Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 им.Р. Фахретдина» г.Альметьевска Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423455, г. Альметьевск, ул. Ленина, д.124 |
| Телефон: | +7(855)-333-22-32 |
| E-Mail: | Gimnaziya-1.Alm@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №1 им.Р. Фахретдина" |
| Руководитель: | Валиуллина Фируза Завитовна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 1108 учащихся |
| У нас учат: | 71 педагогов язык обучения: русский и татарский очная форма обучения |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 им.Р. Фахретдина» г.Альметьевска Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
-
Хәтерләүдән курыкма син! 15.10.2021

Хәтерләүдән курыкма син!
Ил үткәнен онытма син! (Равил Фәйзуллин)
15 нче октябрь - Хәтер көне. Әлеге дата 1552 нче ел белән бәйле. Фаҗигале ел бу. Татарның дәүләтчелегеннән мәхрүм булган еллары. Меңнәрчә каһарманнар үз илен, телен, динен яклап шәһит китә. Без аларны онытырга тиеш түгел. Гимназиябездә сыйныф сәгатьләре бүген әлеге фаҗигале көнгә бәйләп үткәрелде. 8 нче В сыйныфы укучылары да караган презентация аша утлы көннәрне күз алдына китерде. Җанлы әңгәмә шактый сорауларга ачыклык кеттек. "Азатлык" радиосы тәкъдим иткән видеоролик карау ерак бабаларыбызны искә алуның әһәмиятенә төшенергә ярдәм итте.
Хәтере исәннәрнең генә киләчәге бар. Бүтән беркайчан да мондый вәхшилекләр кылынмасын, күгебез һәрвакыт аяз булсын!Нәбиуллина Айсылу Фәнис кызы
-
Урок ЖИЗНИ 13.10.2021

Урок ЖИЗНИ
Актуальность обеспечения безопасности дорожного движения растет, и это объясняется увеличением количества автомобилей на дорогах. Правила дорожного движения для школьников имеют огромное значение для сохранения их жизни и здоровья, и родители должны воспитывать в своих детях уважение к ним и осознание того, что их неукоснительное соблюдение является обязательным.
13 октября на базе молодежного клуба «Заря» нашего микрорайона состоялась встреча учащихся МБОУ «Гимназия №1 им. Р.Фахретдина» (6 «Г», 8 «В», 4 «Б» кл.), МБОУ СОШ №17 г. Альметьевск, МБОУ СОШ № 25 им.70 – летия нефти Татарстана, МАОУ «Инженерный лицей» г.Альметьевск РТ с начальником отдела профилактики ТУ ГБУ «Безопасность дорожного движения» Рафигуллиной Л.М. Лилия Мунировна провела беседу с учащимися по безопасности дорожного движения, ознакомила их со статистикой по дорожно – транспортному травматизму, выслушала мнения детей по поводу поведения пешеходов, пассажиров, велосипедистов, напомнила им основные правила дорожного движения, акцентировала особое внимание на наличие у детей светоотражающих элементов (фликеров), ответила на интересующие вопросы детей, привела примеры из жизни. Беседа завершилась просмотром учащимися видеофильмов, которые, по - моему, никого не оставили равнодушными не только к своей, но и к судьбе близких, родных. Все участники встречи получили памятные подарки.
ТОРМЫШ дәресе
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүнең актуальлеге арта бара, һәм бу хәл юллардагы автомобильләрнең артуы белән аңлатыла. Юл хәрәкәте кагыйдәләре мәктәп укучыларының сәламәтлеген һәм гомерен саклауда бик зур әһәмияткә ия, һәм ата-аналар үз балаларында кагыйдәләргә карата хөрмәт тәрбияләргә һәм аларны төгәл үтәүнең мәҗбүри булуын аңларга тиеш.
13 октябрь көнне безнең микрорайонның «Заря» яшьләр клубында Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәренең МББУ «Р.Фәхретдин исемендәге 1нче гимназия"нең (6 «Г», 8 «В», 4 «Б» кл.), МАБУ 17 нче урта мәктәбенең, МББУ “Татарстан нефтенең 70 еллыгы” исемендәге 25 нче мәктәпнең, МАБУ «Инженер лицее»нең укучылары өчен ТИ ДБУ «Юл хәрәкәте иминлеге"нең профилактика бүлеге башлыгы Рафигуллина Л.М. белән очрашу оештырылды. Лилия Мөнир кызы шәкертләргә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча әңгәмә үткәрде, юл – транспорт травматизмы белән бәйләнгән статистика белән таныштырды, җәяүлеләрнең, пассажирларның, велосипедчыларның үз - үзләрен тотышы турында шәкертләрнең фикерләрен тыңлады, юл хәрәкәте кагыйдәләрен исләренә төшерде, балаларның яктылык кайтаручы элементлары (фликерлар) булуына игътибар итте, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, тормыштан мисаллар китерде. Соңыннан укучылар видеофильмнар карадылар. Аларны карагач, минемчә, укучылар үзләренең генә түгел, хәтта якыннарының, туганнарының язмышына да битараф калмаганнардыр. Чарада катнашучыларның барысы да истәлекле бүләкләр алды.
Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәренең "Р.Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназия"нең педагог - оештыручысы Ф.Ә.Вильданова
-
Очистим наш Зай от мусора! Вернем реке былую красоту! 11.10.2021

