Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423733, РТ, Актанышский район, с. Старое Курмашево, ул. Центральная, д. 49 |
| Телефон: | +7(855)-525-04-28 |
| E-Mail: | St.kurmashevskaya.Sh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Старокурмашевская ООШ» |
| Руководитель: | Гильфанова Филиза Акрамовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 28 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Новости Старокурмашевской ООШ
1 сентябрь -Белем көне.
Опубликовано: 01.09.2015Һава салкыная бара,
Аяк басабыз көзгә.
Сары төстә яфраклар да
Чалына инде күзгә.
Хушлаштык ямьле җәй белән,
Үтте дә каникуллар.
Бүген бәйрәм – белем көне,
Мәктәпкә илтә юллар.
Гөжләгәндәй бал кортлары
Гөр килә мәктәп алды.
Шат тавышлар: кемнәр, кайда,
Ничек үткәргән ялны?
Кыңгырау да сагынгандыр,
Моң сарылган теленә,
Парта артына чакыра,
Әйдәп белем иленә.
Белем бәйрәмен алып килә
Кыңгыраулы сентябрь.
Кулларымда тере чәчәк,
Шатлыгымны син дә күр.
Ашкынамын мәктәбемә
Әйтерсең, туган йортым.
Мәктәбемә илтәр сукмак
Гел шулай нурлы булсын.
Мәктәпкәем каршы ала,
Барыбызны иркәләп.
Кочагына кыса кебек
Килгән өчен иртәрәк.
Хөрмәтле укучылар, укытучылар, ата-аналар. Барыгызны да Белем көне белән котлыйбыз! Барыбызга да, сәламәтлек, бәхет телибез!
К списку новостей







