Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
Рус теленнән имтихан/ Устная часть экзамена по русскому языку 10.02.2021

Рус теленнән имтиханның сөйләм өлешен 9 нчы класс укучылары 10 нчы февраль көнне мәктәбебез базасында тапшыра.
Устную часть экзамена по русскому языку учащиеся нашей школы сдают 10 февраля на базе нашей школы.
-
Мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы/Спартакиада педагогических работников 08.02.2021

6 февральдә Актаныш районында мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спорт төрләре буенча спартакиадасы узды.
Физик культураны пропагандалау, спортны популярлаштыру һәм физкультура-спорт эшен көчәйтү максатларында,
Катнашучылар иң әүвәл Бүләк чаңгы юлында җитезлекне сынадылар. «Лачын» боз-спорт сараенда шорт-трек, «Дулкын» бассейнында йөзү буенча ярыштылар. Ә бәйгеләрнең иң күңеллесе «Батыр» спорт-сараенда дәвам итте. Биредә мәгариф хезмәткәрләре бадминтон, өстәл теннисы, гер күтәрүдә көч сынашты.
Актаныш районы Башкарма комитетының социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева югары нәтиҗәләргә ирешкән мәгариф хезмәткәрләрен диплом, медаль һәм кубоклар белән бүләкләде.
-
Әлифба бәйрәме/ Праздник алфавита 05.02.2021

Беренче класс укучыларының Әлифба бәйрәме 5 нче февраль көнне үтте. Чарага саклык чараларын күреп, тиешле шартларны үтәп, әти-әниләр чакырылды. Балаларның чыгышы җыр-биюләр, уеннар белән үрелеп барды. Укучыларга белем илендәге тәүге җиңүләре белән котлап, мәктәп дирекциясенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Чараны башлангыч класс укытучысы Исламова А.Ф. оештырды.
Праздник алфавита для первоклассников состоялся 5 февраля.
-
"Йолдызлык-2021" /Фестиваль детского творчества "Созвездие-2021" 05.02.2021

"Йолдызлык-2021" балалар иҗат фестиваленең беренче этабы мәктәбебез базасында 3 нче февраль көнне узды. Уңышлы номерлар финалга сайлап алынды. Әлеге чыгышлар 8-9 нчы февраль көннәрендә район мәдәният йортында каралачак. Укучыларны әзерләгән остазларына зур рәхмәтебезне белдерәбез, алдагы этапта уңышлар телибез.
Первый этап фестиваля детского творчества "Созвездие-2021" состоялся 3 февраля. Следующий этап состоится 8-9 февраля. Желаем успехов.
-
Укучыбыз -физик тәрбия фәненнән олимпиаданың Республика этабы призеры/ Призер республиканского этапа олимпиады по физической культуре
29.01.2021
7нче класс укучысы Шагалиева Зилия -физик тәрбия фәненнән олимпиаданың Республика этабы призеры булды.
С 25 по 28 января на базе оздоровительно–образовательного комплекса «Дуслык» Республиканского олимпиадного центра Министерства образования и науки РТ прошёл заключительный этап республиканской олимпиады по физической культуре для учащихся 7-8 классов общеобразовательных организаций Татарстана.
В олимпиаде приняли участие 130 школьников из 32 муниципальных образований республики.
Призерами стали 62 школьника из 18 муниципальных образований (Азнакаевский, Актанышский, Альметьевский, Алькеевский, Арский, Бавлинский, Бугульминский, Заинский, Зеленодольский, Кукморский, Лаишевский, Мамадышский, Нижнекамский, Сабинский, Чистопольский, Ютазинский, Казань, Набережные Челны). Среи призеров ученица нашей школы - Шагалиева Зилия- ученица 7 класса. Учитель - Исламов Ильмир Рузилович.
Участников олимпиады оценивало компетентное жюри, в состав которого входили сотрудники профессорско-преподавательского состава Поволжской государственной академии физической культуры, спорта и туризма, Казанского государственного энергетического университета под руководством Леонида Лопатина, доцента кафедры теории и методики гимнастики Поволжской госакадемии физической культуры, спорта и туризма.
-
Батырлык дәресе/Урок Мужества. Ленинградская блокада 29.01.2021

