Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Тат.Ямалы мәктәбенең яңалыклары
Язучылар җыелган җирдә
Опубликовано: 07.10.20187 октябрь көнне якташыбыз, татар драматургы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар һәм Русия театр әһелләре берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Хәбибрахман улы Салихов үзенең гомер бәйрәмен - 60 яшен каршы алды. Актаныш районының атаклы улы юбилей уңаеннан беренче котлауларны үзенең туган туфрагында, газиз районында кабул итте. Данил Хәбибрахман улының туган авылы Кировта башланып киткән иҗат кичәсе район үзәге Актанышта дәвам итте. Якташыбызны иҗатташ дуслары, хезмәттәшләре белән бер сафта Актаныш үзе, аның халкы да тәбрик итте. Әлеге чарада безнең мәктәптән дә мәктәп директоры, тәрбия эшләре буенча урынбасары, китапханәче һәм татар теле укытучысы катнаштылар.
Данил Салиховның иҗат кичәсе гөрләгән Актаныш сәхнәсе бу кичтә тамашачыны җырлатты да, елатты да. Залда утыручылар С.Өметбаев исемендәге Минзәлә һәм Әлмәт дәүләт театрларының данлыклы артистлары аша Киров егете Данил Салиховның әсәрләре белән яшәде, аның эзеннән драматургның тормыш юлын барлады, шул рәвешле якташыбызның күркәм юбилеен бәйрәм итте.
К списку новостей













