Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Новости Тлякеевской ООШ
Ата-аналар җыелышы
Опубликовано: 10.11.2014Ата – аналар җыелышы
5 нче ноябрь көнне мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мусина Гөлнара Миркасыйм кызы ата-аналарга “Балалар һәм яшүсмерләр арасында суицидны кисәтү” темасына чыгыш ясады. Ул презентация кулланып балаларның суицидка тартылу яшен, сәбәпләрен аңлатты һәм моны кисәтү өчен педагоглар һәм ата-аналарга нишләргә кирәклеген сөйләде. Аннан укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Саматова Г.Д. ата-аналарны 1 чирек нәтиҗәләре белән таныштырды. Теләкәй авылы фельдшеры Галимҗанова Л.Р. әти-әниләрне мәктәптә булып узган медицина күзәтүе нәтиҗәләре белән таныштырды, киңәшләрен бирде. Педагог-китапханәче Миргалимова Э.В. ата-аналарга 2015 нче елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылырга кирәклекне искәртте. Соңыннан мәктәп директоры Ахметов Р.Х. мәктәпкә кергән ремонт, ремонтланачак объектлар хакында сөйләде. 2 чирек дәвамында һәр ата-анага баласының дәресен тыңлауны бурыч итеп куйды. Уку елына яңа ата-аналар комитеты сайланды. Ата-аналар җыелышлары классларда дәвам итте.
К списку новостей










