• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423736, РТ, Актанышский район, с. Татарские Суксы, ул. Гагарина, д. 1Б
Телефон: +7(855)-525-25-87
E-Mail: Tatarsko.Suksinskaya@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Татарско - Суксинская ООШ»
Руководитель: Газизов Фидан Фирдависович
Год основания учреждения: 1978
У нас учатся: 38учащихся
У нас учат: 12 педагогов

Новости Тат.Суксинской СОШ

«Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясе

Опубликовано: 16.10.2019

«Татарча диктант» белем бирү акциясе «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру максатыннан уздырыла. Акциянең максаты һәм бурычлары Максат – татар әдәби телен куллану һәм татарча дөрес язуга игътибарны арттыру, татар теле орфографиясе һәм пунктуациясе кагыйдәләрен искә төшерү, татар теленә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү. Бурычлар: • татар телен өйрәнүгә ихтыяҗны арттыру; • татар әдәби теленең орфографик һәм пунктуацион нормаларын белү дәрәҗәсен билгеләү; • татар орфографиясе һәм пунктуациясен камил белгән кешеләрне ачыклау; • язма сөйләмдә еш күзәтелә торган хаталарны билгеләү; • дөрес язу күнекмәләрен камилләштерүгә игътибарны юнәлтү; • телне гамәли үзләштерүнең нәтиҗәлелеген арттыру; Акциядә катнашучылар Акциянең асылы ‒ РФ һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә бер үк вакытта барлык теләгән кешеләр өчен ихтыяри һәм бушлай уздырыла торган диктант. Һәр кеше яше, җенесе, белеме, дине, һөнәре, гаилә хәле һәм кызыксынуларына бәйсез рәвештә Акциядә катнаша ала. Моның өчен ул, сайтка кереп, үз төбәге/районы/илендә Акция узачак мәйданчыкны табарга тиеш. Акцияне уздыру көне һәм вакыты Диктант Россия Федерациясенең барлык субъектларында, чит илләрдә һәм Татарстан Республикасының районнарында бер көндә уздырыла. Уздыру көне һәм вакыты: 2019 ел, 19 октябрь, 13.00. Акцияне уздыру мәйданчыгы: Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбе Акцияне оештыру һәм уздыру Акцияне оештырырга теләгән һәр кеше http://diktant.tatar/ «Татарча диктант» сайтында теркәлә. Шуннан соң кураторлар теркәлүче белән элемтәгә керә, аны уртак хәбәр алмашучарасына (чат) терки, уздыру күрсәтмәләрен, диктант бланкларын һәм текстларны җибәрә. Акцияне уздыру тәртибе: 1) Диктант узачак мәйданчыкны табу; 2) http://diktant.tatar/ сайтында теркәлү (күрсәтмә видеода); 3) Диктант язарга теләк белдергән җитәрлек кешене барлау; 4) Диктантны укыячак һәм тикшерәчәк кешеләрне билгеләү; 5) Билгеләрне сайтта урнаштыру. Акциянең рәсми сайты Акцияне оештырганда һәм уздырганда, мәгълүматны үз вакытында җиткерү өчен, рәсми сайт эшли. Сайтның адресы: http://diktant.tatar/. Сайтта түбәндәге мәгълүматларны табарга мөмкин: оештыручыларны теркәү, уздыру тәртибе,psd форматындагы белдерүләр, диктант текстлары, тикшерү критерийлары, карта, тест, татар теленең дөрес язу кагыйдәләре, оештыручылар һәм партнерлар турында мәгълүмат, элемтә. Нәтиҗәләрне игълан итү Диктант нәтиҗәләре Акция уздырылганнан соң 30 көннән дә соңламый сайтта урнаштырыла. Аларны бланкта язылган серсүз, шулай ук фамилия һәм исем буенча белеп булачак. Акцияне уздырганнан соң, мәйданчыкны оештыручы http://diktant.tatar/ сайтындагы шәхси кабинетына керә һәм билгеләрне урнаштыра.


К списку новостей