Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423736, РТ, Актанышский район, с. Татарские Суксы, ул. Гагарина, д. 1Б |
| Телефон: | +7(855)-525-25-87 |
| E-Mail: | Tatarsko.Suksinskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарско - Суксинская ООШ» |
| Руководитель: | Газизов Фидан Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 38учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Новости Тат.Суксинской СОШ
Чаңгы ярышы
Опубликовано: 04.03.20183 март көнне, авылыбыз горурлыгы, районда гына түгел, республикада танылган шәхес – РСФСРның атказанган табибы Миңзифа Исламова истәлегенә сигезенче тапкыр оештырылган чаңгы ярышы уздырылды. 42 ел дәвамында авыл халкы саулыгы өчен көрәшкән, бүген “Зифа” шифаханәсе сыйфатында хезмәт күрсәтүче мәһабәт бинаны салдырып, эшләтеп җибәрү өчен көчен һәм вакытын кызганмый тырышкан данлыклы табибә Миңзифа Гаяз кызы үзе дә чаңгыда шуарга яраткан, сәламәт тормыш рәвешен тарату өчен күп көч куйган. Чарада безнең мәктәп укучылары да бик теләп катнашты. Муллаянов Альмир, Марданов Айрат, Мокыймова Алинә - 1 урын, Нафиков Айгиз – 2 урын, Хуҗин Рәмис – 3 урын алдылар. Истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
К списку новостей













