• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение "Лицей-интернат №1" г. Альметьевска Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423458, г. Альметьевск, ул. Ризы Фахретдина, д. 67
Телефон: +7(855)-337-04-80
E-Mail: licey-1.alm@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАОУ "Лицей-интернат №1" г.Альметьевска
Руководитель: Хамидуллин Райнур Раилевич
Год основания учреждения: 1993
У нас учатся: 250
У нас учат: 27

Новости

9 май - халыкның иң изге көне

Опубликовано: 08.05.2015

1945 нче ел еракта калса да, 9 Май безнең өчен һаман гомумхалык бәйрәме, чөнки бу көн яхшылыкның җиңүе, дөреслек һәм гаделлекнең өстенлеге, имин киләчәккә өмет белән бәйле. Илебез тарихына халыкның иң изге көне булып кереп калган бу бәйрәм беркайчан да искермәс. Кешелек тарихындагы иң рәхимсез һәм куркыныч сугышта җиңеп чыкканнар белән горурлану һәм алар өчен сөенү хисләре күңелебезнең иң түрендә урнашыр.

    Барлык курку һәм шәхси мәнфәгатьләрен онытып, Ватаныбызны вәхши дошманнан сугыш кырларында саклаган, үз-үзен аямыйча тылда хезмәт куйган шәхесләр алдында хәзерге көндә дә баш иясе килә. Ул авыр елларда аларны бер генә максат аякта тоткан – бернигә карамыйча Җиңү. Моның нәтиҗәсендә яулап алынган тынычлык – бөтен кешеләрнең уртак җимеше. Миллионлаган милләттәшләребез бу зур максат өчен дөньядагы иң кыйммәтле байлыгын – үз тормышын да кызганмаган. 1945 елның язын якынайткан барлык каһарманнар безнең йөрәкләрдә якты хатирә булып мәңгелеккә истә калыр.


Источник: http://lycee1.ru/page.php?type=1&mid=37

К списку новостей