Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Новости Тлякеевской ООШ
Туган тел көне
Опубликовано: 21.02.2019
Бүген дәресләрдән соң татар теле укытучысы Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы мәктәп күләмендә Туган тел
көне үткәрде. Кичә барышында туган телнең әһәмияте, байлыгы турында аңлатылды. Залда утыручылар
арасында әйтемнәрне дәвам итү, телгә бәйле сорауларга җавап бирү буенча бәйге оештырылды. Соңыннан
башлангыч класс укучылары ятлаган шигырьләрен тамашачылар каршына чыгып сәнгатьле итеп сөйләделәр.
Кичәне район күләмендә үткәрелгән конкурсларда уңышлы чыгыш ясаган укучылар:Иске Җияш башлангыч
мәктәбеннән Миргалимова Зәлия,Теләкәй мәктәбеннән Исмагилова Зәринә, Ногманова Дилә презентация
белән дәвам иттеләр. Зәлия белән Зәринә бик матур итеп җырладылар. Алардан укытучылар да калышмады.
Туган телгә багышланган моңлы җырлары белән Солтанова Гөлчәчәк Сәлах кызы, Миргалимова Эльвира
Вакыйф кызы, Гәрәева Флүсә Сабит кызы тамашачыларны әсир иттеләр. Кичә халкыбызның "Туган тел"
җырын аягүрә басып җырлап тәмамланды. Кичәне үзенең гармун моңнары белән авылыбызның мәшһүр
баянчысы Тимиров Рәсүл Хәмит улы ямьләндереп торды.Кичә бик күңелле үтте.
К списку новостей










