Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 211 ( 212 ) 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Район мәктәп китапханәчеләре семинары 27.02.2016

25 февраль көнне Меңнәр мәктәбендә “Мәктәп китапханәсенең төп бурычы буларак, мәгълүмати культура тәрбияләү” темасы буенча район мәктәп китапханәчеләре семинары үтте. Семинарда китапханәче Мохтарова Ә.А. катнашты. Киңәшмәдә ачык дәрес һәм “Иң шәп бәйрәм – балачак! дип аталган чара күрсәтелде (Камалова М.Н.) , соңыннан эшлекле сөйләшү булды.
-
"Әтием - минем горурлыгым" 26.02.2016

22 февраль көнне Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Әтием - минем горурлыгым" исемле әдәби - музыкаль кичә үткәрелде. Кичәгә укучыларның әтиләре чакырылды, алар үзара тапкырлыкта, зирәклектә, җитезлектә үз көчләрен сынадылар. Укучылар үзләренең әтиләренә багышланган иншаларын укыдылар, концерт номерлары күрсәттеләр.
-
Курсы по истории и обществознания 26.02.2016

Учитель истории и обществознания И.Т.Хузин прошел курсы по теме "Технологии проведения современного урока истории и обществознания в условиях реализации ФГОС" в городе Казани. В процессе обучения учителя истории и обществознания проводили мастер-классы, защищали проектные работы.
-
Кышкы спартакиада 25.02.2016

22 февраль көнне район күләмендә укучыларның кышкы спартакиадасы үткәрелде. Ярышта укучылар командасы уңышлы чыгыш ясады. 8 класс укучысы Авзалова Нәфисә бадминтон буенча беренче урынны алды.
-
Дәүләт депутаты И.И.Гыйльметдинов призына чаңгы ярышы 25.02.2016

23 февраль көнне Актанышта Дәүләт депутаты И.И.Гыйльметдинов призына чаңгы ярышы узды. Ярышта укытучылар һәм укучылар актив катнашты.
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 22.02.2016

Хөрмәтле ир-егетләребез! Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек- саулык, гаилә бәхете, тыныч тормыш, аяз күк йөзе телибез! Иң изге теләкләр белән мәктәп дирекциясе.
-
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район семинары 20.02.2016

19 февраль көнне Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район семинары үткәрелде. Семинарда 6 класста тарихтан ачык дәрес (И.Ф.Газетдинов) һәм М.Җәлилнең туган көненә багышланган эчтәлекле әдәби-музыкаль чара күрсәтелде. Соңыннан мәгълүмати-методик үзәк планы нигезендә сөйләшү булды.
-
Әфганчы авылдашыбыз белән очрашу 20.02.2016

Бүген мәктәптә әфганчы авылдашыбыз И.Т. Гатин белән очрашу үткәрелде. Ул укучыларны әфган сугышы һәм үзенең армия хезмәте белән таныштырды, укучыларның сорауларына җавап бирде.
-
21 февраль - Халыкара туган тел көне 20.02.2016

19 февраль көнне мәктәп күләмендә Халыкара туган тел көненә багышланган "Тел дигән дәрья бар, дәрья төбендә мәрҗән бар" дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара үткәрелде. Укучылар туган тел көнен билгеләп үтүнең тарихы белән таныштырдылар, татар, рус, инглиз телләрендә шигырьләр сөйләделәр,җырлар җырладылар. Оештыручы Гаянова Ф.Г.
-
Биатлон 19.02.2016

19 февраль көнне укучылар Актанышта уздырылган биатлон ярышында катнашты.













