Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 141 142 143 ( 144 ) 145 146 147 148 149 150 >>
-
Ял һәм хезмәт лагеры 01.06.2019

1 нче июньнән мәктәптә ял һәм хезмәт лагеры эшли башлый.
-
Педагогик киңәшмә
31.05.2019
Бүген педагогик киңәшмә уздырылды. Укучыларны алдагы класска күчерү турында класс җитәкчеләренең һәм фән ияләренең чыгышлары тыңланды. Җәйгә бурычлар билгеләнде.
-
Уку елын йомгаклау 31.05.2019

31 май көнне 2018 - 2019 уку елына йомгак ясалды, билгеләр аңлатылды. Балалар җәйге каникул айларында үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре белән танышып, дару үләннәрен җыю турында мәгълүмат алып, өч айга каникулга таралыштылар. Күңелле, файдалы, имин яллар сезгә, укучылар!
-
Татар теленнән ТДИ 30.05.2019

1 нче июнь көнне мәктәбебездән 6 укучы татар теле фәне буенча ТДИ бирәләр. Аларга уңышлар телибез !
-
Җәмгыять белеменнән ОГЭ 29.05.2019

30 нчы май көнне мәктәбебездән 1 укучы җәмгыять белеме фәне буенча ОГЭ бирәчәк. Аңа уңышлар телибез !
-
Рус теленнән ОГЭ 28.05.2019

28 нче май көнне укучылар рус теле фәне буенча ОГЭ бирәләр. Аларга уңышлар телибез !
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме 25.05.2019

Бүген чыгарылыш класс укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Шатлыклы да, сагышлы да бу бәйрәмдә 9 нчы класс укучылары белем алган мәктәпләренә рәхмәт хисләрен җиткерделәр. Алда аларны дәүләт имтиханнары көтә. Уңышлар юлдаш булсын!
-
Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивалендә җиңү 23.05.2019

Укучыларның һәм яшүсмерләрнең Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивалендә мәктәбебезнең 1 нче сыйныф укучысы Нургалиев Руфил 3 нче урынны алды, диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Җитәкчесе - башлангыч сыйныфлар укытучысы Мухтарова А.А. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!
-
Пионер Сабантуе 23.05.2019

Татар Ямалы мәктәбе бу көнне игътибарсыз калдырмады. Биредә укучылар өчен Пионер Сабан туе узды. Укучылар төрле хәрәкәтле уеннар уйнады, рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте. Халык уеннарына зур игътибар бирелде.
-
Расписание ГИА 2019 13.05.2019














