Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.42/ 423740, Татарстан Республикасы, Актаныш муниципаль районы, Актаныш авылы, Ленин проспекты, 42 нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-523-12-97 |
| E-Mail: | Asosh1.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Актанышская СОШ №1" |
| Руководитель: | Мансуров Альберт Мирхатович |
| Год основания учреждения: | 1912 |
| У нас учатся: | 606 учащихся (из них иностранных граждан 3) |
| У нас учат: | 59 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
Математика фәненнән олимпиада/Олимпиада по математике 28.11.2024

Математика фәне олимпиадасының муниципаль турында катнашып, уңышлы чыгыш ясаган укучыларыбыз һәм аларның укытучылары: 4 сыйныф Исламова Рәйлә - призер . Укытучысы Даутова Алсу Камил кызы. 5 сыйныф Рахманова Зөләйхә -призер. Укытучысы Ахметова Рзуда Данил кызы. 6 сыйныф Абзалова Камилә - призер, Каюмов Булат - призер. Укытучылары Зәкиева Гүзәлия Билал кызы. Котлыйбыз! Алда да зур уңышлар телибез!
-
ККИ РУК 28.11.2024

Бүген мәктәбебездә Казан кооператив институты вәкилләре 9 сыйныф укучылары өчен профессиональ ориентация буенча очрашу уздырды. Очрашу бик кызыклы һәм файдалы узды.
-
Методический кабинет имени Вахита Имамова/Вахит Имамов исемендәге методик кабинет 27.11.2024

Бүген мәктәбебездә бик мөһим чара узды. Тантаналы рәвештә, язучы, Язучылар берлеге әгъзасы, Чаллы Язучылар оешмасы рәисе, Татарстан Республикасының халык язучысы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Имамов Вәхит Шаих улы исемендәге сыйныф кабинеты ачылды. Очрашуга шулай ук Татарстанның язучылар берләшмәсе вәкилләре дә килде, алар да үзенең котлау сүзләрен җиткерделәр. Мәктәбебезнең йөз еллык тарих битләренә тагын бер матур вакыйга өстәлде. Котлыйбыз!
-
Конференция 27.11.2024

Вахит Имамов исемендәге фәнни- гамәли конференциядә уңышлы чыгыш ясап, 9нчы сыйныф укучысы Фахразиева Гөлзидә "Буыннар чылбыры" исемле фәнни эше белән 1урын яулады. Укытучысы Галиева Ленара Рафаил кызы. Котлыйбыз!
-
География олимпиада/Олимпиада по географии 27.11.2024

География фәне олимпиадасының муниципаль турында катнашып, уңышлы чыгыш ясаган укучыларыбыз : 11 сыйныф Имамов Хәйдәр - призер, Шарифуллин Ислам - призер, 9 сыйныф Халимова Гольназ - призер, Вагизова Зәринә - призер булдылар! Укытучылары Галиева Зилә Әхәт кызы! Котлыйбыз! Алда да зур уңышлар телибез!
-
Физик культурадан олимпиада/Олимпиада по физкультуре 26.11.2024

Физкультура олимпиадасының муниципаль турында катнашып, 7 сыйныф укучылары Зайцева Нурсылу - призер, Закиров Аяз - призер 9 сыйныф укучысы Минимухаметов Гомәр - призер 10 сыйныф укучысы Анваров Муса - призер булдылар. Укытучылары Анваров Шәфкат Илфат улы. 9 сыйныф укучылары Гайнанов Ринат- призер, Хаертдинов Наиль -призер булдылар. Укытучылары Мухаметов Ирек Марсель улы. 9 сыйныф укучылары Мансурова Камилә -призер, Газизов Ильфат -призер, 10 сыйныф укучысы Хасанов Камиль - призер булдылар. Укытучылары Ялалов Рөстәм Фәрит улы. Котлыйбыз! Алда да зур уңышлар телибез!
-
Көрәш/Борьба 25.11.2024

РСФСРның спорт мастеры Ильфат Закиевич Анваров истәлегенә үткәрелгән республика күләм татарча милли көрәш турнирында 25 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында яшүсмерләр арасында ярышып, Бикмухаметов Аслан 3 урынны яулады! Асланны зур уңышы белән котлыйбыз!
-
Көрәш/Борьба 25.11.2024

Анваров Илфат исеменә багышланган көрәш ярышында Анваров Муса 1 урын һәм Валиуллин Ринат 3 урынны яулады. Афәрин!
-
Очрашу/Встреча 25.11.2024

Балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегенең өлкән лейтенанты Алия Ринат кызы һәм комиссиянең әйдәүче белгече Айзат Талгәт улы 8 сыйныфлар арасында очрашу уздырдылар. Очрашу файдалы һәм кызыклы узды.
-
Психология атнасы/Неделя психологии 25.11.2024

Узган психология атнасының нәтиҗәләре буенча бүләләнүче сыйныфлар. Афәрин!










