МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида «Голчэчэк» с.Новое Надырово» Альметьевского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423444, Республика Татарстан, Альметьевский район, с. Новое Надырово, ул. Советская, д. 97 |
| Телефон: | +7(855)-334-23-47 |
| E-Mail: | Nadyrovo.Golchechek@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Д/с "Голчэчэк" с.Новое Надырово" |
| Руководитель: | Мухаметшина Фанзия Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 66 |
| У нас учат: | 4 |
ВСЕ новости детского сада "Гөлчәчәк"
23 февраль- Ватанны саклаучылар көне
Опубликовано: 19.02.2015Кадерле әтиләребез!
Ватан ул бик гомумиләштерелгән сүз. Бу сүзне әйткәндә без туган җирне генә түгел, әти-әнине дә, балаларны да, гаиләне дә күз алдында тотабыз. Ә ватанны саклаучылар дип сезне, кадерле ир-атларыбызны, дәшәбез. Әйе, тормышның иң кадерлеләре -- туган җир, ата-ана, бала, гаилә иминлеге күз белән караганда тар гына тоелган сезнең җилкәләрегезгә салынган. Нинди зур җаваплылык.
Рәхмәт сезгә шул җаваплылыкны үз өстегездә тоеп, ватанны саклаучылар сафында булганыгыз өчен. Рәхмәт сезгә безнең күңелләрдә ышаныч һәм тынычлык уятканыгыз өчен. Беркайчан да авырмагыз, сау-саләмәт булыгыз. Көчле иңнәр күләгәсендә без үзебезне һәрвакыт ныклы терәкле бәхетле кешеләр итеп тоярбыз.
Ватанны саклаучылар көне белән ихластан сезне тәбриклибез.
К списку новостей














