Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423745, РТ, Актанышский район, с. Старое Байсарово, ул. Школьная, д. 54 |
| Телефон: | +7(855)-525-53-21 |
| E-Mail: | Baysarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Байсаровская ООШ" |
| Руководитель: | Салахов Рамиль Замигнурович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 45 учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
Чаңгы эстафетасында/На лыжной эстафете 27.01.2024

Актанышыбызда район мәктәпләре укучылары арасында чаңгы эстафетасы булып узды. Кышкы спорт төрләренең иң популяр төрләренең берсе булган чаңгы ярышында мәктәбебез укучылары бу юлы да сынатмады: 3 урынга лаек булдылар. Алга таба да уңышлар телибез!
В Актанышском районе прошла лыжная эстафета среди учащихся школ района. В лыжных гонках, одном из самых популярных зимних видов спорта, школьники и на этот раз не подвели: заняли 3 место. Желаем дальнейших успехов!
-
Профсоюз бүләге 26.01.2024

Профсоюз комитеты белән Актаныш башкарма комитеты арасында 2024 елга хезмәт килешүе имзаланды. Яхшы эшләгән профсоюз комитеты җитәкчеләре хөрмәтләнде. Мәктәбебездән Гимева Инзилә Хамзовна рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
Между профсоюзным комитетом и Исполкомом Актанышского муниципального района подписан трудовой договор на 2024 год. Чествовали руководителей профсоюзных комитетов, которые хорошо работали. От нашей школы Гимева Инзиля Хамзовна была награждена благодарственным письмом. Поздравляем!
-
Ярдәм янәшә!/Помощь близка 26.01.2024

Мәктәбебез Украинада махсус операциядә катнашкан егетләребезгә төрлечә ярдәм оештыра. Токмач кисү, открыткалар ясау, ярминкәдә катнашу дисеңме... Ә менә сохари киптерү акциясенә гаиләләр дә кушылды. Укучылар өйләрендә кичләрен ипиләрне шакмаклап турап, сохари киптерәләр, илебез тынычлыгы өчен көрәшкә үзләреннән дә бераз ярдәм булсын, сугышлар тизрәк тәмамланып, егет-кызлар гаиләләренә кайтсын дигән теләктә калалар.
Школа организует всяческую помощь нашим ребятам, участвовавшим в спецоперации на Украине. Лапша нарезать, сделать открытки, принять участие в ярмарке... А вот к акции по сушке сухари присоединились и семьи. По вечерам школьники дома режут маленькими квадратиками хлеб, сушат сухари, желают, чтобы в борьбе за мир в нашей стране была хоть какая-то поддержка, чтобы войны закончились поскорее и ребята вернулись в свои семьи.
-
Герой-шагыйрь М.Җәлилне зурлап/С уважением к поэту-герою м. Джалилю 25.01.2024

Герой-шагыйрь М.Җәлилнең нәсел туганы Татьяна Малышева-Җәлил тарафыннан ПАО "Татнефть һимаячелегендә оештырылган халыкара ""Шагыйрь һәм музыка" дип аталучы бәйгенең Чаллы зонасы булып узды. Дәрестән тыш сөйләм түгәрәгенә йөрүче Садриева Язгөл һәм Хөҗакаева Мәликә әлеге бәйгедә җиңеп, кичке гала концертта чыгыш ясау хокукына ия булдылар. Чаллы шәһәренең Орган залында үткән концерт номерларын тамашачылар алкышларга күмде. Укучылар диплом һәм истәлек бүләге, остаз Рамил Җәмиънур улы рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Прошел международный конкурс "Поэт и музыка", организованный родней героя-поэта М.Дңалиля -Татьяной Малышевой- Джалиль, под патронатом ПАО"Татнефть". Участницы внеурочной деятельности Садриева Язгуль и Малика Хужакаева победили в конкурсе и получили право выступить на вечернем гала-концерте. Концертные номера, прошедшие в Органном зале г. Набережные Челны, зрители встретили аплодисментами. Учащиеся были награждены дипломами и памятными подарками, наставник Рамиля Заминурович- благодарственным письмом.
-
Күңелле яллар 25.01.2024

Кышкы каникуллар тәмамланып укулар башланып китте. Көне буе тырышып укыганнан соң, мәктәбебез укучыларына дәрестән тыш эшчәнлектә ял итү мөмкинлеге тудырыла. Кышны күңелле уздыру, балаларга физик тәрбия бирү, сәламәтлекләрен ныгыту, дөрес яшәү рәвеше формалаштыру максатыннан бию, чаңгы түгәрәкләре туктаусыз эшләп килә. Шушы көннәрдә котырынган бураннардан соң, карлары көрәлеп, чистартылып, бозлавык та куллануга тапшырылды, янә балаларга бер күңел ачу чарасы барлыкка килде. Хоккей коробкасының 4 ягыннан да прожектор утлары белән яктыртылуы- авыл яшьләренә дә спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек тудырды. Күңелле яллар телибез!
Завершились зимние каникулы и началась учеба. После целого дня усердной учебы учащимся школы предоставляется возможность отдохнуть во внеурочной деятельности. В целях укрепления здоровья детей, формирования правильного образа жизни непрерывно работают танцевальные, лыжные кружки. На днях после прекраәения метелей, снегопадов, уборки снега появилось детское развлечение- ледовая площадка. То, что хоккейная коробка освещалась прожекторными огнями со всех 4 сторон - дает возможность заниматься спортом и сельской молодежи. Желаем веселых выходных!
-
Еллык эшчәнлеккә нәтиҗә/Итог годовой деятельности 22.01.2024

