Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | Safarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Закирова Ландыш Яудатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
8 март-Әниләр бәйрәме/ 8 марта -Мамин праздник 07.03.2023

Бүген бакчабызда кадерле әниләр хөрмәтенә бәйрәм иртәсе узды. Балалар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биюләр башкардылар. Бәйрәмебезнең икенче өлешендә әниләр төрле уеннарда, бәйгеләрдә үзләрен сынап карадылар. Әниләр һәм әбиләр йөзендә елмаю һәм шатлык күрү -кечкенә артистларыбыз өчен иң яхшы бүләк булды.
Сегодня в нашем детском саду прошел утренник, посвященные Дню 8 Марта. Дети пели песни, исполняли стихотворения, танцевали. Улыбки и радость на лице мам и бабушек -лучшая награда для маленьких артистов.
-
"Йолдызлык-2023" конкурсы 03.03.2023

1 нче март көнне Актаныш мәдәният йортында мәктәп укучыларының "Йолдызлык-2023" конкурсы булып узды. Безнең мәктәп 2 нче урынны алды. Вокал соло номинациясендә Нургалиева Айзилә - икенче дәрәҗә лауреат, Валиев Данис,Туктарова Адилә,Тимерова Гөлнур—өченче дәрәҗә лауреат, вокал номинациясендә икенче дәрәҗә лауреат, ялгыз биюләр номинациясендә Габдуллина Зилия - беренче дәрәҗә лауреат, күмәк биюләр номинациясендә уртанчылар төркеме татар биюе, зурлар төркеме башкорт биюе, зурлар төркеме татар биюе - беренче дәрәҗә лауреат булдылар. Укучыларга алга таба да иҗади уңышлар телибез.
-
“Һөнәри дебют- 2023” 02.03.2023

2023 нче елның 01 март көнне Актаныш технология техникумы базасында “Һөнәри дебют- 2023” район бәйгесе булып узды. Безнең мәктәптән бу бәйгедә 9 класс укучылары Габдуллина Зилия, Тимерова Гөлнур, Нурлыгаянов Инзил, Шаймурзин Нәфкать, Валиев Данияр, Карамов Салаватлар катнашты. Җитәкчеләре Тухбагалиева И.К. һәм Нуруллин Р.Ф.
-
"Йолдызлык-2023"/"Созвездие-2023" 02.03.2023

Район мәдәният йортында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган "Созвездие-Йолдызлык-2023" XXIII ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең гала-концерты үтте.Безнең балалар бакчасы да бик уңышлы чыгыш ясап , гомуми 3 нче урынга лаек булды. Бакчабызның нәни йолдызчыклары үзләренең сәләтен күрсәтеп , түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр: Татар биюе "Су юлы"-2 урын, Насифуллина Лиана (башкорт биюе)-2 урын.
Сегодня прошел гала-концерт районнога этапа республиканского фестиваля "Созвездие-2023" среди детских садов. Тлантливые дети нашего детского сада выступили на высшем уровне и заняли почетное 3 место. Татарский танец "Су юлы"-2 место, Насифуллина Лиана (башкирский танец)-2 место
-
X нчы “Сандугач-Соловей” Халыкара вокалистлар фестивалендә уңышларыбыз 28.02.2023

26 нчы февраль көнне Казан шәһәрендә узган X нчы “Сандугач-Соловей” Халыкара вокалистлар фестивалендә катнашып 3 класс укучысы Нургалиева Айзилә 3 дәрәҗә лауреат, 8 класс укучысы Туктарова Адилә 2 дәрәҗә лауреат булды. Кызларыбыз жюри рәисе РФ һәм РТ ның халык артисткасы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Винера Ганиеваның кул имзалы Диплом, медаль һәм диск белән бүләкләнде. Афәрин, кызлар!
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 22.02.2023

23 февраль — Ватанны саклаучылар коне – батырлык, намус hәм кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз сезне.
Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү ул, туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һəм шулай ук булып калса иде.
22 февраль көнне мәктәбебездә “Ягез әле, егетләр!” кичәсе бик күңелле үтте. Укучылар командаларга бүленеп үзара ярыштылар. Уеннар кызыклы конкурслар һәм ярышлар белән үрелеп барды. Молодцы, егетләр!
-
Туган тел көне 21.02.2023

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне. 1999 нчы елда 21 февраль Бангладеш тәкъдиме белән ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителә. Фәнис абый Яруллин: “Тел - халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау кагылмасаң чыңламый”-, дип дөрес әйткән бит. Мәктәбебез күңел кыңгыравын көн саен чыңлату үзәге булып тора. Ә Туган тел көне – безнең өчен икеләтә бәйрәм. Шуңа да бүген иртәдән үк мәктәбебез туган тел моңнарына күмелгән иде. Дәрескә ашыгучыларны, тәнәфесләрдә укучылары “Татарлар килә” һәм “Туган тел” җырлары белән каршы алды. Танылган шәхесләребезнең туган тел турында әйткән фикерләре кабинет ишекләренә, стендларга беркетелгән иде: “Туган телгә җан өрәсе иде...” (Факил Сафин), “Татармын мин, димә, газиз балаң, бөек Тукай телен онытса” (Шәмсия Җиһангирова) һ.б. Алар көн дәвамында телебезнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында уйланырга җирлек бирде. Беренче, икенче тәнәфесләрдә беренче этажда “Ачык микрофон” чарасы үтте. Башлангыч сыйныф укучылары туган тел турында шигырьләр сөйләде. Туган тел дигән күңел кыңгыравыбыз мәңге чыңласын иде дигән теләктә калабыз.
-
"Занимательный русский язык" 20.02.2023

17 февраля для учеников 2 классов была проведена викторина по русскому языку "Занимательный русский язык". Вопросы викторины были достаточно сложные, но участники справились. От мероприятия ребята получили только положительные эмоции, новые знания и опыт!
-
Парламентские уроки 18.02.2023

18 февраль көнне мәктәбебездә 5-11 класс укучылары өчен җәмгыять белеме укытучысы Л.Җ.Закирова парламент дәресләре уткәрде.
18 февраля учитель обществознания Л.Я.Закирова провела парламентские уроки для 5-11 классов.
-
Живая классика 18.02.2023

16 февраля в нашей школе прошел школьный этап Всероссийского конкурса юных чтецов «Живая классика».Ребята готовили выразительное чтение прозаических произведений, не входящих в школьную программу. Участники читали наизусть прозу отечественных классиков. Жюри конкурса учитывало не только выразительность чтения и грамотную речь, но и оценивало артистизм исполнения, глубину проникновения в образную систему и смысловую структуру текста, умение выбрать текст произведения.














