Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
Якташ галим белән эчтәлекле очрашу/Профориентация обучающихся 05.09.2019

5 сентябрь көнне мәктәпнең актлар залында якташыбыз, физика-математика фәннәре кандидаты Нургалиев Ильдус Саетгали улы белән эчтәлекле очрашу узды. Очрашу барышында галим укучыларга һөнәр сайлауда юнәлеш бирерлек киңәшләрен җиткерде, укучыларның һәм укытучыларның кызыклы сорауларына җавап бирде. Әңгәмә барышында сорау-җаваплар рус, татар, инглиз телләрендә бирелде.
5 сентября в школе состоялась встреча с кандидатом физико-математических наук, доцентом РГАУ-МСХА имени К.А. Тимирязева, Ильдусом Саетгалиевичым Нургалиевым. И.С.Нургалиев – выпускник нашей школы. Встреча была организована с целью профориентации обучающихся. Во время мероприятия учащиеся и учителя задали интересующие себя вопросы. И.С.Нургалиев свободно владеет тремя языками, поэтому участники встречи смогли задать вопросы на татарском, русском, английском языках.
-
Укучылар сәламәтлеге - беренче планда/Здоровье детей в наших руках 04.09.2019

4 сентябрь көнне Такталачык табиблык амбулаториясе һәм Актаныш үзәк поликлиникасы хезмәткәрләре белән берлектә укучыларның сәламәтлеге торышы тикшерелеп, манту прививкасы ясалды. Сентябрьнең икенче атнасында гриппка каршы прививка ясау планлаштырыла.
4 сентября, совместно с медицинскими работниками Актанышской ЦРБ и Такталачукской врачебной амбулатории,организовали медицинский осмотр обучающихся и сделали прививку манту. Во второй неделе сентября планируется прививка от гриппа.
-
Яңа уку елын башладык/ Новый учебный год 01.09.2019

Мәктәбебездә быелгы кыңгырау чыңын 77 укучы ишетте. Аларның җидесе Белем көне уңаеннан оештырылган тантанада тәүге тапкыр катнашып, бүгеннән “укучы” дигән яңа статуска ия булды. Быелгы беренчеләрне үз канаты астына Ралена Ринат кызы Имамова кабул итеп алды. Мәктәп балаларга белем һәр тәрбия бирәчәк педагогик кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән. Бу уку елында 15 укытучы хезмәт куя. Җирлек җитәкчелеге катнашкан бәйрәм чарасында мәктәп директоры Алмаз Хаҗиев башлангыч сыйныфлар укытучысы Зөлфия Шәемовага Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Шул рәвешле Такталачык мәктәбендә уку елының тәүге көне тынгысыз хезмәтнең матур нәтиҗәләрен барлаудан башланды. Күркәм традициягә тугры калып, быел да педагогик составны һәм укучыларны бәйрәм белән котларга җирлек башлыгы Илһам Шәмсунов, “Таң” хуҗалыгы җитәкчесе Рафис Миңнеханов, авыл имамы Шәфик Хәбибуллин, Такталачык дәвалану амбулаториясе мөдире, гомумгамәли табиб Ленар Минхуҗиннар килгән иде. Алар укучыларга яңа уку елында уңышлар теләп, беренче сыйныфка аяк басучы нәниләргә бүләк-күчтәнәчләрен тапшырды. Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучыларның берничә авыл җирлегеннән килеп укулары белән үзенчәлекле. Быел биредә 4 җирлекнең сигез авылыннан (Мәсәде, Бурсык, Чалманарат, Гәрәй, Такталачык, Әҗмәт, Түмерҗә, Уразай) балалар белем ала. “Таң” ҖЧҖ җитәкчесе Рафис Фәрих улы быел да белем бирү йортын акчалата сертификат белән сөендерде. Ул укытучылар составына, укучыларга рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен дә җиткерде. Рафис Миңнеханов хуҗалык белән мәктәпнең шактый еллар аңлашып, ярдәмләшеп эшләвен билгеләп үтеп, киләчәктә дә хезмәттәшлекнең дәвамлы булачагына ышандырды. Бәйрәм җыр-моң белән сугарылган бик тә җылы атмосферада үтте. Чарага лаеклы ялдагы укытучылар, техник хезмәткәрләр һәм, әлбәттә, әти-әниләр дә чакырулы иде. Белем бәйрәмен Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе зур әзерлек белән каршы алды. Укучыларны сәламләгән кыңгырау моңы да алар өчен бик тансык иде. Җәй буе күрми торган укытучы абый-апаларны балалар чәчәк гөлләмәләренә күмде – шул рәвешле укучылар укытучыарына хөрмәт билгесе күрсәтте.
Мәгълүмат Актаныш-информ сайтыннан алынды. Фотоларны түбәндәге ссылка аша кереп карарга мөмкин: http://aktanysh-rt.ru/news/tema-dnya/kygyrau-chyy-balachak-yry-taktalachyk-mktbend-77-ukuchy-belem-knen-karshylady-fotomizgellr
-
Яңа уку елына әзерлек / Подготовка к новому учебному году 08.08.2019

