Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423736, РТ, Актанышский район, с. Татарские Суксы, ул. Гагарина, д. 1Б |
| Телефон: | +7(855)-525-25-87 |
| E-Mail: | Tatarsko.Suksinskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарско - Суксинская ООШ» |
| Руководитель: | Газизов Фидан Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 38учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
Укытучыларның эшлекле сөйләшүләре 08.08.2018

Бүген, ягъни 8 нче август көнне, “Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбе” базасында химия-биология укытучыларының секцион киңәшмәсе үзды. Шулай ук “Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе” ндә технология укытучыларының да семинары булып узды. Укытучыларыбыз эшләнгән эшләргә йомгак ясадылар, чыгышлар тыңладылар, алдагы уку елына эш планнаштырдылар.
-
Инглиз теле укытучылары семинары 07.08.2018

Бүген, ягъни 7 нче август көнне, “Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе” базасында ингиз теле укытучыларының семинары булып узды. Монда укытучылар узган елга йомгак, чыгышлар ясадылар, мастер класслар күрсәттеләр, алдагы уку елына эш планнаштырдылар.Семинарда инглиз теле укытучысы И.Д.Хузина катнашты.
-
Эшлекле сөйләшү 07.08.2018

Бүген, ягъни 7 нче август көнне, педагог-организаторларның да киңәшмәсе булып узды. Алар да эшлекле сөйләшүдә узган елга йомгак ясадылар, чыгышлар тыңладылар, фикер алыштылар. Алдагы уку елына эш планнаштырдылар. Семинарда безнең мәктәптән З.Ф.Кашбразиева катнашты.
-
Класс җитәкчеләре семинары 06.08.2018

Бүгеннән укытучыларыбызның секцион утырышлары башланып китте. АСОШ №2 мәктәбе базасында класс җитәкчеләре семинары узды. Семинарда Д.Р. Салихова һәм Ф.М.Камалетдиновалар катнашты. Монда класс җитәкчеләребез төрле эш алымнарын өйрәнделәр, тәҗрибә уртаклаштылар. Алдагы уку елында эшлисе эшләрне планнаштырдылар. Авыр һәм җаваплы эшләрендә аларга уңышлар телик.
-
Эшлекле атна башы. 06.08.2018

Бүген, ягъни 6 нчы август көнне, җыр, математика, физкультура укытучыларының да секцион киңәшмәләре булып узды.
-
Брошюра чыгаруга әзерлек. 30.07.2018

Мәктәбебездә яңа уку елына тулысынча әзерлек эшләре башланды.Укытучыларыбыз “Хәрби-патриотк тәрбия” юнәлеше буенча брошюра чыгаруга материаллар туплыйлар.
-
Бөтенрәсәй “Актаныш гармуннары” фестивале 27.07.2018

Бүген, ягъни 27 нче июль көнне, районыбызда Бөтенрәсәй “Актаныш гармуннары” фестивале башланды. Фестивальдә районыбыз гармунчылары гына тугел, ә төрле төбәкләрдән килгән милләттәшләребез катнашты. Бәйрәм бик күңелле һәм эчтәлекле итеп оештырылган. Актанышыбыз татар милләтенең телен генә тугел, мәдәниятен дә саклаучы төбәк икәнен исбат итте.
-
Мәктәптә ремонт эшләре бара... 25.07.2018

Җәйге каникуллар сизелми дә узып бара. Мәктәптә укытучыларыбыз, тех. эшчеләребез яңа уку елына әзерлек эшләрен төгәлләп киләләр.
-
Бакчада эш. 20.07.2018

Җәйге каникулларда да укытучыларыбыз, укучыларыбыз, ата-аналар, тех. эшчеләребез мәктәбебез бакчасында тырышып хезмәт куялар.
-
Чишмәгә сәяхәт 18.06.2018

Иртәнге аштан соң, күршедәге Мари Суыксуы авылының чишмәсе буена ял итәргә бардылар. Тәрбиячеләр чишмә тарихы, яңа чишмә күзләре белән таныштырдылар. Саф һавада рәхәтләнеп уйнаганнан соң салкынн чишмә суын эчеп сусауларын бастылар, тирә-ягын чистарттылар. Чишмә буен чиста тоту кирәклеген тагын бер кат искә төшерделәр.













