Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Закирова Мосаллия Кадимулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 14 учеников |
| У нас учат: | 9 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
Мәктәбебездә кәрәш түгәрәге/Кружок борьбы в школе 18.12.2024

Көрәш ул халыкның яшәү көчен, батырлыгын, кодрәтен күрсәтә торган спорт төре. Татарлардагы көрәш рухы бервакытта да югалмаган. Төрле бәйрәмнәрдә, җыеннарда, сабантуйларда бил алышу, көрәшү традицияләре буыннан-буынга күчеп, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Татарча көрәш бүген халкыбызны дөньяга танытыр өчен дә, кемлегебезне күрсәтер өчен дә, дөньяның төрле почмакларында сибелеп яшәүче татараларыбызны берләштерү өчен дә хезмәт итә.
Бер генә бәйрәм дә көрәшсез узмый. Безнең мәктәбебездә дә көрәш түгәрәге эшләп килә. Малайларыбыз, егетләребез көрәшергә өйрәнеп үсә. Яшь буын сау-сәламәт, таза булып үссен өчен барысын да эшләргә тырышалар. Аллага шөкер, күкрәк киереп горурлана алабыз. Республика, районкүләм югарылыкта уздырылучы бәйгеләрдә катнашып, егетләребез алдынгы урыннарны яулый. Уңышлары белән дә лаеклы мактанырлык.
Түгәрәкне үзе дә көрәшкә гашыйк, эшкә җаны-тәне белән бирелгән, оештыру осталыгы булган, балаларны чын күңелдән яраткан, аларның киләчәге өчен янып-көеп йөрүче Бикмухаметов Айгиз җитәкли. Бәйгеләрдә тиешле югарылыкта катнашу өчен ул зур көч куя. Чираттагы түгәрәк бүген - 18 нче декабрь көнне узды.
Борьба-это вид спорта, демонстрирующий жизненную силу, мужество, мощь народа. Дух борьбы у татар никогда не утрачивался. Традиции борьбы, борьбы на различных праздниках, сборах, сабантуях передавались из поколения в поколение и дошли до наших дней. Татарская борьба сегодня служит и мировому признанию нашего народа, и тому, чтобы показать, кто мы, и объединить татар, живущих в разных уголках мира.
Ни один праздник не обходится без борьбы. В нашей школе тоже работает кружок борьбы. Наши учщиеся учатся бороться. Стараемся сделать все, чтобы молодое поколение росло сильным и здоровым. Мы можем достойно похвастаться успехами ребят. Участвуя в республиканских, районных конкурсах, наши ребята занимают передовые места.
Кружок возглавляет Бикмухаметов Айгиз, который и сам любит борьбу, предан делу, обладает организаторскими способностями, искренне любит детей, переживает за их будущее. Он прилагает большие усилия для того, чтобы участвовать в соревнованиях на должном уровне. Очередной кружок прошел сегодня, 18 декабря.
-
Рус теле фәненнән олимпиада призеры/Призер олимпиады по русскому языку 18.12.2024

Татар Ямалы мэктәбенең 9 класс укучысы Кашапов Камил рус теле фәненнән олимпиаданың муниципаль этабында призер булды. Камиль һәм укытучысы Илсөяр Илгиз кызын чын кунелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар сезгә!
Ученик 9 класса МБОУ «Татарско-Ямалинская ООШ» Кашапов Камиль стал призером муниципального этапа олимпиады по русскому языку. От души поздравляем Камиля и его учительницу Ильсояр Ильгизовну! Удачи вам и в дальнейшем!
-
"Ел укытучысы-2025"/"Учитель года-2025" 17.12.2024

"Ел укытучысы-2025" профессиональ конкурсының муниципаль этабы Актанышта "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ базасында утте. Анда Татар Ямалы мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Мосаллия Кадимулла кызы катнашты. Хезмәттәшебез 6 сыйныф укучылары белән ачык дәрес уткәрде һәм эш тәҗрибәсеннән мастер-класс курсәтте.
Муниципальный этап профессионального конкурса "Учитель года-2025" прошел в Актаныше на базе ГАОУ "Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей". В нем приняла участие учитель татарского языка и литературы МБОУ “Татарско-Ямалинская ООШ” Закирова Мосаллия Кадимулловна. Коллега провела открытый урок с учениками 6 класса и показал мастер-класс из опыта работы.
-
Туган тел фәненнән олимпиада/Олимпиада по родному языку 13.12.2024

