

Ученик года, кто он? Это тот, кто стремится к более глубокому познанию в различных областях науки, культуры, к развитию творческого мышления, интеллектуальной инициативе, самостоятельности. "Учеником года -2021" в нашей школе стала ученица 8 класса Гаязова Ильсина Наилевна. Она стала призером муниципального этапа Всероссийской олимпиады школьников 2021-2022 учебного года по трем предметам: по татарскому языку, татарской литературе и русскому языку, принимала участие в различных конкурсах и конференциях. Ильсина отличается стремлением к росту и созиданию, трудолюбием и дисциплинированностью. Ни одно школьное событие не проходит без ее участия. Ильсина- яркая натура, всегда имеет собственное мнение, щедро делится с окружающими своими знаниями, радостью, энергией.
Ел укучысы, кем ул? Ул - дәрес вакытында алган белемнәре белән генә канәгать булмыйча, өстәмә күбрәк укып, күбрәк белергә тырышучы да, төрле өлкәләрдә, төрле юнәлешләрдә үзен даими үстерүче, иҗади уйлый һәм фикерли ала белүче, алган белемнәрен, күнекмәләрен тормышта куллана белүче, башкаларга һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торучы. "Ел укучысы-2021" булып, безнең мәктәптә быел 8 нче сыйныф укучысы Гаязова Ильсинә Наиль кызы булды. Ул ел дәвамында бик күп конкурсларда, конференцияләрдә катнашып, дәрәҗәле урыннар яулады, татар теле, татар әдәбияты, рус теле фәннәреннән призер булды. Ул һәрвакыт яңалыкка омтылучы, актив, тырыш. Мәктәптәге бер генә чара да аның катнашыннан башка узмый. Ильсинә - якты йолдыз, һәрвакыт үз фикеренә ия, үзенең белемнәрен, энергиясен, шатлыкларын башкаларга да тарата.
-
Гөлмира Абдулла кызы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 28.12.2021

Культура любого народа сохраняется прежде всего в его родном языке. Наша школа - центр духовного наследия татарского народа, центр сохранения языка и культуры. Огромный вклад в сохранение и развитие родного языка вносит учитель татарского языка и литературы Гараева Гильмира Абдулловна. Ею проводятся открытые уроки и мероприятия, конкурсы и проекты. Педагог творческий, инициативный, неугомонный. Она всегда в поиске новых идей. Результат работы Гильмиры Абдулловны налицо: учащиеся нашей школы свободно говорят на родном татарском и русском языках, занимают призовые места в олимпиадах и конкурсах, хорошо знают культуру, историю своего народа. Одним словом, дети любят свой народ, родной язык. В рамках Года родных языков и народного единства учитель татарского языка и литературы МБОУ "Сулеевская СОШ" Гараева Гильмира Абдулловна награждена Благодарственным письмом Управления образования Альметьевского муниципального района за активное содействие и существенную помощь в организации и проведении мероприятий, активное участие в конкурсах в рамках Года родных языков и народного единства.
Һәр милләт халкының мәдәнияте иң элек телдә саклана. Безнең мәктәп татар халкының милли һәм рухи байлыгын үстерү, телне саклау үзәге булып тора. Бу өлкәдә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гәрәева Г. А. хезмәте зур. Ул даими ачык дәресләр, чаралар уздыра, укучылары белән берлектә конкурсларда, проектлар яклау эшчәнлегендә катнаша. Һәрвакыт яңалык эзләү юлында, иҗади. Эш нәтиҗәләре һәрвакыт күз алдында: конкурсларда, олимпиадаларда җиңүләр, укучыларның белемнәренең төпле, нигезле булуы. Укучылар туган телне яраталар, хөрмәт итәләр. Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан уздырылган чараларны оештыруда һәм уздыруда, конкурсларда актив катнашканы өчен Гөлмира Абдулла кызын Рәхмәт хаты белән бүләкләде. -
Бөтенроссия олимпиадаларның муниципаль этаплары тәмамланды 28.12.2021

