Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | Safarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Закирова Ландыш Яудатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
Киләчәккә адым 13.05.2025

Мәктәбебез укучылары "Киләчәккә адым" фәнни-техник иҗат фестиваленең йомгаклау тантанасында катнаштылар һәм бүләкләнделәр..
"Батырлык дәресләре" проекты кысаларында, фестиваль күргәзмәсендә
"Сталинград сугышы барышында Павлов йортын саклау" макеты тәкъдим ителде. -
ҖИҢҮ БӘЙРӘМНӘ 80 ЕЛ! 09.05.2025

ҖИҢҮ БӘЙРӘМНӘ 80 ЕЛ!
Быел илебез халкы 1945 елның Җиңү язын 80 нче тапкыр каршылый. Ватаныбызны явыз дошманнан саклап калган батырларның истәлеге йөрәкләрдән мәңге җуелмаячак. Бетмәс-төкәнмәс газап-сыкранулар, авыр югалтулар һәм җимереклекләр белән тулы 1418 көн һәм төн...
Бөек Ватан сугышында Җиңү — халкыбызның горурлыгы, хәрби дан һәм илебезнең көче-куәте ул.
Бу бәйрәмнең чын асылы – дәһшәтле сугышта җаннарын фида иткән бабаларыбызны искә алудыр... “Бабаларыбыз” дисәк тә, алар бит сугышка киткәндә яшь, гайрәтле, чибәр ир-егетләр булган, аларның ул вакытта гомерләре чәчәк аткан, киләчәккә зур планнар корган, күтәренке күңел белән нәрсәдер эшләргә талпынып торган чаклары иде...
Сугышта катнашкан Ветераннарга, Тылда эшләгән ветераннарга, Сугыш чоры балаларына РӘХМӘТЕБЕЗ чиксез Олы!
Һәммәбезгә дә алар кичергән авырлыкларны күрмичә,Тыныч һәм Мул тормышта, Сәламәтлек белән яшәргә насыйп итсен, АЛЛАҺЫБЫЗ! -
Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылап 07.05.2025

Хәр елны җиңү бәйрәме алдыннан һәйкәл тирәсен чистарту һәм яңарту эшләре алып барыла. Быел да әлеге чистарту эшләрен "Память победы"акциясенә кушылып эшләдек.
-
Учения по антитеррористической защищенности 30.04.2025

30 апреля в нашей школе прошли Всероссийские учения по антитеррористической защищенности и отработке действий при совершении теракта. В школе отрабатывались два сценария: захват учебного заведения вооруженными лицами и срабатывание на территории образовательной организации взрывного устройства, доставленного беспилотным летательным аппаратом.Тренировка по антитеррористической безопасности прошла успешно, администрация образовательной организации справилась со своей задачей по сохранению жизни и здоровья сотрудников и обучающихся.
-
День эколят 28.04.2025

В рамках проведения Всероссийского «Дня Эколят», который ежегодно отмечается в апреле, в нашем детском саду
был организован и проведен ряд мероприятий под девизом «Эколята – друзья и защитники природы!»
В этот день дети продолжили знакомство со сказочными героями «Эколятами» – друзьями и защитниками природы: Шалуном, Умницей, Тихоней и Ёлочкой. Воспитатель на тематическом занятии «Познаем природу с Эколятами» рассказывала ребятам о правилах поведения в природе, как можно поступать и как поступать нельзя. Дошколята в роли юных экологов и исследователей отправились на защиту родной природы: выполняли задание по раздельному сбору мусора, решали экологические задачи, проходили экологические викторины , рисовали на тему «Наши друзья – Эколята»
Во время прогулки наблюдали за изменениями в природе в весенний период.
-
26 апрель- Г.Тукайның туган көне. 26.04.2025

26 нчы апрель - татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне! Ул татар шигъриятенең иң якты йолдызы, милләтебезнең йөзек кашы. Шагыйрь калдырган иҗат мирасы — безнең горурлыгыбыз. Тукае булган халык бәхетле халык! Габдулла Тукай туган көн – Туган тел көне ул. Бөек шагыйребезнең туган көне уңаеннан мәктәптә тематик кичә узды. Укучылар бик теләп Г.Тукай шигырьләрен сөйләделәр, милли һәм рухи байлыкларын арттырдылар.
-
Г.Тукайны искә алып 25.04.2025

Шигърият күгендә иң якты йолдыз булып янучы бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән балалар кече яшьтән таныша башлыйлар. Балалар бакчаларында әлеге юнәлештә зур эш башкарыла. Безнең балалар бакчасы да читтә калмый. Быел да бакчабызда бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үттек. Әлеге әдәби-музыкаль кичәдә балалар әдипнең шигырьләрен сәхнәләштерделәр, аның сүзләренә язылган җырларны җырладылар, кунакка килгән әкият геройлары белән уйнадылар.
-
Международный день Матери-Земли 22.04.2025

22 апреля отмечают праздник-международный день Матери - Земли. Целью проведения Дня Земли является превращение экологической проблематики в неотъемлемый элемент общего образования и культуры, направленный на формирование у учащихся сопричастности ко всему происходящему вокруг.
-
«Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесе 21.04.2025

Актаныш районы ЮХИДИ башлыгы Ренат Шәмсиев "Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесен ачу тантанасында конкурсның үтә дә әһәмиятле чара булуын билгеләп узды. Яшь юл инспекторлары, бердән, юл кагыйдәләрен җентекләп өйрәнә, икенчедән әйләнә-тирәдәгеләргә юл кагыйдәләрен үтәргә өндәп пропаганда эшен алып бара. Безнең мәктәпнең яшь юл хәрәкәте инспекторлары командасы да "Велосипед белгече" номинациясендә I урынны алдылар һәм истәлекле бүләкләр, диплом белән бүләкләнделәр.
-
Театр юл хәрәкәте кагыйдәләре белән дус 21.04.2025

Бүген Актанышта уза торган «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсында тематик бәйгеләргә нәтиҗә ясалды. ЮХИДИ җитәкчесе Ренат Шәмсиев белән Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова бүлек оештырган иҗади бәйгеләр җиңүчеләрен хөрмәтләде.Тематик сәхнә әсәрләрен сәхнәләштерүдә безнең мәктәпнең яшь юл хәрәкәте инспекторлары командасы да III урынны алдылар һәм истәлекле бүләкләр, диплом белән бүләкләнделәр.














