Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
"Әнине кочаклыйм"фоточелленджына йомгак ясалды / Подведены итоги фоточелленджа "Обнимаю маму" 25.04.2022

25 нче апрель көнне иртәнге линейкада "Әнине кочаклыйм"фоточелленджына йомгак ясалды. Катнашучылар сертификат белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!
25 апреля на утренней линейке были подведены итоги фоточелленджа "Обнимаю маму". Участники были награждены сертификатами. Поздравляем!
-
"Могҗизалар кыры" / "Поле чудес" 25.04.2022

Бүген 25 нче апрель көнне 6-8 нче сыйныф укучылары белән авыл китапханәсендә "Могҗизалар кыры" дип исемләнгән кичә узды. Г.Тукайның шигырьләре, җырлары яңгырады, тормыш юлы һәм иҗатына багышланган викторина үткәрелде, китап күргәзмәсе эшләнде. Әлеге очрашу, чын мәгънәсендә,туган телебезне хөрмәтләү, зурлау кичәсе булды.
25 апреля в сельской библиотеке прошел литературно - музыкальный вечер "Поле чудес". Прозвучали стихи, песни Тукая, была проведена викторина, посвященная жизни и творчеству, оформлена книжная выставка. Эта встреча стала настоящим праздником уважения к родному языку.
-
25 апрель - Единый день поднятия государственного флага/25 апрель-Дәүләт әләмен күтәрүнең бердәм көне 25.04.2022

Россия Федерациясе Флагы күтәрү күп кенә уку йортларының традициясе булып тора . Бу укучыларда патриотизм хисен формалаштыруга ярдәм итә. Әлеге традиция барлык гомуми белем бирү оешмаларында 2022 елның 1 сентябреннән алып барылачак. РФ Мәгариф Министры С.С. Кравцов 2022 елның 25 апрелендә РФ Дәүләт флагын күтәрүнең бердәм көне дип игълан итте. Татарстан Республикасында бу традиция 2022 елның 25 апреленнән башлап оештырыла һәм мәктәп яны лагерьларында көндезге лагерьларда, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының профильле сменаларында дәвам итәчәк. Республикада ике флаг күтәреләчәк: Россия Федерациясе Дәүләт флагы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт флагы.
Подъем флага РФ является традицией многих учебных заведений, это способствует формированию чувства патриотизма обучающихся. Данная традиция будет ведена во все общеобразовательные организации с 1 сентября 2022 года. Министр просвещения РФ С.С.Кравцов объявил Единым днем поднятия государственного флага РФ 25 апреля 2022 года. В Республике Татарстан данная традиция будет организована с 25 апреля 2022 года и продолжит свое развитие в пришкольных лагерях дневного пребывания, в профильных сменах Министерства образования и науки РТ. В республике поднимут два флага: Государственный флаг Российской Федерации и государственный флаг Республики Татарстан с озвучиванием мелодий гимнов России и Татарстана.
-
"Мин Актанышны яратам" исемле "Актаныш-информ"ның бәйгесе / Конкурс газеты "Актаныш-информ" "Я люблю Актаныш" 25.04.2022

Үзәк китапханә тарафыннан игълан ителгән "Тукайга хат" һәм "Актаныш-информ"ның "Мин Актанышны яратам" конкурсында аеруча уңышларга ирешкәннәр укучылар бүләкләнде. Әлеге бүләкләнүчеләр исемлегендә безнең мәктәп укучысы Нургалиев Руфил җинүче исеменә лаек булды. Котлыйбыз!
В объявленном Центральной библиотекой конкурсе "Письмо Тукаю" и "Я люблю Актаныш""Актаныш-информ" были награждены учащиеся, добившиеся наибольших успехов. В этом списке награжденных победителем стал ученик нашей школы Нургалиев Руфиль. Поздравляем!
-
Союзы Герое Муса Гәрәев истәлегенә багышланган көрәш / Открытый турнир по нац.борьбе, посвящённый памяти Героя Советского Союза Мусы Гареева 23.04.2022

23 апрель көнне милли көрәш буенча ачык турнир булып узды.Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев истәлегенә багышланган көрәштә 6 сыйныф укучысы Шәймухаметов Булат 30 кг авырлык категориясендә 3 урын алды һәм грамота, медаль һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
23 апреля прошёл открытый турнир по нац.борьбе, посвящённый памяти Героя Советского Союза Мусы Гареева, в котором ученик 6 класса Шаймухаметов Булат занял 3 место в весовой категории 30 кг. И был награжден грамотой, медалью и памятными призами. Поздравляем!
-
Язгы өмә / Субботник 23.04.2022

23 нче апрель көнне мәктәпнең барлык укучылары һәм укытучылар коллективы мәктәп ишек алдын, аның каршысындагы территорияне һәм мәктәп бакчасын тырмалап, чистартып куйдылар.
23 апреля все учащиеся школы и коллектив учителей провели боронование и очистку территории перед входом в школу и детского сада.
-
6-8 нче класс укучылары арасында районкүләм инглиз телендә проект бәйгесе/ Районный конкурс проектов на английском языке среди учащихся 6-8 классов
22.04.2022
6-8 нче класс укучылары арасында оештырылган районкүләм инглиз телендә проект яклау бәйгесендә 6 нчы класс укучысы Кашапов Камил катнашты. Укытучы Шаймухаметова Р.Р.
На районном конкурсе проектов на английском языке среди учащихся 6-8 классов участвовал ученик 6 класса Кашапов Камиль Учитель Шаймухаметова Р.Р.
-
Рус телендә инша бәйгесе/Конкурс сочинения-рассуждения по русскому языку в формате ОГЭ среди учащихся 8 классов 21.04.2022

21 нче апрель көнне районкүләм төп дәүләт имтиханы форматында рус телендә инша бәйгесе уздырылды. Бәйгедә 8 нче класс укучысы Ханов Рүзәл катнашты. Укытучы Хабибуллина И.И.
Районный конкурс сочинения-рассуждения по русскому языку в формате ОГЭ среди учащихся 8 классов состоялся 21 апреля. Ученик 8 класса Ханов Рузаль участвовал на данном конкурсе. Учитель И.И. Хабибуллина.
-
Семинарда катнашу / Участие в семинаре 19.04.2022

19 нчы апрель көнне Актанышның №2 санлы фәннәрне тирәнтен үзләштерү мәктәбе базаcында башлангыч класс укытучыларының методик берләшмә җитәкчеләрең район семинарында КМО җитәкчесе Мухтарова Әлфия Әскәр кызы катнашты. Инновацион технологияләр буенча чыгышлар тыңланды. Мастер класслар күрсәтелде. Яңача ФГОС буенча фикер алышынды.
19 апреля в районном семинаре руководителей методического объединения учителей начальных классов на базе Актанышской школы с углубленным изучением предметов №2 приняла участие руководитель КМО Мухтарова Альфия Аскаровна. Были заслушаны выступления по инновационным технологиям. Были показаны Мастер-классы. Обсуждался новый ФГОС.
-
ОГЭ 18.04.2022

18 нче апрель көнне 8 нче класс укчылары рус теле фәненнән ОГЭ биреп карыйлар. Аларга уңышлар телибез!
18 апреля учащиеся 8-х классов сдают ОГЭ по русскому языку. Желаем им успехов!













