Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
Бәйге/ "Полицейский Дядя Стёпа" 05.05.2022

2022 елның 4 маенда Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге район Мәгариф идарәсе белән берлектә, эчке эшләр органнарында хезмәтнең абруен күтәрү һәм полиция эшчәнлеге турында уңай җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру максатыннан, 6 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар арасында "Полицейский Дядя Стёпа" Бөтенроссия балалар иҗат конкурсының муниципаль этабын үткәрде. Әлеге бәйгедә 2 нче класс укучылары класс җитәкчесе Исламова А.Ф. җитәкчелегендә катнаштылар.
Был проведен Всероссийский конкурс поделок "Полицейский Дядя Стёпа". На муниципальном этапе конкурса приняли участие ученики 2 класса. Классный руководитель Исламова А.Ф.
-
Әтиләр советы утырышы/Заседание совета отцов 28.04.2022

28 нче апрель көнне Актаныш районы Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә Әтиләр советының чираттагы утырышы узды. Чарада район мәгариф бүлеге җитәкчесе Шакирова Р.М, аның тәрбия эше буенча урынбасары Мусина Г.М., методист Зиннурова Р.Р., мәктәп директорлары һәм Әтиләр советы җитәкчеләре катнашты. Утырыш эшлекле формада үтте.
Кунак буларак, ялгызы ике бала тәрбияләп үстергән әти - Такталачык табиблык амбулаториясе җитәкчесе, гомумпрактика табибы, табиб-нарколог, атказанган табиб Минхуҗин Ленар Сәүбән улы, лаеклы ялдагы мөгаллим, музыка җанлы шәхес Фәйрушин Камил Батырхан улы катнашты.
Кунакларны укучылар әтиләре турында язылган шигырьләре белән каршы алды. Шулай ук сәнгать мәктәбе филиалының рәсем бүлегендә шөгыльләнүче балалар иҗатына багышланган күргәзмә эшләде. Үз һөнәрләренең остасы булган әтиләрнең хезмәтләрен бәяләп бирелгән мактау һәм рәхмәт хатлары, оста куллы әтиләр ясаган җиһаз-предметларны туплап әзерләнгән күргәзмә дә беркемне дә битараф калдырмады. Якташыбыз М.Мутин исемендәге музейда кунакларны укучыларыбыз тематик чыгышлары белән каршы алды.
Такталачык Әтиләр советы рәисе Әюпов Айнур Шамил улы әтиләр һәм балалар, мәктәп белән берлектә алып барылган эшкә анализ ясады. Мәктәптә тәрбия эшен оештыруны чагылдырган видеоязма каралды. Чара Әтиләр советының күчмә символын тапшыру һәм күмәк фотога төшү белән тәмамланды.
-
Дәрестән тыш эшчәнлек/ Внеурочка 28.04.2022

2 нче класс укучылары, дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында, яз аенда туган классташларының туган көн кичәсен уздырды. Кызыклы уеннар укучыларга ошады. Класс җитәкчесе Исламова А.Ф.
Во 2 классе был организован день именинника.
-
Дәүләт символикасы/25 апреля - Единый день поднятия государственного флага 25.04.2022

Сегодня для обучающихся день начался с торжественной церемонии поднятия государственного флага нашей страны. Ведь 25 апреля — единый день поднятия флага РФ.
Данную инициативу предложил представитель молодёжного детского центра «Артек» в рамках видеоконференции, и ее поддержал президент России Владимир Владимирович Путин.
Каждое государство имеет свои государственные символы, это знаки его суверенитета — герб, гимн и флаг. Символы государства – это и история страны и ее сегодняшний день. Они выражают особенности исторического пути страны и ее отличия от других стран.
Одним из важнейших государственных символов нашей России является государственный флаг.
-
Тукай әсәрләренә нигезләнеп кул эшләре/ По произведениям Тукая 23.04.2022

2 нче класс укучылары Тукай әсәрләренә нигезләнеп кул эшләре әзерләделәр. Класс җитәкчесе Исламова А.Ф.
Ученики 2 класса сделали поделки по произведениям Тукая.
-
Экояз. Шимбә өмәләре башланды/Субботник 23.04.2022

"Экояз-2022" акциясе кысаларында шимбә өмәләре башланды.
В рамках акции "Эковесна-2022" начались субботники.
-
Яшь ЮИДчылар көч сынашты/Безопасное колесо 23.04.2022

Яшь ЮИДчылар 21 нче апрель көнне "Хәвефсез көпчәк" бәйгесендә көч сынашты.
Отряд ЮИД участвовал на конкурсе "Безопасное колесо".
-
Рәхмәт хаты/ "Территория закона" 23.04.2022

Республикакүләм "Закон территориясе" бәйгесенең район этабында актив катнашкан өчен мәктәп коллективы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Наша школа награждена Благодарственным письмом за вклад в профилактику правонарушений среди учащихся образовательных учреждений. Поздравляем коллектив школы!
-
"Тукайны укыйбыз" II республикакүләм конкурс/II республиканский конкурс "Читаем Тукая" 23.04.2022

Педагог Вәлиева Ильмира Мәгъсүм кызы җитәкчелегендә 4 нче класс укучысы Гайсина Чулпан, 5 нче класс укучысы Мингазова Алинә, 8 нче класс укучысы "Тукайны укыйбыз" II республикакүләм конкурсының "Вокал" номинациясендә катнаштылар. Аларга уңышлар телибез.
Ученицы Гайсина Ч.(4 кл), Мингазова А.(5 кл), Гайсина А.(8 кл) участвуют на II республиканском конкурсе "Читаем Тукая" в номинации "Вокал". Руководитель Валиева И.М.
-
Рус теленнән КФУ олимпиадасы/Олимпиада КФУ по русскому языку 23.04.2022

Рус теленнән КФУ олимпиадасының интернет-турында 8 нче класс укучылары Шагалиева З., Шарифзянова Г., Гайсина Ә., Газетдинова Г. катнашты. Укытучы Шәемова А.М.
На интернет-туре олимпиады КФУ по русскому языку участвовали ученицы 8 класса. Руководитель Шаемова А.М.










