Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение "Полилингвальная гимназия "Адымнар-Альметьевск" Альметьевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423461, Республика Татарстан, г.Альметьевск, ул.Рината Галеева, зд.20 |
| Телефон: | +7(855)-339-99-10 |
| E-Mail: | Adymnar.Almetevsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАОУ "Адымнар-Альметьевск" |
| Руководитель: | Яруллин Ильшат Ильдусович |
| Год основания учреждения: | 2022 |
| У нас учатся: | 1468 обучающихся |
| У нас учат: | 93 педагогов |
Новости
Тарихта без эзлебез
Опубликовано: 28.02.2024Гаиләбезнең тарихын белү һәм өйрәнү - безнең бурычыбыз. Балалар әби-бабайларының мирасын белсә, ихтирам белән караса һәм сакласа, димэк, нәсел чылбырлары дәвам итә. Шушы бай, тарихи мирасны без үз күзебез белән Гумеровлар-Бәдртдиновлар гаиләсе мисалында күрдек. Безнең укучыларыбызның гаиләсе зур чарада - "Тарихта без эзлебез" фестивалендә катнашты. Фестиваль ике өлештән торды. Беренче өлешендә татар халык ашлары тәкъдим ителде, ләкин пешерү ысуллары сер булып калды. Нәселенең бер вәкиле кояшлы Болгариядән турыдан-туры тоташып сәлам юллады. Чит илләрдә яшәсә дә, милли гореф-гадәтләрен онытмый, татар милли ризыкларын алга этәрә. Күргәзмәдә Бәдртдиновлар нәселенең борынгы ядъкарләрен дә күзалларга мөмкин иде. Әби-бабайлары яшәгән йортның 99% охшашлык белән ясалган макеты бөтенесен таң калдырды.
Икенче өлеш сәхнәдә узды. Иң элек нәсел агачы - шәҗәрә белән таныштырдылар. Аны язучы, журналист Дамир Гарифуллин төзегән. 8 буынны белү - үзе бер зур табыш һәм тарих. Чыгыш барышында музыкаль коралларда татар милли көйләре уйналды. Фестиваль җыр-бию белән тәмамланды. Бөтен критерияләргә туры китереп Гумеровалар-Бадртдиновлар гаиләсе 1-нче урын яулады. Лаеклы җиңү! Алда да шушы зур, бай мираслы гаиләгә уңышлар телибез!
К списку новостей