Мәктәпне яңа уку елына әзерләү мәктәп коллективының күмәк көче белән башкарыла: ремонт эшләре, мәктәп яны тәҗрибә участогында, мәктәп яны территориясендә эш дәвам итә.
-
Укучыларыбыз иҗаты "Көмеш кыңгырау" газетасы битләрендә 01.07.2019

Укучыларыбызның иҗат җимешләре "Көмеш кыңгырау" газетасы битләрендә дөнья күрде.
-
Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе секция утырышы/Секционное заседание республиканского августовского совещания работников образования и науки РТ 28.06.2019

28 июнь көнне Казан шәһәренең 35 санлы лицей - "Галактика" белем бирү үзәгендә мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең секция утырышы узды. Директорларның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары өчен оештырылган киңәшмә өлешендә безнең мәктәптән Гайсина Л.Ф. катнашты.Киңәшмә "Татарстан республикасында тәрбия системасы: традицияләр һәм заман таләпләре" темасы астында узды.
Секционное заседание республиканского августовского совещания работников образования и науки РТ прошел на базе образовательного центра "Галактика" (лицей № 35) по теме "Система воспитания в РТ:традиции и вызовы современности".
-
Видеоконференция/ Безопасная образовательная среда: актуальные вопросы 27.06.2019

27 июнь көнне директорларның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары видеоконференциядә катнашты.
Заместители директоров по ВР участвовали на видеоконференции по теме "Безопасная образовательная среда: актуальные вопросы".
-
Чыгарылыш кичәсе/В добрый путь и в добрый час, выпускной девятый класс 25.06.2019

25 июнь көнне 9 нчы классны тәмамлаучы кызлар һәм егетләргә белем турында беренче рәсми документ - өлгергәнлек аттестаты тапшырылды. Чарада әти-әниләр, фән укытучылары катнашты.
8 выпускников 9 класса получили первый официальный документ об образовании.
-
Мәктәп яны лагеры үз эшен тәмамлады/Пришкольный лагерь завершил работу 22.06.2019

Җәйге мәктәп яны лагеры үз эшен тәмамлады. Балаларны озатыр алдыннан район үзәгендәге паркларга сәяхәт оештырылды. Лагерьга йөрүче балаларга күчтәнәч пакетлары әзерләнде. Җәйге каникуллар имин узсын.
Летний пришкольный лагерь завершил свою работу. Перед закрытием лагеря учащиеся побывали в парках района.
-
Имтиханнар тәмамланды/Экзамены позади 11.06.2019

Имтиханнар тәмамланды. Укучылар барлык имтиханнарны да уңышлы тапшырып, белемнәре турында беренче рәсми документларны алырга әзерләнәләр.
Экзамены позади. Все учащиеся успешно сдали экзамены и с нетерпением ждут первый официальный документ об образовании.










