Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423765, РТ, Актанышский район, дер. Верхнее Яхшеево, ул. Новая, д. 18 |
| Телефон: | +7(855)-525-96-34 |
| E-Mail: | V.yahsheevskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнеяхшеевская ООШ" |
| Руководитель: | Саматов Азат Наизович |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 17 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 161 162 163 164 ( 165 ) 166 167 168 169 170 >>
-
Халык ара конкурс уен "Кенгуру"
21.05.2016
17 март көнне Актаныш мәктәпләрендә халыкара конкурс-уен "Кенгуру" узды.Югары Яхшый мәктәбеннән 12 укучыга сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Котлыйбыз! 20.05.2016

Республикакүләм "Тукай безнең күңелләрдә" иҗади конкурста 2нче сыйныф укучысы Шәрифуллина Наилә 1 урын, 4 нче сыйныф укучысы Рахматуллина Алинә 3 урын, 3 нче сыйныф укучысы Солтанова Нәзилә катнашучы дипломына ия булдылар. Укытучылары: Нәбиуллина Д.Ф. , Шайхуллина С.Р. Котлыйбыз!
-
Бөтенроссия тикшерү эшләре дәвам итә 19.05.2016

Бүген мәктәпнең 4 класс укучылары әйләнә-тирә дөнья фәненнән Бөтенроссия тикшерү эшләре башкаралар. Барлык укучыларга да уңышлар телибез!
-
Методик берләшмә утырышы 19.05.2016

2016 нче елның 19 маенда Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбендә гуманитар фәннәр методик берләшмәсенең утырышы узды. Утырышның максаты: ел йомгаклары,тәҗрибә уртаклашу, методик табышлар һәм аларның белем бирү процессында кулланылышы. Утырышта төрле проблемалар күтәрелде һәм бу темалар буенча укытучылар Нәбиева Г.Ф., Зигангирова З.Ә., Нуриахметова З.И. чыгыш ясадылар.
-
Имтиханга әзерлек 19.05.2016

Тиздән чыгарылыш имтиханнары башлана. Югары Яхшый мәктәбендә график нигезендә рус теле, математика һәм сайлап алынган фәннәр буенча консультацияләр үткәрү дәвам итә.
-
Диләрә Фидаел кызын һәм Светлана Риф кызын котлыйбыз! 19.05.2016

Башлангыч сыйныф укытучылары Чаллы пед.институты оештырган "ФГОС ны тормышка ашырам" бөтенрәсәй конкурсында катнашып призлы урыннар яуладылар. Нәбиуллина Диләрә Фидаел кызы III урын, ә Светлана Риф кызы лауреат дипломына лаек булдылар. Укытучыларыбыз 20,21 нче майда үтәчәк котлаулар тантанасына чакырылдылар. Уңышлар телибез!
-
19 нчы май Пионерлар көне! 19.05.2016

-
“Табигатьне саклагыз” 17.05.2016

17 нче май көнне Югары Яхшый мәктәбендә укучылар белән “Табигатьне саклагыз” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында укучылар табигатебез, аның байлыклары һәм аларны саклау, яшелләндерү турында сөйләштеләр. Ахырдан табигатьне саклау – безнең изге бурычыбыз дигән нәтиҗә ясалды.
-
Бөтенроссия тикшерү эшләре 17.05.2016

4 нче сыйныфларда бөтенроссия тикшерү эшләре дәвам итә. Бүген укучыларыбыз математика фәне буенча тест биремнәре үтәде.
-
Биология һәм химия укытучыларының шәхси сайтлары конкурсы нәтиҗәләре. 17.05.2016

Конкурста Югары Яхшый мәктәбе укытучысы Сибатова Рәзилә Ринас кызы да катнашты. Хезмәттәшебез 2 урын яулады. Котлыйбыз!









