• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Актанышский
  • Школы
  • МБОУ «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы МБББУ «Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе»

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423733, РТ, Актанышский район, с. Старое Курмашево, ул. Центральная, д. 49
Телефон: +7(855)-525-04-28
E-Mail: St.kurmashevskaya.Sh@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Старокурмашевская ООШ»
Руководитель: Гильфанова Филиза Акрамовна
Год основания учреждения: 1985
У нас учатся: 28 учащихся
У нас учат: 11 педагогов

Новости Старокурмашевской ООШ

Соңгы звонок .

Опубликовано: 25.05.2013

Мәктәпкә багышлана...

Мәктәп  белән саубуллашыр вакыт җиткән,

Соңгы кыңгырау чыңлый, зарыгып көткән.

Бала чакта зур үсәсе бик килсә дә,

Дуслар белән хушлашуы читен икән.

9 ел гомер сизелмәгән , үтеп киткән

Бу мәктәптә без хуҗалар түгел бүтән

Бу залларда булырбыз тик кунак кына,

Шаярмабыз, элеккечә, утырыбыз тыйнак кына.

Көмеш чыңнар монда башкаларны әйдәр,

Бездән башка гына үтәрләр бәйрәмнәр,

Якты заллар әле безне онытмаслар,

Һаман безнең шат җырларыбызны көйләрләр.

Вакыт – елга бик тиз агып беткән,

Сабый чакларны да алып киткән

Балачакның татлы хыялларын

Тормышка ашырырга да вакыт җиткән.

Кайчан тудык, кайчан үстек

Бу гомер бик тиз үтә...

Хуш, мәктәбем, аерылабыз,

Безне киләчәк көтә.

Синдә алдык без белемне,

Тәҗрибәне, илһамны

Синең язмыш- безнең язмыш

Бик яраттык без аны.

Иң дәһшәтле дәрья ташкыннары,

Син өйрәткән белем алдында

Көчсезләнеп, сүрелеп тынып калды

Буйсынгандай минем юлымда.

Безне шулай кочагыңа алдың,

нурлы тормыш юлын күрсәттең

Юлларыма ал чәчәкләр сибеп,

Озатасың бүген ,мәктәбем.

Үтте синдә балачагым

Үсмер чагым- гүзәл чак.

Ул вакытның мизгелләре

Йөрәкләрдә калачак

Кешеләргә мәхәббәтне,

Тәрбияләдең бездә

Синнән минем аерыласым,

Китәсем килми бер дә.

Һәрвакытта якты кояш,

Серле йолдыз булдың син

Шул кояшың ,йолдызларың

Беркайчан да сүнмәсен.

Кеше гомере мәктәп юлы аша

Моңлы бер җыр кебек сузыла

Белем сукмакларын яра-яра,

Киләчәккә юлы сызыла.

Мәктәп бусагасын атлап керү

Бүгенгедәй әле исемдә

Әлифбаны күкрәгемә кысып,

Тибрәнгәнем шатлык хисендә

Безне шулай кочагыңа алдың

Нурлы тормыш юлын күрсәттең

Юлларың ал чәчәкләр сибеп,

Рәхмәт укыйм сиңа, мәктәбем !



К списку новостей