12 нче декабрь көнне укучыларыбыз Фаррахова Лиана, Харисов Нурислам, Нургалиев Руфил, Зарипова Илзирә туган (татар) теле фәненән район олимпиадасында катнаштылар. Ә Фаррахова Лиана 4 нче класслар арасында җиңүче булды! Харисов Н. 5 класслар арасында һәм Зарипова И. 8 класслар арасында призер булдылар! Афәрин, укучылар! Укытучылары Мохтарова Ә.А. һәм Файрушина Г.Г. ларны, укучыларны уңышлары белән котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар Сезгә!
12 декабря наши ученики Фаррахова Лиана, Харисов Нурислам, Нургалиев Руфил, Зарипова Ильзира приняли участие в районной олимпиаде по родному (татарскому) языку. А Фаррахова Лиана стала победительницей среди 4-х классов! Харисов Н. среди 5 классов и Зарипова И. среди 8 классов стали призерами! Молодцы, ребята! Поздравляем учителей Мухтарову А. А. и ФайрушинуГ.Г., учащихся с успехами! Удачи вам и в дальнейшем!
-
Районный семинар учителей математики/Математика укытучыларының район семинары 11.12.2024

Бүген, 11 нче декабрь көнне, Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбендә математика укытучыларының район семинары булып узды. Сөйләшү «Математика дәресләрендә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә функциональ грамоталылык формалаштыру практикасы» дигән темада алып барылды. Кунаклар балалар бакчасында «Математика иленә сәяхәт» дигән шөгыль, башлангыч һәм югары сыйныфларда ачык дәрес карадылар. «Математика - ул тормыш» дигән мастер-класста укытучылар үзләре бик теләп катнаштылар. Аны математика укытучысы Флүдә Мирзовна үткәрде. Укытучылар шулай ук үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Бүгенге киңәшмә бик эшлекле һәм файдалы үтте.
Сегодня, 11 декабря, в МБОУ «Татарско-Ямалинская ООШ» прошел районный семинар учителей математики. Обсуждение велось на тему «Практика формирования различных видов функциональной грамотности на уроках и во внеурочной деятельности по математике». Гости посетили занятие «Путешествие в математическую страну» в детском саду, открытый урок в начальных и старших классах. В мастер – классе «Математика-это жизнь» приняли участие сами учителя. Его провела учитель математики Флюда Мирзовна. Учителя также поделились своим опытом работы. Сегодняшнее совещание было очень деловым и полезным.
-
Мөһим сөйләшү/Разговоры о важном 09.12.2024

9 декабрь көнне Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбендә сыйныф җитәкчеләре "Ватан Геройлары көне" темасына иң мөһим сөйләшү үткәрделәр. Ватан Геройлары көне - Россиядә иң яшь бәйрәмнәрнең берсе, ул ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Бәйрәм 2007 елда гамәлгә куелган. Бүген Ватан Геройлары көне-ата-бабаларыбызны искә алу көне генә түгел. Бу көнне, 9 декабрьдә, иң мактаулы дәүләт бүләкләренә — Советлар Союзы Герое, Россия Федерациясе Герое исемнәренә, Изге Георгий орденына һәм Дан орденына лаек булганнарны хөрмәтлиләр.
9 декабря в МБОУ “Татарско-Ямалинская ООШ” классные руководители провели внеурочные занятия разговоры о важном на тему: ««День Героев Отечества». День Героев Отечества — один из самых молодых праздников в России, он отмечается ежегодно 9 декабря. Праздник был учрежден в 2007 году. Сегодня День Героев Отечества — это не только день памяти героических предков. В этот день, 9 декабря, чествуют тех, кто удостоен самых почетных государственных наград — званий Героя Советского Союза, Героя Российской Федерации, ордена Святого Георгия и ордена Славы.
-
Республиканский фестиваль «Сайяр»/ «Сәйяр» республика фестивале 03.12.2024

