Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Алпаровская средняя общеобразовательная школа Алькеевского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422877, РТ, Алькеевский район, с.Старое Алпарово,ул. Центральная, д. 1. |
| Телефон: | +7(843)-467-25-48 |
| E-Mail: | Salpar.Alk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Алпаровская СОШ |
| Руководитель: | Гатауллин Раиль Мударисович |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 34 учащихся |
| У нас учат: | 13 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Алпаровская средняя общеобразовательная школа Алькеевского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Ата-аналар җыелышы. 05.12.2014

Ата-аналар җыелышы узды.
-
3 декабрь -Билгесез солдат көне. 03.12.2014

Бөек Ватан сугышының 70 еллыгын каршылау уңаеннан 3 декабрь - Билгесез солдат көне буларак искә алу кичәсе үтте. Авыл китапханәчесе Люзия Мидхәтовна белән очрашу булды. Үзенең чыгышында Бөек Ватан сугышында катнашкан, авылыбызда исән-сау булган сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре турында искә алды. Сугышлар булмавын, өлкәннәргә ихтирамлы булуны теләде. Кичәне дәвам итеп тарих укытучысы Гатауллин Рафаэль Әхәтович үзенең чыгышында Билгесез солдат, алар өчен куелган һәйкәлләр, күп авылдашларының хәбәрсез югалуы турында эчтәлекле итеп чыгыш ясады.
-
Итоговое сочинение в 11 классе. 03.12.2014 Идет итоговое сочинение в 11 классе.

-
Әниләр көнен бәйрәм иттек. 28.11.2014 Ана-бөек исем,нәрсә җитә Ана булуга, Аналарның бөтен матурлыгы, бөтен күрке Ана булуда. Әниләр көнен зурлап бәйрәм иттек. Чакырылган әниләр күбесе килде, балалары катнашында әзерләнгән концерт программасын карадылар. Бәйрәм җыр , биюләр белән үрелеп барды.Әниләр рәхәтләнеп ял итеп, кунак булып, рәхмәт әйтеп таралышты.

-
Авыл китапханәсендә китапханә дәресләре үтте. 24.11.2014 Алпар авылы китапханәсенә Айсылу Гарифулловна җитәкчелегендә башлангыч сыйныф укучылары китапханә дәресләре үтте. Дәресне Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел тулу уңаеннан китапханәче Люзия Мидхәтовна әзерләде.Башлангыч сыйныф укучылары бик рәхәтләнеп кирәкле мәгълүмат алдылар, ял иттеләр, үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр.1 нче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеген кулларына алдылар,укып һәм рәсемнәрен карадылар. Китапханәче балалар күңелендә Ватанга, туган нигезгә, ата- анага мәхәббәт тәрбияләргә тырышты.

-
ОГЭ по русскому языку. 22.11.2014 Сегодня 9 класс сдает ОГЭ по русскому языку. Ребята, желаем успехов!

-
Сәламәтлек театры. 21.11.2014 "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында 5-11 нче сыйныф укучылары катнашында сәламәт яшәү рәвешен чагылдырган театральләштерелгән күренешләр куелды.6 нчы сыйныф укучылары катнашында күрсәтелгән "Сәламәтлек аланында" театры бик уңышлы килеп чыкты.

-
Сыйныф сәгате " Сәламәтлек безнең кулда" 18.11.2014 "Спорт- зарарлы гадәтләргә каршы" акция кысаларында башлангыч сыйныфлар сәламәтлек юнәлешендә ачык сыйныф сәгатьләре күрсәтте.1 нче сыйныф укучылары дөрес туклану, көндәлек режимны төгәл үтәү, юлларда игътибарлы булу турында әңгәмә кордылар.2-4 нче сыйныфларда "Сәламәтлек культурасы " турында эчтәлекле әңгәмә булды.

- Фән олимпиадаларының муниципаль этабы башланды. 17.11.2014
- Математикадан диагностик тест. 15.11.2014 9 нчы сыйныф укучылары өчен математика фәненнән диагностик тест үткәрелде.









