Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Подлесношенталинская основная общеобразовательная школа Алексеевского муниципального района Республики Татарстан / Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының Урманасты Шынталысы төп гомуми белем бирү мәктәбе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422904, Республика Татарстан, Алексеевский муниципальный район, село Подлесная Шентала, улица Габдуллы Тукая, дом 19 |
| Телефон: | +7(843)-414-10-09 |
| E-Mail: | Spdl.Alx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Подлесношенталинская ООШ |
| Руководитель: | Галеева Эндже Марсовна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 16 обучающихся и 6 воспитанника |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Новости "Подлесношенталинской основной общеобразовательной школы"
«Казан - 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы»
Опубликовано: 17.04.2026«Казан - 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы»
Казан 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы булачак. Мондый карар Согуд Гарәбстанының Җиддә шәһәрендә узган ислам дөньясы мәдәният министрларының XIII конференциясендә кабул ителде (2025 елның 12-13 феврале).
Шул уңайдан мәктәбебездә «Казан - 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы» дигән бердәм дәрес уздырылды. Укучылар әлеге елга бәйле булган вакыйгалар планы белән таныштылар, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның бу чараларның тиешле югарылыкта үткәреләчәге турындагы фикерләрен тыңлап, шундый нәтиҗә ясадылар: Казанга Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусы бирү халыкара хезмәттәшлеккә, тәҗрибә уртаклашуга һәм төрле мәдәниятләр һәм цивилизацияләр арасында элемтәләрне ныгытуга яңа мөмкинлекләр ачачак.
Ислам мәдәнияте музеена виртуаль экскурсия укучыларда зур кызыксыну уятты. Ислам мәдәнияте музее — «Казан Кремле» музей-тыюлыгының музей бүлекчәләренең берсе. Музей Казан Кремле территориясендә урнашкан Колшәриф мәчетенең аскы катында урнашкан[. Музей 2006 елның 21 февраленнән эшли. Ул Россиядә Идел буе һәм Урал буе төрки-татар халыкларының ислам тарихына һәм мәдәниятенә багышланган бердәнбер музей.
К списку новостей













