Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение “Центр развития ребенка – детский сад № 46 “Золушка” г. Альметьевска Республики Татарстан / Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Әлмәт шәһәре Татарстан Республикасы “Баланың сәләтен үстерү үзәге - 46 нчы “Көл кызы” балалар бакчасы”
Визитная карточка
| Адрес: | 423451 Республика Татарстан г.Альметьевск ул.Герцена д.96а |
| Телефон: | +7(855)-332-38-40 |
| E-Mail: | Zolushka.46@tatar.ru, zolushka-46@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "ЦРР - д/с № 46 "Золушка" |
| Руководитель: | Якупова Елена Анатольевна |
| Год основания учреждения: | 2011 |
| У нас учатся: | 285 детей |
| У нас учат: | 27 педагогов |
Новости детского сада № 46 "Золушка"
Сабантуйга килегез, күңел ачып китегез!
Опубликовано: 10.06.2026Сабантуйга килегез,
Күңел ачып китегез!
10 - чы июнь көнне "Баланың сәләтен үстерү үзәге “46 - нчы "Көл кызы" балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме узды. Бәйрәмне музыка җитәкчеләре Гимранова Г.Ш. һәм Галиева Н.Р. алып бардылар. Тәрбиячеләр уздыру барышында зур булышлык күрсәтте – милли уеннар, эстафеталар оештырдылар. Ә балалар исә бәйрәмдә барысы да активлык күрсәтте: кайсы җырлады, кайсы бик тырышып биеде. Бәйрәм барышында җыр, биюләр тынмады. Матур шигырьләр тагы да яңгырады. Татар халкының яратып уйнала торган уеннарында һәр бала бик теләп катнашты. Бәйрәм гөрләп торды.
Милли бәйрәмебездә Сабантуй турында татар эстрадасы җырчыларының җырлары, күңелле музыка, бию көйләре яңгырады. Алар һәр баланың һәм зурларның күңеленә хуш килде.Тәрбиячеләр балаларны оештыру, кызыксындыруда, бәйрәм турында алган белемнәрне системалаштыруда зур өлеш керттеләр.
Бакчабызда халкыбызның йолаларын, гореф – гадәтләрен өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Ана теле – татар телен үзләштерүгә һәм камилләштерүгә, аңа мәхәббәт тәрбияләүгә, сөйләм телен, иҗади сәнгатьне үстерү, аралашу культурасы тәрбияләүне без эшебездә иң төп максат итеп куябыз.
Алдагы бурыч итеп тагын да матурырак бәйрәмнәр оештыру, балаларның белемнәрен тирәнәйтү һәм гомумиләштерүне күздә тотабыз

К списку новостей










