Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида № 58 «Шаян нэнилэр» Альметьевского муниципального района Республики Татарстан»//«Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе 58 нче катнаш төрдәге «Шаян нэнилэр» балалар бакчасы»
Визитная карточка
| Адрес: | 423462, Республика Татарстан, г.Альметьевск, ул.Нариманова, 80/Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәре, Нариман ур. 80 йорт |
| Телефон: | +7(855)-343-55-91 |
| E-Mail: | Shayan-neniler.58@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Д/с №58 "Шаян нэнилэр" |
| Руководитель: | Айнетдинова Резеда Флусовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 230 детей |
| У нас учат: | 20 педагогов |
Все новости детского сада
Музейда кунакта
Опубликовано: 17.04.2019
17 нче апрель көнне без, 58 нче балалалар бакчасы хезмәткәрләре, Кичучат авылына Р.Фәхреддин мемориаль музеена экскурсиягә бардык.
Килеп җитү белән безне ягымлы йөзле музей хезмәткәре каршы алды.
Музейга килеп керү белән үзебезне ерак үткәннәргә кайткандай тойдык. Чөнки йорт эчендәге хәрбер әйбер үзендә ниндидер тарихи сер саклый иде.
Экскурсияне музей директоры Гыймранова Диләрә Габделкавиевна оештырды.Ул безне музейның хәрбер экспонаты белән якыннан таныштырды: тарихы, мөhимлеге турында тәфсилләп сөйләде. Диләрә Габделкавиевна Р.Фәхреддин тормышы турында да кызыктыргыч, мавыктыргыч вакыйгалар белән дә безнең белән бик теләп уртаклашты.
Экскурсиядән алынган мәгълумат безнең барыбыз өчен дә җан азыгы булып, рухи байлыгыбызны арттырды.
Тарихыбызны саклый торган шундый музейлар булганда, hичшиксез милләтебез югалмас, татарлыгыбызны саклап калырбыз дигән уйлар белән бакчабызга кайттык. Музей директоры Гыймранова Диләрә Габделкави кызына олы хөрмәтебезне һәм рәхмәтләребезне җиткерәбез.
К списку новостей



