Очистим наш Зай от мусора! Вернем реке былую красоту!
9 октября члены совета гимназии детской организации «Путь к наследию», волонтеры в составе 4 человек: Махиянова Айназ, Мустафина Лейла, Муртазин Алмаз, Гимадиева Айзиля из 8 «В» класса МБОУ «Гимназия №1 им.Р.Фахретдина» приняли активное участие в городском экологическом субботнике Чистый Зай под девизом: «Сделаем вместе город чище!». В субботник подключились волонтеры образовательных учреждений и молодежных подростковых клубов. Активисты собирали мусор, неразлагаемые отходы, навели порядок на территории реки Зай.
Основной задачей акции стало привлечение граждан к благоустройству и порядку окружающей среды, формированию ответственности и любви каждого жителя к природе. Сохранить и беречь окружающую природу – основной долг каждого из нас.
Педагог – организатор
МБОУ «Гимназия №1 им.Р.Фахретдина»
Вильданова Флюзя Анисовна
Зәйне чүп - чардан чистартыйк! Елганың матурлыгын кайтарыйк!
9 нчы октябрь көнне «Р.Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназия”дә белем һәм тәрбия алучы 8 “В” сыйныфы шәкертләре, «Мирас юлы» балалар оешмасының әгъзалары, волонтерлары: Махиянова Айназ, Мостафина Ләйлә, Мортазин Алмаз, Гыймадиева Айзилә “Бергәләп шәһәрне чистартыйк!” шигаре астында шәһәркүләм экологик өмәдә актив катнаштылар. Өмәгә мәгариф учреждениеләре һәм яшүсмерләр клубларының волонтерлары да кушылды. Активистлар чүп - чарны, таркалмый торган калдык - постыкларны җыйдылар, Зәй елгасының әйләнә - тирәсендә тәртип урнаштырдылар.
Акциянең төп максаты: халыкны әйләнә - тирә мохитне төзекләндерүгә һәм тәртипкә китерүгә җәлеп итү, һәрбер кешенең табигатькә карата җаваплылыгын һәм мәхәббәтен формалаштыру. Табигатьне саклау -һәрберебезнең төп бурычы.
Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәренең
"Р.Фәхретдин исемендәге 1нче гимназия"нең
педагог - оештыручысы Ф.Ә.Вильданова
-
10а класс на экскурсии 09.10.2021

Ну как же в такую прекрасную пару как "Бабье лето" не побывать на экскурсию, прогуляться по красивым местам нашего замечательного города. Что и сделал 10а класс
Әбиләр чуагын10аың иң ямьле көннәрендә ничек инде экскурсиягә бармаска?! 10 нчы а сыйныфы нәкъ шулай эшләде дә! Шәһәребезнең искиткеч матур урыннарында булдык.
-
Юбилеегез белән!!! 08.10.2021

