Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение "Лицей-интернат №1" г. Альметьевска Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423458, г. Альметьевск, ул. Ризы Фахретдина, д. 67 |
| Телефон: | +7(855)-337-04-80 |
| E-Mail: | licey-1.alm@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАОУ "Лицей-интернат №1" г.Альметьевска |
| Руководитель: | Хамидуллин Райнур Раилевич |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 250 |
| У нас учат: | 27 |
Новости
1нче лицейда әдәби-музыкаль кичә
Опубликовано: 13.10.2014
Әлмәт шәһәре 1нче лицей-интернатында әдәбият һәм сәнгать елы уңаеннан Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты, үзешчән композитор Рузалия Галләмова белән 7 “Б” сыйныфында “Үзем турында үзем” темасына әдәби-музыкаль кичә уздырылды.
Рузалия Галләмова укучыларга үзенең тормыш юлы турында сөйләде, яраткан җырларын башкарды. Энҗе Мөэминова белән бергәләп “Укытучыма” җырын иҗат иткәннәр. Баянда уйнап, укучылар һәм кунаклар белән башкарылган әлеге җыр кичәне тагы да ямьлерәк итте. Кадерле кунагыбыз бүләк итеп алып килгән Э. Мөэминованың шигырь җыентыклары барлык укучыларга һәм лицейга якты истәлек булып калды.
Укучыларның сораулары да шактый иде. Мәсәлән, Илназ Хәсәнов шигырьләр яза. Ул “Укытучы” исемле шигырен укып, көй яза алырлыкмы бу дип кызыксынды.
Шулай итеп, очрашу бик күңелле һәм тәэсирле булды.
К списку новостей