Байсар авыл җирлеге башкарма комитетының еллык эшчәнлегенә анализ ясалды. Авыл җирлегенә караган оешмалар- мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, больница, почта- һәркайсы үз эшчәнлеген яктырткан презентацияләр белән авыл башлыгы Рамис Мөхәммәтхәмисовичның чыгышында күрсәтелеп барды. Район вәкиле Бариев И.Ш. тарафыннан җирлек эшчәнлеге уңай яктан бәяләнде. Халыктан кергән сорауларга җавап бирелде. Яңа елга максат-бурычлар билгеләнеп, карар кабул ителде.
Был проведен анализ годовой деятельности исполнительного комитета Байсаровского сельского поселения. Организации, относящиеся к сельскому поселению-школа, детский сад, Дом культуры, больница, почта-были представлены в выступлении главы сельского поселения Рамиса Мухаметхамисовича с презентациями, освещающими его деятельность. Представитель района Бариев И. Ш. положительно оценил деятельность поселения. На поступившие вопросы были даны ответы. Были определены цели и задачи на Новый год, принято решение.
-
Дөрес туклануга ата-ана карашы 20.01.2024

Мәктәбебездә укучыларның кайнар аш белән тәэмин ителешенә аеруча зур игътибар бирелә. Яңа елдан районыбызның мәгариф оешмаларына контракт нигезендә Лениногорский шәһәренең "Раздолье" ачык акционерлык җәмгыяте хезмәт күрсәтә башлады. Ата-аналар әлеге оешма китергән азык-төлекнең сыйфатын һәрдаим күзәтеп, тикшереп торалар. Ата-аналар комитетыннан Риназ Робертович график буенча тикшерүгә керде, тәкъдимнәрен җиткерде.
Особое внимание в нашей школе уделяется обеспечению учащихся горячим питанием. С Нового года услуги образовательных организаций района на контрактной основе стало оказывать открытое акционерное общество "Раздолье" города Лениногорска. Родители постоянно следят за качеством продуктов питания, поставляемых этой организацией. Из родительского комитета Риназ Робертович поступил на проверку по графику, внес свои предложения.
-
Герой шагыйрь М.Җәлилне данлап/Прославляя поэта-героя М. Джалиля 19.01.2024

Герой шагыйрь М.Җәлил истәлегенә оештырылган "Поэт и музыка" дип исемләнгән фестивальнең сайлап алу турында Байсар мәктәбенең ике укучысы- Хуҗакаева Мәликә, Садриева Язгөл җиңеп, 25 нче январь көнне Чаллы шәһренең органнар залында концертта чыгыш ясау хокукына ия булдылар. Катнашу хокукын аларга Җәлилнең оныгы Венера Терегулова тапшырды.
В отборочном туре фестиваля "Поэт и музыка", посвященного памяти поэта - героя М. Джалиля, победили две ученицы Байсаровской школы-Хужакаева Малика и Садриева Язгуль и получили право выступить 25 января на концерте в Органном зале г. Набережные Челны. Право на участие им передала внучка Джалиля Венера Терегулова.
-
Секреты дружного класса/тату сыйныф серләре 18.01.2024

В Сафаровском доме культуры прошел районный этап республиканского конкурса" Секреты друңного класса". В конкурсе приняли участие команды родителей, учителей и учащихся Байсаровской, Поисовской, Кировской, Сафаровской, Яхшеевской, Алимовской, Бугадинской, Минняровской, Аккузовской, Чуракаевской школ. В этом очень напряженном и веселом для зрителей состязании победила команда Байсарской школы. Выражаем огромную благодарность родителям-участникам, классному руководителю Эльвире Даннуровне, учащимся. Благополучия нашим семьям!
Сәфәр мәдәният йортында "Тату сыйныф серләре" республика бәйгесенең район этабы булып узды. Әлеге бәйгедә Байсар, Пучы, Киров, Сәфәр, Яхшый, Әлем, Богады, Меңнәр, Аккүз, Чуракай мәктәпләренең әти-әниләреннән, укытучы һәм укучылардан торган командалары көч сынашты. Бик киеренке дә, тамашачылар өчен күңелле дә барган әлеге бәйгедә Байсар мәктәбе командасы җиңүче булды. Катнашкан ата-аналарга, класс җитәкчеләре Эльвира Даннур кызына, укучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Илләребез тыныч, гаиләләребез имин булсын!
-
Беренче яртыеллыкка анализ 12.01.2024

2023-2024 нче уку елының 1 нче яртыеллыгы тәмамланды. Шул уңайдан укытучыларның педагогик киңәшмәләре булып узды. Яртыеллыкта башкарылган эшләргә тукталып, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлнара Абелгасовна уку сыйфаты, өлгереш, олимпиадалар нәтиҗәләре хакында тулы анализ чсады. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Эльвира Даннуровна бәйгеләргә тукталды. Яңа чиреккә план-бурычлар билгеләнде.
Завершилось 1-е полугодие 2023-2024 учебного года. В связи с этим состоялись педагогические совещания учителей. Остановившись на работе, проведенной за полугодие, заместитель директора по учебно-воспитательной работе Гульнара Абулгасовна провела подробный анализ качества обучения, успеваемости, результатов олимпиад. Заместитель директора по воспитательной работе Эльвира Даннуровна остановилась на конкурсах. На новую четверть намечены планы-задачи.