Кадерлебез Фаягөл Зөлфәтовна!
Сезне чын күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы тормышыңда сау-сәламәт булып, кадер-хөрмәткә төренеп, тынычлыкта кайгы-хәсрәтсез яшәргә язсын.
Иртә таңда чыккан кояш
Көндә сезгә бәхет китерсен.
Матур булсын сезнең тормыш юлың,
Кайгы җиле бер дә төшмәсен.
Юбилееңда изге, матур хисләр
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез чын күңелдән
Барыбыз да бергә кушылып.Иң изге теләкләр белән гимназия коллективы!
-
Такая есть профессия – учитель… 08.10.2021

Такая есть профессия – учитель…
Ежегодно 5 октября свыше ста государств отмечают Всемирный день учителя. Это профессиональный праздник всех педагогов, роль которых невозможно переоценить… Ученики и их родители поздравляют учителей с профессиональным праздником, желают им здоровья и успехов в нелегком труде. В школах проходят праздничные линейки, выступления творческих коллективов.
В гимназии №1 им.Р.Фахретдина к празднику выпустили плакаты, стенгазеты, организовали День самоуправления. Учащиеся 9 -10 классов провели уроки в 1 - 8 классах. В этот незабываемый день учащиеся 11 «А» и 11 «Б» классов для любимых педагогов организовали креативную программу.
Следует отметить: программа двухступенчатая, это и встреча - поздравление учителей в необычном формате с участием детского ансамбля народных инструментов, это и путешествие на яхте им.Р.Фахретдина, и организация шведского стола, арт – и музыкальной терапии, фотозоны, концертно-развлекательной программы. На яхте посчастливилось встретиться с нашей выпускницей Калимуллиной Р., которая выступила с замечательным репертуаром. Путешествие у всех вызвало яркие впечатления.
Педагог – организатор
МБОУ «Гимназия №1 им.Р.Фахретдина»
Вильданова Флюзя Анисовна
Һөнәрләрнең иң асылы – укытучы
Ел саен 5 октябрьдә йөздән артык дәүләт Бөтендөнья укытучылар көнен билгеләп үтә. Бу - барлык педагогларның һөнәри бәйрәме, аларның әһәмияте бәяләп бетергесез... Шәкертләр һәм аларның әти - әниләре мөгаллимнәрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйлар, аларга сәламәтлек һәм авыр хезмәтләрендә уңышлар телиләр. Мәктәпләрдә бәйрәм линейкалары, иҗади концертлар уздырыла.
“Р. Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназия”дә укучылар бәйрәм көненә плакатлар, стенгазеталар чыгардылар, үзидарә көнен оештырдылар. 9-10 сыйныфлар 1 - 8 сыйныфларда дәресләр үткәрделәр. Бу искиткеч матур көнне 11 «А» һәм 11 «Б» сыйныф укучылары яраткан педагоглар өчен креатив программа оештырдылар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, программа ике баскычлы, бу -укытучыларны гадәти булмаган форматта халык уен кораллары ансамбле катнашында котлау да, Р.Фәхретдин исемендәге яхтада сәяхәт тә, швед өстәле, арт- һәм музыка терапиясе, фотозона, концерт - күңел ачу программасы. Яхтада шулай ук искиткеч репертуар белән чыгыш ясаган безнең чыгарылыш сыйныф укучысы Кәлимуллина Р.белән дә очраштык. Сәяхәт барысында да якты тәэсирләр калдырды.
-
03.10.2021

Гиниятуллина Камиля из 11 "А" кл. 03.10.2021. была на республиканском Форуме юных граждан в рамках торжественного празднования 15 - летия РОО "СДО РТ".
03.10.21, 11 "А" сыйныфыннан Гыйниятуллина Камилә яшь гражданнарның республика форумында "Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы"ТИОның 15 еллыгын бәйрәм итү кысаларында катнашты.
-
"Жемчужина Алтая" 02.10.2021

