Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Халыкара укытучылар көне/Международный день учителя 05.10.2020

5 октябрьдә Россиядә генә түгел, дөньяның күп илләрендә Халыкара укытучылар көнен билгеләп үтәләр. Әлеге бәйрәм көнне мәктәбебездә укытучыларны җыр-музыка, шигъри юллар, чәчәкләр бәйләмнәре каршы алды. Профсоюз комитеты, балалар оешмасы, 1-9 нчы класс укучылары мөгаллимнәренә җылы котлау сүзләрен җиткерделәр.
Самые теплые и искренние поздравления с Днем учителя! Желаем вдохновения, терпения, искренних улыбок учеников, благодарности от родителей. Пускай вдохновенно начинается каждый новый день. Будьте здоровы, дорогой учитель, наставник, мудрый советчик. Спасибо за знания, опыт и душевное тепло.
-
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында "Яраткан әбиемә/бабама бүләк" акциясе/ Мероприятия в рамках Дня пожилых" 05.10.2020

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында "Яраткан әбиемә/бабама бүләк" акциясе старт алды. Әлеге акция кысаларында укучылар әби һәм бабайларына үз куллары белән әзерләгән бүләкләрне тапшыралар. Беренче бүләкләрне 2 нче класс укучылары әзерләп өлгерде.
В рамках декады пожилых людей, учащиеся 1-4 классов готовят подарки своими руками для своих бабушек и дедушек.
-
Район күләмендә Укытучылар көне/День Учителя 05.10.2020

Актанышта укытучылар бәйрәме үтте. Әлеге чарага Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Айдар Галимов та чакырылган иде. Укытучы көне-үзенчәлекле җылы бәйрәм. Чөнки аны мәктәп бусагасын атлап кергән һәркем билгеләп үтә. Шул уңайдан, 3 октябрь көнне Актаныш бүләк базасында бик матур чара булды.Ул үзенчәлекле башланып китте. Ничәмә-ничә еллар балаларга белем бирүдә хезмәт куйган ветеран укытучыларны искә алу бәйрәмне тулыландырып, баетып җибәрде.Укытучылар бәйрәмен башлап, район башлыгы Энгель Фәттахов педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, киләчәк эшләрендә уңышлар теләде. Әлеге чарада һөнәри бәйгеләрдә югары күрсәткечләргә ирешкән мәгариф хезмәткәрләренә бәйрәм сәхнәсеннән тәбрик сүзләре яңгырады. Мәктәбебезнең инглиз теле укытучысы Гайсина Лилия Фәнил кызы Актаныш муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Беренче класста "Олыласаң олыны - олыларлар үзеңне" темасына класс сәгате/ Классный час в первом классе, посвященный ко Дню пожилых 05.10.2020

Беренче класста өлкәннәр ункөнлеге кысаларында "Олыласаң олыны - олыларлар үзеңне" темасына класс сәгате үтте.
5 октября был проведен классный час в первом классе, посвященный ко Дню пожилых.
-
Өлкәннәргә игътибарлы һәм ихтирамлы булыйк/Подарим заботу и внимание старшему поколению! 05.10.2020

3 нче класста тәрбия сәгате "Өлкәннәргә игътибарлы һәм ихтирамлы булыйк!" девизы астында узды.
Подарим заботу и внимание старшему поколению!
-
1 нче октябрь - Өлкәннәр көне/Ко дню пожилых 02.10.2020

1 нче октябрь - Өлкәннәр көне уңаеннан чаралар башланып китте. Класс җитәкчеләре, укучылар белән бергәләп, лаеклы ялдагы өлкәннәребезнең өйләрендә булып, бәйрәм котлауларын җиткерделәр.
1 октября по традиции отмечается добрый и теплый праздник – День пожилого человека.В этом году Декада пожилого человека проходит в измененном формате. Несмотря на введение ограничений, продолжается системная работа с ветеранами и пенсионерами. В рамках декады классные руководители вместе с учащимися посетили учителей-пенсионеров и техработников.
-
Өлкән яшьтәге хезмәттәшләребезне бәйрәм белән котлыйбыз/ С праздником 02.10.2020

Лаеклы ялда булуларына карамастан, бүгенге көндә дә үз хезмәтләрен тиешенчә, җиренә җиткереп башкаручы китапханәче Нургатина Ләйлә Индус кызына, пешекче Хәсәнова Ләйсән Риф кызына, техник хезмәткәр Акрамова Рәмилә Фәтхелбаян кызына бәйрәм котлауларын җиткердек.
Поздравили наших сотрудников с Днем пожилого человека.
-
Дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында квест-уен/Квест-игра в рамках внеурочной деятельности 02.10.2020

1 нче октябрь көнне, дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында, 5-9 нчы класс укучылары өчен саф һавада квест-уен оештырылды. Уен барышында укучылар махсус әзерләнгән карта буенча контроль пунктларда - фән тукталышларында кызыклы практик биремнәр чиштеләр. Квест математика тукталышыннан башланып китте. Биредә укучылар көндәлек тормышта очрый торган күренешләр буенча мәсьәләләр чиштеләр. География тукталышында укучылар азимут билгеләделәр, масштаб буенча карта ярдәмендә ераклыкны үлчәделәр. Биология тукталышында схема белән эш, викторина сорауларына җавап бирү оештырылды. Тарих тукталышында кызыклы сорауларга җавап биреп, телләр тукталышына күчтеләр. Татар, рус, инглиз теле тукталышларында тәрҗемә, грамматика, сүз төзелеше кебек биремнәрне үтәделәр. Иң кызыклы, иҗади тукталыш - рәсем тукталышында укучылар көзге табигатьне рәсемгә төшерделәр. Шул арада класслар медицина буенча сорауларга җавап бирделәр.
1 октября была проведена квест-игра в рамках внеурочной деятельности для учащихся 5-9 классов.
-
"Яшәү рәвеше - сәламәтлек"/"Стиль жизни - здоровье" 30.09.2020

"Яшәү рәвеше - сәламәтлек" бәйгесенең муниципаль этабына видеоролик, буклет һәм плакатлар әзерләнде.
На основании письма Департамента государственной политики в сфере защиты прав детей от 08.04.2020 № 07-2604 «О направлении Всероссийского конкурса «Стиль жизни – здоровье!2020» и письма Министерства образования и науки Республики Татарстан от 10.04.2020 № 4354/20 об организации проведения Всероссийского конкурса социальной рекламы в области формирования культуры здорового и безопасного образа жизни «Стиль жизни – здоровье!» в целях повышения эффективности профилактики аддиктивного поведения среди обучающихся образовательных организаций, внедрения современных форм и методов просвещения, обновления наглядно-методического инструментария профилактической деятельности по формированию культуры здорового и безопасного образа жизни и повышения воспитательного потенциала образовательных организаций, проходит муниципальный этап конкурса "Стиль жизни - здоровье".
-
Ф.Ш.Шәемов призына көзге кросс\Осенний кросс 27.09.2020

Район үзәгендә СССРның җиңел атлетика буенча спорт остазы, РСФСРның халыклар Спартакиадасында марафон Чемпионы, 1975 нче елда СССРның иң көчле 25 җиңел атлетлар санына кергән Ф.Ш.Шәемов призына уздырылган кросста укучыларыбыз – Шагалиева З., Газетдинова Г., Зарипов А., Таймасов Р. катнашты. Шагалиева З. - 3 нче урын алды.Команда гомуми 4 нче урында. Укытучы - Исламов И.Р.
26 сентября команда наших учащихся участвовала на осеннем кроссе.