Сегодня, 3 декабря, в Детском центре «Экият» г.Казани состоялась церемония награждения победителей фестиваля детских и юношеских театров «Сайяр». В мероприятии приняли участие дети из 35 районов республики - победители зонального этапа фестиваля.На муниципальном этапе выступили более 1000 коллективов, а на республиканский этап было принято 336 работ. Всего было рассмотрено 309 выступлений на татарском языке, 14 – на чувашском, 3 – на марийском, 8 – на удмуртском, 2 на мордовском.Зональные этапы прошли с 22 октября по 14 ноября в Альметьевске, Набережных Челнах, Буинске, Арске, Казани.Театральный коллектив нашей щколы представила комедию Н.Гимадиевой «Елак батыр» и стал лауреатом этого фестиваля.Поздравляем наших учеников и их руководителей.Молодцы!Желаем дальнейших успехов!!!
Бүген, 3 декабрьдә, Казанның «Әкият» балалар үзәгендә «Сәйяр»балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Чарада республиканың 35 районыннан балалар - фестивальнең зона этабында җиңүчеләр катнашты.Муниципаль этапта 1000нән артык коллектив чыгыш ясаган, ә республика этабына 336 эш кабул ителгән. Барлыгы татар телендә – 309, чуаш телендә – 14, мари телендә – 3, удмурт телендә-8, мордва телендә 2 чыгыш каралды.Зона этаплары 22 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр Әлмәттә, Яр Чаллыда, Буада, Арчада, Казанда узды.Безнең мәктәпнеңа театр коллективы Н.Гыймадиеваның «Елак батыр» комедиясен тәкъдим итте һәм әлеге фестивальнең лауреаты булды.Укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен котлыйбыз.Молодцы!Алга таба да уңышлар телибез!!!
-
Онлайн-урок по финансовой грамотности/Финанс белеме буенча онлайн-дәрес 29.11.2024

9 ноября учащиеся 7 класса приняли участие в онлайн-уроке, по финансовой грамотности «С деньгами на «Ты» или Зачем быть финансово- грамотным?» Они узнали много интересного и полезного. Путь к цели быть успешным и независимым человеком начинается с умения сохранять, копить и приумножать свои денежные средства. Ребята узнали, как избежать мошенничества и не потерять свои деньги, избежать финансовых ошибок, как правильно экономить, сберегать и приумножать свой капитал. Учащимся было очень интересно!
29 ноябрь көнне 7 класс укучылары финанс белеме буенча онлайн - дәрестә катнаштылар. Темасы; "Акча. Нигә финанс грамоталы булырга?" Алар бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат тупладылар. Уңышка юл үз акчаларыңны саклый, туплый һәм арттыра белүдән башлануын аңладылар. Балалар мошенниклыктан ничек сакланырга һәм үз акчаларын югалтмаска, финанс хаталарыннан ничек сакланырга, ничек дөрес экономияләргә, үз капиталыңны ничек сакларга һәм арттырырга икәнен белделәр. Укучыларга дәрес кызыклы һәм бик файдалы булды!
-
Призер олимпиады по математике/Математика фәненнән олимпиада призеры 28.11.2024

Татар Ямалы мэктәбенең 5 класс укучысы Харисов Нурислам математика фәненнән олимпиаданың муниципаль этабында призер булды. Нурисламны һәм укытучысы Флүдә Мирза кызын чын кунелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар сезгә!
Ученик 5 класса МБОУ «Татарско-Ямалинская ООШ» Харисов Нурислам стал призером муниципального этапа олимпиады по математике. От души поздравляем Нурислама и его учительницу Флюду Мирзовну! Удачи вам и в дальнейшем!
-
Вахит Имамов исемендәге фәнни-гамәли укулар/Научно-практические чтения имени Вахита Имамова 27.11.2024

27 ноябрь көнне Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Вахит Имамов исемендәге фәнни-гамәли укулар” узды. Әлеге чарага якташыбыз, күренекле язучы, тарихчы, Г.Исхакый һәм Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре иясе Вахит Имамов, язучылар һәм әдәбият галимнәре кунак итеп чакырылганнар иде. Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Нургалиев Румил “Туган ягым – яшел бишек” секциясендә чыгыш ясап, 1 нче урынга лаек булды. Укытучысы: Мөхтарова Әлфия Әскарь кызы. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.
27 ноября в МБОУ “Байсарская ООШ” прошли "Научно-практические чтения имени Вахита Имамова". В качестве гостей на мероприятие были приглашены наш земляк, известный писатель, историк, лауреат Государственных премий имени Г. Исхаки и Г.Тукая Вахит Имамов, писатели и литературоведы. Ученик 3 класса Татарско Ямалинской ООШ Нургалиев Румиль выступил в секции “Мой родной край - зеленая колыбель” и занял 1 место. Румиля и его учительницу Альфию Аскаровну поздравляем с победой и желаем дальнейших успехов.













