Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Новости Тлякеевской ООШ
“Әнием, син – изге фәрештә” кичәсе
Опубликовано: 01.12.2014“Әнием, син – изге фәрештә” кичәсе
29 нчы ноябрь көнне башлангыч класс укытучысы Мусина Гөлнара Миркасыйм кызы 1,3 класс укучылары һәм аларның әниләре белән Әниләр көне уңаеннан “Әнием, син – изге фәрештә” дип исемләнгән кичә уздырды. Кичәнең беренче өлешендә балалар әниләренә булган ярату, хөрмәт хисләрен шигырьләр аша белдерделәр, нәни куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар. Икенче өлештә әниләргә иң-иңнәр икәнлекләрен раслар өчен, балалар белән төрле уеннарда катнашырга туры килде. Алар мәкальне дәвам итү, балалар биргән сорауларга җавап бирү, күзләрен бәйләгән килеш үз баласын уч төбеннән тану, күзләрен бәйләгән килеш балаларына йогурт ашату кебек бәйгеләрдә сынатмадылар. Кичә әниләр пешереп алып килгән тәмле әйберләр белән табын янында чәй эчү белән тәмамланды. Балалар һәм әниләр күңелле ял иттеләр. Әниләрнең һәрвакыт күтәренке күңелле, бәхетле, сәламәт булуын телибез!
К списку новостей










