Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423733, РТ, Актанышский район, с. Старое Курмашево, ул. Центральная, д. 49 |
| Телефон: | +7(855)-525-04-28 |
| E-Mail: | St.kurmashevskaya.Sh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Старокурмашевская ООШ» |
| Руководитель: | Гильфанова Филиза Акрамовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 28 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
"Ярдәм янәшә" хәйрия проекты/Благотворительный проект "Помощь рядом" 18.10.2022

"Ярдәм янәшә" хәйрия проекты кысаларында Балалар иҗат үзәгендә мобилизацияләнгән райондашларыбызга һәм аларның гаиләләренә ярдәм җыю ноктасы ачылды. Әлеге эштә һәркем катнашып үз өлешен кертә ала. Укытучылар коллективы берничә тапкыр акчалата ярдәм җибәрде. 17 нче октябрь көнне азык-төлек, медикаментлар, беренчел кирәк-ярак, киемнәр тутырып тартмалар әзерләдек. Ярдәмнәребез барып җитеп, файдалары тисә ярар иде дигән теләктә калабыз
В рамках благотворительного проекта" Помощь рядом " в Центре детского творчества открылась точка сбора помощи мобилизованным нашего района и их семьям. В этой работе каждый может принять участие и внести свой вклад. Коллектив учителей неоднократно направлял денежную помощь. 17 октября мы подготовили ящики с продуктами, медикаментами, предметами первой необходимости, одеждой. Мы надеемся, что наша помощь будет оказана, и мы будем рады помочь
-
Мөхим әңгәмәләр/Разговоры о важном 17.10.2022

Бүген "Мөхим әңгәмәләр" "Музыка көне" темасына багышланган иде.
Сегодня "Разговоры о важном " был на тему "День музыки"
-
Көрәш ярышы\Соревнование по борьбе 14.10.2022

Пучы балалар иҗат үзәгенең ачык беренчелегенә уздырылган көрәш ярышында 55 кг авырлыкта 8 нче сыйныф укучысы Исламов Гадел 2 нче урынны алды. Тренеры Сираев Р.Х. Котлыйбыз!!!
В соревнованиях по борьбе на Открытом первенстве Поисевского Центра детского творчества в весовой категории 55 кг ученик 8 класса Исламов Гадель занял 2 место. Тренер Сираев Р. Х. Поздравляем!!!
-
Рәсем бәйгесе/Конкурс рисунков 12.10.2022

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында башлангыч сыйныф укучылары арасында "Иң йомшак күңелле әбием", "Иң зирәк бабам" рәсем бәйгесе үтте. Барлык укучылар да актив катнаштылар.
В рамках декады пожилых людей прошел конкурс рисунков среди учащихся начальных классов на тему "Самая мягкая бабушка", "Самый мудрый дедушка". Все учащиеся принимали активное участие.
-
Юбилеең белән 11.10.2022

Иске Кормаш мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лүзия Зөфәр кызының 11нче октябрьдә 50 яшьлек юбилее!
Кадерле хезмәттәшебезне чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа!
Тормыш юлың балкып торсын,
Нурлы булсын күңелең.
Сәламәт бул, шатлык, бәхет белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Иң изге теләкләр белән Иске Кормаш мәктәбе коллективы.
-
Миләш җыю нәтиҗәләре/Результаты сбора рябины
11.10.2022
Миләш җыеп тапшырган идек. Урыннаыр түбәндәгечә.
Кечкенәләр төркеменнән 1 урын – 5 класс, 2 урын – 2,4 класс, 3 урын- 1,3 класс.
Уртанчылар арасында 1 урын- 7класс, 2 урын – 9 класс, 3 урын – 6 класс, 4 урын – 8 класс.
Урыннарны һәр баланың җыйган миләшенең суммасын класстагы укучылар санына бүлеп чыгардык. Димәк, класстагы барлык укучының коллектив өчен тырышканын, ә катнашмаганнарның битараф булуларын күрсәтә. Иң күп җыйган укучыларны да ассызыклап китик. Маннапов Илназ (2 кл) 25,8 кг, Рахматуллина Зәмирә (5 кл) 19,2кг, Рахматуллина Самат (2 кл) 12,4кг - кечкенәләр арасында һәм Нуретдинова Гөлия (7кл) 27 кг (мәктәптә иң күп җыючы!), Зарипов Риналь ( 8кл) 15,7, Юнусова Таңсылу (6кл) 11,2 кг җыеп тапшырды. Афәрин, укучылар! Алар әти-әниләренә шактый гына финанс ярдәм дә күрсәттеләр.
Места сбора рябины следующие. В младшей группе 1 место – 5 класс, 2 место – 2,4 класс, 3 место - 1,3 класс. Среди средних 1 место – 7 класс, 2 место – 9 класс, 3 место – 6 класс, 4 место-8 класс. Мы поделили количество мест на количество учеников в классе. Это значит, что все ученики в классе стараются для коллектива, а те, кто не участвует, проявляют равнодушие. Отметим и тех учеников, которые набрали наибольшее количество баллов. Маннапов Ильназ (2 кл) 25,8 кг, Рахматуллина Замира (5 кл) 19,2 кг, Рахматуллина Самат (2 кл) 12,4 кг - среди младших и Нуртдинова Гулия (7кл) 27 кг (самый высокий показатель в школе!), Риналь Зарипов (8кл) набрал 15,7 кг, Юнусова Тансылу (6кл) - 11,2 кг. Молодцы, ученики! Они оказали родителям значительную финансовую помощь.
-
"Мөһим әңгәмәләр"/"Разговоры о важном" 10.10.2022

Бүгенге сыйныф сәгате "Мөһим әңгәмәләр" "Әтиләр көне"нә карата булды.
Сегодняшний классный час "Разговоры о важном" был приурочен к "Дню отца".
-
Интеллектуаль уен/Интеллектуальная игра 08.10.2022

Бөтендөнья хайваннарны саклау көне уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары белән интеллектуаль уен. Уенны үткәрде Иске Кормаш авыл китапханәчесе Нәгыймова Г.
Интеллектуальная игра с учащимися начальных классов по случаю Всемирного дня защиты животных. Игру провела библиотекарь Нагимова Г.
-
Укучылар котлавы/Поздравление учеников 07.10.2022

5 нче октябрь гадәти булмаган көн белән башланып китте. Укытучыларны укучылар мәктәп ишек төбендә чәчәкләр белән каршы алдылар, һәр кабинет ишегендә котлау открыткалары куелган иде. Соңыннан укучылар тарафыннан оештырылган телетапшыру да бик үзенчәлекле булды. Бик зур рәхмәт укучылар.
5 октября началось с необычного дня. Учителя были встречены учащимися у дверей школы цветами, на дверях каждого кабинета были выставлены поздравительные открытки. Особенной была и телепередача, организованная учащимися. Большое спасибо, ученики.
-
Тимурчылык/Тимурство 07.10.2022

Өлкәннәр декадасы кысаларында һәр сыйныф укучылары өлкәннәребезнең өйләрендә булдылар, хәлләрен белештеләр, йорт эшләрендә булыштылар, "Өлкәннәр көне" белән котлап открыткалар, чәчәкләр бүләк иттеләр.
В рамках Декады пожилых учащиеся каждого класса побывали в домах пожилых людей, узнали об их состоянии, помогли с домашними делами, подарили поздравительные открытки и цветы с "Днем пожилых людей".