Декабрь аенда 2021-2022 нче уку елы өчен Бөтенроссия олимпиадаларның муниципаль этаплары тәмамланды. 8 нче сыйныф укучысы Гаязова Ильсинә Наиль кызы өч фәннән : татар теле, татар әдәбияты, рус теленнән призер булды. 6 нчы сыйныф укучысы Имангулова Гөлсем Әсләх кызы татар теле фәненнән җиңүче булды. Укытучылары: Гәрәева Г. А.
В декабре закончился муниципальный этап всероссийской олимпиады школьников 2021-2022 учебного года. Призером по трем предметам: по татарскому языку и литературе, по русскому языку стала ученица 8 класса Гаязова Ильсина Наилевна. А победителем муниципального этапа по татарскому языку стала ученица 6 класса Имангулова Гульсюм Аслаховна. Поздравляем вас, вы - гордость нашей школы
Учитель татарского языка и литературы МБОУ "Сулеевская СОШ" Гараева Гильмира Абдулловна. -
Благодарственное письмо Управления образования Альметьевского муниципального района за организацию и проведение мероприятий, активное участие в конкурсах, отличные показатели в работе в рамках Года родных языков и народного единства. 27.12.2021

Подходит к концу 2021 год. Этот год в Татарстане был об'ьявлен Годом родных языков и народного единства. Огромная работа была проведена нашим педагогическим коллективом и учащимися. Пришло время подводить итоги. МБОУ "Сулеевская СОШ" награждена Благодарственным письмом Управления образования Альметьевского муниципального района за организацию и проведение мероприятий, активное участие в конкурсах, отличные показатели в работе в рамках Года родных языков и народного единства.
2021 нче ел ахырына якынлаша. Бу ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән иде. Безнең укытучылар һәм укучылар коллективы тарафыннан бу елга багышлап бик күп эш башкарылды. Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе Р. Г. Галеев исемендәге Сөләй урта гомуми белем бирү мәктәбенә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан чаралар оештыруда һәм уздыруда, конкурсларда актив катнашканнары, яхшы күрсәткечләре өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
-
Уильям Шекспир"Киребеткән" комедия 27.12.2021

27 нче декабрь көнне укытучылар, укучылар, әти-әниләр Әлмәт татар дәүләт драма театрында кунакта булып кайттылар. Алар Уильям Шекспирның "Киребеткән" комедиясен карадылар. Тамаша барысына да ошады.
27 декабря учителя, ученики и родители побывали в гостях в Альметьевском татарском государственном драматическом театре. Комедия:"Укрощение строптивой" Уильяма Шекспира понравилась всем. -
"Саумы, Яңа ел! " кичәсе 24.12.2021

24 нче декабрь көнне мәктәптә 1-5 нче сыйныф укучылары өчен "Саумы, Яңа ел! " дип аталган бәйрәм кичәсе оештырылды. . Барлык сыйныф укучылары да төрледән-төрле костюмнар әзерләгәннәр иде. Сыйныф җитәкчеләре белән берлектә алар биеделәр, җырладылар, уеннарда катнаштылар. Бәйрәм бик күңелле узды.
24 декабря в школе был организован праздник на тему: "Здравствуй, Новый год! " Учащиеся всех классов подготовили оригинальные костюмы. Вместе с классными руководителями они и пели, и танцевали, и играли. Праздник понравился всем. -
"Яңа ел киче" темасына бәйрәм 24.12.2021

24 нче декабрь көнне 6-10 нчы сыйныф укучылары өчен "Яңа ел киче" темасына бәйрәм оештырылды. Кичәгә укучылар да, сыйныф җитәкчеләре дә бик үзенчәлекле костюмнар, чыгышлар әзерләгәннәр иде.
24 декабря для учащихся 6-10 классов был организован праздник на тему: "Новогодний вечер". Все учащиеся, классные руководители подготовили оригинальные костюмы и выступления. -
6 нчы сыйныф укучыларың чыгышы 24.12.2021

6 нчы сыйныф укучылары Һиндстан халкы киемен әзерләгәннәр. Чыгышлары да бик матур булды.
Учащиеся 6 класса подготовили Индийские национальные костюмы. Выступление тоже было очень интересным.
-
8 нчы сыйныф укучыларың чыгышы 24.12.2021

8 нче сыйныф кызларының әзерләгән костюмнары зур игьтибарга лаек! Алар япон кызлары киемен сайлаганнар. Япон кызларының биюен дэ бик оста башкардылар.
Гильмира Гараева: Костюм учениц 8 класса заслуживает особого внимания. Они приготовили костюм японки. Девушки были прекрасны! Выступление тоже было очень оригинальным.








