Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423736, РТ, Актанышский район, с. Татарские Суксы, ул. Гагарина, д. 1Б |
| Телефон: | +7(855)-525-25-87 |
| E-Mail: | Tatarsko.Suksinskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарско - Суксинская ООШ» |
| Руководитель: | Газизов Фидан Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 38учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Новости Тат.Суксинской СОШ
Котлыйбыз!!!
Опубликовано: 24.04.2019
Хөрмәтле Рина Мулланур кызы ! Сезне 50 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхетле көннәр телибез. Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Тырышлыгыгыз, хезмәт сөючәнлегегез, булдыклылыгыгыз белән күпләргә үрнәк Сез. Туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын! Киләчәктә дә Сезгә җан тынычлыгы, пар канатыгыз Лимар абый белән тигезлектә, бер-берегезгә терәк булып, балаларыгызның игелеген күреп, туганнарыгызның хөрмәтен тоеп яшәргә язсын!
Котлап сезне туган көнегез белән
Якты кояш сипсен җылысын.
Сезнең өчен алып килсен һәр көн
Бәхетләрнең иң-иң олысын.
Якты өмет, олы шатлыклар
Һәрчак сзгә юлдаш булсыннар.
Уңышлардан килгән куанычлар
Күңел күген бизәп торсыннар.
Иң изге теләкләр белән хезмәттәшләрегез
К списку новостей













