• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение "Полилингвальная гимназия "Адымнар-Альметьевск" Альметьевского муниципального района Республики Татарстан

Визитная карточка

Адрес: 423461, Республика Татарстан, г.Альметьевск, ул.Рината Галеева, зд.20
Телефон: +7(855)-339-99-10
E-Mail: Adymnar.Almetevsk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАОУ "Адымнар-Альметьевск"
Руководитель: Яруллин Ильшат Ильдусович
Год основания учреждения: 2022
У нас учатся: 1468 обучающихся
У нас учат: 93 педагогов

Новости

Гимназиядә Әниләр көненә багышланган концерт узды

Опубликовано: 29.11.2025

Бүген гимназиябездә Әниләр көненә багышланган якты, матур концерт булды. Бәйрәм иң кадерле кешеләргә - әниләргә рәхмәт һәм ярату сүзләре белдерү чарасына әверелде.
Һәр чыгышка катнашучыларның күңел җылысы салынган иде. Сәхнәдә яңгыраган һәр моңлы җыр,  дәртле һәм талгын биюләр, күңелләрнең нечкә кылларын тибрәтерлек эчтәлекле шигырьләр, күңелле күренешләр - барысы да Әниләр турында һәм Әниләргә багышланган иде. Бер генә чыгыш та тамашачыларны битараф калдырмады: залда утырган һәр ана баласы белән горурланып, аның өчен сөенеп, елмаеп, ә кайвакытта шатлык күз яшьләрен дә сөртеп утырды. Аларның күз карашы балаларын саклап, наз һәм ярату сирпи иде.

Кадерле әниләребез!Сезне бәйрәм белән котлап, иң матур, якты теләкләр генә юллыйбыз! Һәр яңа көнгә куанып, якыннарыгыз янәшәсендә кадер-хөрмәткә төренеп яшәгез! Сабырлыгыгыз, назыгыз һәм күңел җылыгызны биреп, гаиләне генә түгел, ә бар дөньяны гүзәл итүегез өчен рәхмәт сезгә! 

Һәр катнашучыга, аларның җитәкчеләренә һәм әти-әниләренә әзерләнгән чыгышлар өчен, оештырган һәм ярдәм иткәннәре өчен олы рәхмәтләребезне җиткерәбез! Бүгенге концерт-  барыбызның уртак хезмәте нәтиҗәсендә туган иҗат җимеше.



К списку новостей