Россия күләмендә 27 январь көнне, үткәннәрне барлау, батырларны искә алу, патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан, "Батырлык дәрес"ләре узды.
1944 елның 27 гыйнвары - Ленинградның камалыштан чыккан көне. Ленинград 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр - 872 көнгә камалышта кала. Анда яшәүчеләр өчен бу үлем исе аңкып торган иң авыр 872 көн була. Зур шәһәрләрне шулай озак саклауга мисаллар хәтта дөнья тарихында да юк. Шәһәрдә 2,5 миллион кеше кала. Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы тарихка халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм геройлыгы эпопеясы булып кереп калды.
Камалышның беренче көннәреннән үк фашистлар шәһәрне вәхшиләрчә бомбага тота башлыйлар. Иң кыены - сугышчыларны һәм шәһәр кешеләрен азык-төлек белән тәэмин итү. Булган запас тиз арада юкка чыга. 1941 елның 2 сентябреннән азык-төлеккә карточкалар кертелә. 1941 елның 25 декабреннән Ленинградта яшәүчеләр: эшләүчеләр - 350 грамм, хезмәткәр, балалар һәм кеше тәрбиясендә булучылар 200 грамм ипи ала башлыйлар. Ашау нормасы биш тапкыр киметелә. Кайгы һәр гаиләгә килә. Әти-әниләренең күз алдында уллары һәм кызлары үлә, балалар ятим кала. Күп гаиләләр тулысы белән үлеп бетәләр. Йортларда, урамнарда, кая карама - үле гәүдәләр, аларны хәтта җирләп тә өлгерә алмыйлар. Әмма бу ленинградлыларны тез чүктерә алмый.
Камалыштагы шәһәрне коткару өчен азык-төлек, корал бердәнбер юл - Ладога күле аша озатыла. Бу - боз каткан күл буйлап узучы данлыклы "Яшәү юлы". Шәһәрдән кешеләрне дә шушы юлдан алып чыгалар. Аннан 152 көн файдаланалар. Нәтиҗәдә йөз меңләгән ленинградлы ач үлемнән йолып калына. Беренче кыштан соң яз җитә. Ул беренчесенә караганда бераз җиңелрәк була. Шәһәр бирешми. Ул үзен геройларча яклый. Шәһәргә ил ярдәм итә.27 января был проведен Всероссийский "Урок Мужества. Ленинградская блокада".
-
Актаныш технологик техникумы вәкилләре белән очрашу/ Профориентационная работа. Встреча с представителями Актанышского технологического техникума 29.01.2021

29 нчы январь көнне 8-9 нчы класс укучылары өчен Актаныш технологик техникумы вәкилләре белән очрашу оештырылды. Уку йорты биргән мөмкинлекләр, өстенлекләр турында җентекләп аңлатылды.
В рамках профориентационной работы, 29 января состоялась встреча для 8-9 классников с представителями Актанышского технологического техникума. Учащиеся были ознакомлены с возможностями и преимуществами данного учебного заведения.
-
Блокада икмәге / Блокадный хлеб 28.01.2021

27 нче январь көнне Россия күләмендә "Блокада икмәге" акциясе узды. Әлеге чарага мәктәбебез укучылары да катнашты. Мәктәп күләмендә класс сәгатьләре узды, күргәзмә оештырылды, ашханәдә үлчәүләр ярдәмендә блокада икмәгенең күләме укучыларга күрсәтелде.
27 января по всей России прошла акция "Блокадный хлеб". Для учащихся была организована выставка, проведены классные часы, в школьной столовой учащиеся взвесили "Блокадный хлеб".
-
Алдынгылар слеты/Диплом III степени по итогам работы за 2020 год 27.01.2021

2020 нче ел нәтиҗәләре буенча төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында югары күрсәткечләргә ирешеп, мәктәбебез Актаныш муниципаль район Башлыгы Э.Н.Фаттахов имзалаган III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
На слете передовиков наша школа награждена дипломом III степени по итогам работы за 2020 год.
-
Татарстан Республикасының беренче президенты М.Ш.Шәймиевнең туган көне уңаеннан класстан тыш чаралар/ Внеурочные занятия, посвященные первому президенту Республики Татарстан М.Ш.Шаймиеву 20.01.2021

Татарстан Республикасының беренче президенты М.Ш.Шәймиевнең туган көне уңаеннан класстан тыш чаралар оештырылды: китаплар күргәзмәсе әзерләнде, классларда тематик чаралар оештырылды.
Внеурочные занятия, посвященные первому президенту Республики Татарстан М.Ш.Шаймиеву были организованы 20 января.










