Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Районда 19 тапкыр "Игелек марафоны" үтте
Опубликовано: 12.12.2018Быел Актаныш районы халкы 19 тапкыр үзенең олы йөрәкле, игелекле икәнен раслады. Мөмкинлекләре чикле райондашларыбызга киләчәккә өмет уяткан, күз яшьләре аша елмаерга мәҗбүр иткән "Игелек марафоны" 12 декабрьдә район мәдәният йортында үтеп, быелгы инвалидлар декадасына йомгак ясады.
Залда утыручылар хозурына тәкъдим ителгән кинофильм аша райондагы инвалид балаларның хыялларын да тормышка ашырды Актаныш. Ә сабыйларның хыялы чиксез, саф... Арада баш табиб, хоккейчы, футболист, эшмәкәр, биюче булырга теләүчеләр дә, республиканың мәгариф идарәсен җитәкләргә хыялланганнары да бар. Андыйларга әлеге даирә вәкилләре белән очрашулар оештырылып, бу хезмәтләрнең нечкәлекләре хакында бәян иттеләр.
Бүген хуҗалык, оешма җитәкчеләре, җирлек башлыклары, төзүчеләр, банкирлар, сәүдәгәрләр, хокук саклау органнары, гаилә фермалары, мәгариф, медицина, мәдәният, спорт, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбызга ярдәм күрсәтте.
2 380 299 сум! Бу - марафонда җыйналган сумма. Игелек исә дәвам итә. Ярдәм күрсәтергә кайчан да соң түгел.
Источник: http://aktanysh-rt.ru/news/tema-dnya/igelekle-aktanysh-rayonda-19-tapkyr-igelek-marafony-tte-bezne-itez-fotoreportazh
К списку новостей