Ученик 5в класса, занял первое место в составе команды Альметьевска на Всероссийском турнире "Жемчужина Алтая" по спортивной акробатике.
5в сыйныф укучысы, спорт акробатикасы буенча "Жемчужина Алтая" Бөтенроссия турнирында Әлмәт командасы составында беренче урынны яулады.
-
Укытучылар көне белән 01.10.2021

Хөрмәтле укытучылар!!! Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсихәтегез безгә бүгенге авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Үзегезгә дә укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез – тыныч, сәламәтлегегез нык булсын.
-
1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне! 01.10.2021

День добра и уважения.
Счастье - это и уважение к старшим.
Оно есть благодаря всему тому,
что вложено ими в счастье молодых.
Зафар Мирзо
14 декабря 1990 года Генеральная Ассамблея ООН в своей резолюции 45/106 постановила считать 1 октября Международным днем пожилых людей. В этот памятный день в Альметьевске стартовала декада пожилых людей. Старшему поколению нефтяной столицы посчастливилось на дому принимать поздравления от депутатов - единороссов, активистов и сторонников партии «Единая Россия». Глава Альметьевского муниципального района Тимур Нагуманов отметил, что, несмотря на ограничения, ни один представитель старшего поколения города и района не должен остаться без внимания. На предприятиях и организациях, в сельских поселениях района заранее разработали графики проведения торжественных акций.
И администрация гимназии, и педагоги, и учащиеся дружно присоединились к поздравительной акции. В этот день поздравляли представителей старшего поколения: дедушек, бабушек, работников школы, ветеранов труда.
Пожилым людям было приятно услышать слова благодарности и получить наши подарки. Старшее поколение благодарно нам за любовь, заботу и внимание. День пожилого человека бывает раз в году, а уделить внимание людям серебряного возраста можно всегда.
"И пусть, взрослеет возраст, но,
Душою возраст вечно молод,
Пусть, будет так, как быть должно -
Пусть, будет возраст, людям, дорог», -
В. Скворцова
Педагог – организатор
МБОУ «Гимназия №1 им.Р.Фахретдина»
Вильданова Флюзя Анисовна
Игелек һәм хөрмәт көне.
“Бәхет – ул өлкәннәрне хөрмәтләү дә.
Ул барысы да аларның яшьләр
бәхете өчен тырышкан хезмәте”.
Зөфәр Мирза
1990 елның 14 декабрендә БМО Генераль Ассамблеясы үзенең 45/106 резолюциясендә 1 октябрьне Халыкара өлкәннәр көне дип атарга карар чыгара. Бу истәлекле көнне Әлмәт шәһәрендә олылар декадасы старт алды. Кара алтын төбәгенең өлкән буынына «Бердәм Рәсәй» партиясе депутатлары, активистлары һәм тарафдарлары исеменнән котлаулар кабул итү бәхете елмайды. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов: “Чикләүләргә карамастан, шәһәр һәм районның бер генә өлкән буын вәкиле дә игътибарсыз калырга тиеш түгел”; - дип әйтте. Район предприятиеләрендә һәм оешмаларында, авыл җирлекләрендә тантаналы акцияләр үткәрү тәртибе дә алдан ук каралган. Гимназия администрациясе, мөгаллимнәр һәм укучылар бу акциягә бик теләп кушылдылар. Бу истәлекле көнне өлкән буын вәкилләрен – әби - бабайларны, мәктәп хезмәткәрләрен, лаеклы ялга киткән хезмәт ветераннарын да котладылар. Өлкәннәр чын күңелдән әйткән теләкләрне һәм бүләкләрне бик җылы кабул иттеләр. Олыларга карата безнең мәхәббәтебез, кайгыртучанлыгыбыз һәм игътибарыбыз бик мөһим. Өлкәннәр көне елга бер тапкыр булса да, алар өчен һәрвакыт буш вакытны табарга була.
“Илдән зурлау, кадер-хөрмәт
Көткәннәр көне.
Ихтирамга лаек затлар -
Өлкәннәр көне...”Фәнәвис Дәүләтбаев.
Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәренең
"Р.Фәхретдин исемендәге 1нче гимназия"нең
педагог - оештыручысы Ф.Ә.Вильданова












